МБДОУ "Детский сад № 126 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения" Московского района г.Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420039, г.Казань, ул. Восстания, д.44а - 1 здание, Тунакова, 53а - 2 здание |
| Телефон: | +7(843)-564-28-64 (Восстания,44а), +7(843)-561-25-21(Тунакова,53а) |
| E-Mail: | Ds126.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Детский сад № 126" |
| Руководитель: | Шайхутдинова Лилия Фаритовна |
| Год основания учреждения: | 1955 |
| У нас учатся: | 137 детей |
| У нас учат: | 13 педагогов |
МБДОУ "Детский сад № 126 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения" Московского района г.Казани - новости
Страницы: 1 2 3 ( 4 ) 5 6 7 8 9 10 >>
-
Нәүрүз 21.03.2025

Бүген зур бәйрәм – Нәүрүз бәйрәме! Нәүрүз ул- Яңа ел , яңа көн дигәнне аңлата. 21 март – яз фасылының көн белән төн тигезләшкән көне.
Озын салкын кыштан соң, без барыбыз да җылылык һәм кояшны көтәбез. Элек-электән 21 нче март көнне борынгы бәйрәмнәрнең берсе – Нәүрүз – яз килүне билгеләп үткәннәр.
Бу табигатьтә чын – чынлап яз башланган көн. -
16 март - төсле карандаш көне) 16.03.2025

Карандашлар турында кызыклы фактлар:
- Бер гади агач карандаш белән 56 км озынлыктагы сызык ясарга, яки 40 меңнән артык сүз язарга мөмкин;
- Дөньядагы иң зур карандашның озынлыгы 12 метр, авырлыгы 24 центнер;
- Мире дөньядагы иң кечкенә карандаш ике сантиметрдан аз гына кимрәк;
- Дөньяда ел саен 14 миллиардтан артык карандаш җитештерелә – бу сан белән безнең планетаны 62 тапкыр әйләнеп узарга мөмкин.
- Бер зур агачтан якынча 300 000 карандаш ясап була.
-
8 Март 07.03.2025

Көннең яктылыгы кояшта,
Күкнең бар матурлыгы йолдызларында,
Кешелекнең бөтен гүзәллеге хатын-кызларда.
Кешелекнең бизәге булган гүзәл затны, шушы искиткеч матур яз бәйрәме!
-
23 февраль 23.02.2025

Сез булганга имин булып ата таңнар,
Тыныч-матур тормыш белән үтә айлар.
Бәйрәмегез котлы булсын, ир-егетләр,
Мәңге тыныч, имин торсын җирләр-күкләр!
-
Халыкара Туган тел көне 21.02.2025

Халыкара туган тел көне — 21 февраль көнне билгеләнгән, ЮНЕСКО Генераль конференциясе тарафыннан игълан ителгән халыкара бәйрәм. Бөтен дөньядагы туган телләрне, аеруча азсанлы халыкларның телләрен, тануга, үстерүгә булышлык итү максатында, 1999 елның 17 ноябрендә ЮНЕСКОның генераль конференциясендә Халыкара туган тел көнен билгеләү турында карар кабул ителә. 2000 елның февраленнән башлап ел саен тел һәм мәдәниятнең төрлелегенә һәм күптеллелегенә ярдәм итү максатыннан дөньякүләм билгеләп үтелә.
-
" Ватанны саклаучылар көне" 20.02.2025

23нче февраль - " Ватанны саклаучылар көне". Балаларга патриотик тәрбия бирү - бүгенге көндә аеруча актуаль. Безнең бакчада да патриотик тәрбия зур урынны алып тора. Шуңа күрә зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемендә бәйрәмгә багышлап хәрби-спорт уеннары оештырылды. Балалар да, әтиләр дә актив катнаштылар һәм күңелле итеп вакыт уздырдылар.
-
"Мамы как пуговки" 17.02.2025

Бүген кунакка "Бала" театр студиясе килде, "Мамы как пуговки" дигән курчак спектаклен күрсәтте.
-
Кошларга җимлекләр 10.02.2025

Урамда карлы , салкын кыш. Бу вакытта салкын җилләрне җиңеп, нәни канатларын җилпеп азык эзләүче кошларга бик кыен. Кыска көннәрдә азык табып, тамакларын туйдырырга да өлгермиләр. Шуны белеп, без, «Нәни» балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар , әти- әниләр ярдәме белән кошларга көчебездән килгәнчә ярдәм итәргә булдык — алар өчен җимлекләр ясадык. Җимлекләребез үзенчәлекле килеп чыкты. Без аларны бакчабыз тирәсендә үсеп утырган агачларга элдек. Балалар тәрбияче апалары белән берлектә һәр көн саен аларга җимнәр сибәләр, кошчыкларның чөкердәшә-чөкердәшә җим чүпләгәннәрен сокланып күзәтәләр. Кошларга ярдәм итә алуыбыз өчен без бик сөендек.
Кышын кошлар аеруча кызганыч. Шуңа да әлеге җан ияләренә карата бу игелекне бергәләшеп башкарсак иде. Табигатьне, әйләнә-тирә мохитне саклау, балаларга шуны өйрәтү — саваплы бурыч бит. Һәрберебез кошларга аз гына булса да өлеш чыгарса, алар кышны җиңелрәк уздырыр иде. -
Дәүләт гербы көне 07.02.2025

7 февраль - Татарстан Республикасының Дәүләт гербы көне!
-
1 урын!!! 04.02.2025

Бакчабызга йөри торган мәктәпкә әзерлек төркемендәге балаларыбыз "PROЭкологию" конкурсында катанштылар. Яхшы хәбәр үзен көттермәде! Балаларыбыз район этабында 1 урынны алдылар! Әфәрин!!!







