МАДОУ "Детский сад №294 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения" Московского района г.Казани
Визитная карточка
Адрес: | 420095, РТ, г. Казань, ул. Восход, д. 13а |
Телефон: | +7(843)-554-80-91 |
E-Mail: | ds294.kzn@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МАДОУ "Детский сад №294" Московского района г.Казани |
Руководитель: | Сафиуллина Альбина Камиловна |
Год основания учреждения: | 1971 |
У нас учатся: | 112 детей |
У нас учат: | 14 |
МАДОУ "Детский сад №294 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения" Московского района г.Казани - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 17 18 ( 19 ) 20 >>
-
Фотовыставка "Как я провел летний отдых?"/ "Мин ничек җәйне үткәрдем?" фотокүргәзмәсе
13.09.2019
Лето-прекрасная пора. С воспоминаниями и прекрасными эмоциями о незабываемых летних днях, дети и их родители поделились через фотографии, а наши воспитатели, совместно с детьми,оформили их в яркие стенгазеты.
-
Учебно-тренировочная эвакуация/ Уку-өйрәнү эвакуациясе
12.09.2019
12 сентября в детском саду была проведена учебно-тренировочная эвакуация. В эвакуации приняли участие все группы и персонал детского сада. После срабатывания пожарной сигнализации все действовали слаженно и организованно, не допустив возникновения паники. Все группы справились с поставленной задачей в установленное время.
После эвакуации состоялось обсуждение ошибок.
12нче сентябрь көнне бакчада уку-өйрәнү эвакуациясе үткәрелде. Эвакуациядә барлык төркемнәр һәм бөтен персонал катнашты. Янгын сигнализациясен ишеткәч, балалар белән өлкәннәр, паникага бирелмичә, балалар бакчасыннан чыктылар. Барлык төркемнәр дә куелган бурычны вакытында үтәделәр.
Эвакуациядән соң хаталар буенча фикер алышу булды. -
Общеродительское собрание/ Гомуми ата-аналар җыелышы
12.09.2019
12нче сентябрь көнне безнең балалар бакчасында гомуми ата-аналар җыелышы үтте. Җыелышны балалар бакчасының мөдире Гиззатуллина Алия Анасовна ачып җибәрде. Ул үзенең чыгышында 2019-2020нче уку елына куелган максатлар, яңа проектлар турында искәртеп үтте, шулай ук балалар бакчасының педагоглары белән таныштырды.
Өлкән тәрбияче Габитова Гөлназ Анваровна түләүле түгәрәкләргә тукталып үтте, ел буена куелган төп педагогик сораулар турында сөйләде. Ата-аналар өчен укытучы-логопед, музыка җитәкчесе, өстәмә түләүле түгәрәкләр җитәкчеләре һәм балалар табибы чыгышлары бик әһәмиятле булды. Ата-аналар җыелыштан бик канәгать калдылар.
Гомуми җыелыштан соң, тәрбиячеләр төркемнәрдә ата-аналар җыелышы үткәрделәр.
12 сентября в нашем детском саду прошло общеродительское собрание. Собрание открыла заведующая детским садом Гиззатуллина Алия Анасовна. В своем выступлении она рассказала о задачах на 2019-2020 учебный год, о новых проектах, а также познакомила с педагогами детского сада.
Старший воспитатель Габитова Гульназ Анваровна, остановилась на платных кружках, рассказала об основных педагогических вопросах, поставленных на год. Также перед родителями выступили учитель-логопед, музыкальный руководитель, руководители дополнительных платных кружков и детский врач. Родители остались очень довольны собранием.
После окончания общеродительского собрания, родители отправились в группы. -
День бегуна/ Йөгерүчеләр көне
10.09.2019
Бүген, 10 сентябрь көнне, безнең балалар бакчасында "Йөгерүчеләр көне" бәйрәме үтте.Балаларны спорт белән шөгыльләнергә һәм ярышларга җәлеп итү максатыннан, күңел ачу чарасы үткәрелде. Спорт- балаларның нык сәламәтлек нигезе, ә иң мөһиме-дөрес яшәү рәвеше булып тора. Җылы көндә, балалар бакчасы ишегалдында, балалар спорт-күңел ачу уенында көчләрен сынадылар:күңелле, динамик зарядка ясадылар, йөгерү эстафеталарында катнаштылар.Физик культура буенча инструктор Хөсәенов Данияр Динисламович, һәр катнашучы үз көчен, җитезлеген, тизлеген күрсәтә алсын өчен, эстафетаны күңелле һәм сәламәтлек өчен файдалы итеп оештырды. Бәйрәм ахырында балаларга грамоталар һәм бүләкләр тапшырылды. Бәйрәм балаларга гына түгел, тәрбиячеләргә һәм педагогларга да бик ошады, алар күтәренке күңел һәм яхшы кәеф алдылар. Бәйрәмне әзерләргә булышкан бакчадагы барлык персоналга рәхмәтебезне белдерәбез!
Сегодня, 10 сентября, в нашем детском саду прошёл спортивный праздник "День бегуна". Приобщение дошколят к спортивным занятиям и соревнованиям-залог их крепкого здоровья, а главное-правильного образа жизни. В теплый осенний день, во дворе детского сада, ребята приняли участие в спортивно-развлекательной игре: сделали весёлую, динамичную зарядку, участвовали в эстафетах бега.Инструктор по физической культуре Хусаинов Данияр Динисламович организовал состязания таким образом, чтобы каждый участник смог проявить свою силу, ловкость, быстроту. По окончании праздника детям были разданы грамоты и подарки. Праздник очень понравился не только детям, так же и воспитателям и педагогам, они получили заряд бодрости и хорошее настроение. Выражаем огромную благодарность всему персоналу детского сада, оказавшим помощь в организации и проведении праздника! -
Шаян ТВда кунакта
06.09.2019
6нчы сентябрь көнне, безнең балалар бакчасындагы 4нче төркемдә тәрбияләнүче Маннапова Элина һәм Азарми Жасмин, Шаян Тв каналының "Тукай оныклары" телетапшыруында катнаштылар. Алар шигырьләр өйрәнеп, үзләрен беренче тапкыр камера алдында сынап карадылар. Афәрин, кызлар! Аларны әзерләгән тәрбиячеләргә, педагогларга, әти-әниләргә аерым рәхмәтебезне белдерәбез! Телеэкраннарда күрсәтү вакыты һәр шимбә сәгать 8:30, 14:30 һәм 20:30да.
6 сентября, воспитанницы нашего детского сада, Маннапова Элина и Азарми Жасмин, приняли участие в программе "Тукай оныклары" телеканала Шаян Тв. Выражаем огромную благодарность воспитателям, педагогам и родителям! Время показа на телеэкранах каждую субботу в 8:30, 14:30 и 20:30. -
"Белем көне"
02.09.2019
2нче сентябрь көнне безнең бакчабызда Белем көне бәйрәме билгеләп үтелде. Бәйрәмдә балалар шигырьләр, матур җырлар, биюләр башкардылар. Кунакка Мальвина белән Буратино килгәч, бәйрәм тагын да җанланып китте. Һәммәгезгә дә уңышлы уку елы теләп калабыз!
2 сентября в нашем детском саду прошёл праздник, посвящённый Дню знаний. На празднике дети рассказывали стихи, пели песни, танцевали. В гости к ребятам пришли Мальвина и Буратино. Желаем всем удачного учебного года! -
"Төп геройлар" парадында катнашу
30.08.2019
30 август көнне, Мөхәмәтгалиевлар гаиләсе Горький исемендәге паркта үткәрелгән "Төп геройлар" парадында катнашты. Алар бакчабыз исеменнән Шаян ТВ каналында күрсәтелүче "Пип һәм Альба" мультфильмыннан диңгезче Шкиппер персонажын тәкъдим иттеләр.
-
Республика көне
29.08.2019
Республика көне уңаеннан 29 нчы август көнне бакчабызда төрле чаралар үткәрелде. Балалар Республикабыз гимнын тыңладылар, китаплар аша туган җиребезнең истәлекле урыннары һәм күренекле кешеләре белән таныштылар, герб һәм флаг рәсемнәрен ясадылар. Шулай ук тирән эчтәлеккә һәм мәгънәгә ия булган, Республикабызның барлык кыйммәтләрен күрсәтеп бирә алган "Акбарс" мультфильмын карадылар.
-
Юл йөрү кагыйдәләре белән танышу
28.08.2019
28нче август безнең бакчабызда Казан шәһәре Мәскәү районы юл хәрәкәте иминлеге бүлегенең әйдәп баручы белгече Садриева Алия Әхтәм кызы белән очрашу уздырылды. Ул балаларны юлда йөрү кагыйдәләре белән таныштырды, сак һәм уяу булырга өндәде.
-
Ямьле Сабантуй
20.06.2019
Балаларыбызны халкыбызның иң яраткан, иң күңелле бәйрәме Сабантуй белән таныштыру, халык бәйрәменә кызыксыну уяту максатыннан, 19нчы июнь көнне бакчабызда Сабантуй бәйрәме уздырылды. Чара төрле ярыш уеннары: "Чүлмәк вату", "Кашыкка йомырка салып йөгерү", "Капчык киеп сикерү" һәм башка төрле уеннар җыр, бию, шигырь сөйләүләр белән үрелеп барды. Уеннарда катнашкан һәм һөнәрләрен күрсәткән һәр балага бүләкләр бирелде.