МАДОУ "Детский сад №355 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения" Московского района г.Казани
Визитная карточка
Адрес: | 420066, РТ, г. Казань, Проспект Ибрагимова, д. 65А |
Телефон: | (843)523-86-53 (843)523-79-09 |
E-Mail: | Ds355.kzn@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МАДОУ "Детский сад № 355" |
Руководитель: | Габдрахманова Альфия Аюповна |
Год основания учреждения: | 1975 |
У нас учатся: | 229 детей |
У нас учат: | 21 педагог |
Новости ДОУ №355
Бүген бакчабызда Нәүрүз бәйрәме узды
Опубликовано: 19.03.2021Бүген бакчабызда язны каршылау иртә таңнан ук башланып китте. Нәүрүзбикә килгәнче, балалар төркемнәрдә тәмле ботка белән сыйланды. Бәйрәм рухы соңрак музыка залында кышны озатып, язны каршы алып дәвам итте.
Нәүрүз - борыңгы әби-бабаларыбыз үткәргән язны каршылау бәйрәме ул. Бу бәйрәмдә балалар халкыбызның дәртле җырларын башкарды, җырлы-биюле уеннарын уйнап, рәхәтләнеп биеде, күңел ачты. Бәйрәм тамашасын татар теле тәрбиячеләре Дилә Нургалиева һәм Лилия Фәйзерахманова, музыка җитәкчеләре Гөлнара Закирова һәм Лилия Сәгъдиева оештырды. Бәйрәмгә килгән урман хуҗасы Шүрәле балаларны төрле милли уеннарда уйнатты, ә гүзәл Нәүрүзбикә сабыйларга җылысын биреп, күңелләрен ачты. Язгы кояш кебек самими, якты, җылы, чиста күңелле сабыйлар халкыбызның мирасы булган бу милли бәйрәмне күңелле һәм рәхәт итеп каршылады. Гасыр белән гасыр очрашты, кул кысышты һәм сөенде: димәк, буыннар чылбыры әле дә нык!
Хөрмәтле әти-әниләр, әби-бабайлар! Сезне дә халкыбызның иң якты йолаларының берсе – язгы Яңа ел – Нәүрүз бәйрәме белән котлыйбыз! Сезгә корычтай ныклы сәламәтлек, кояштай озын гомер, ак бәхетләр генә теләп калабыз! Барлык өмет-хыялларыгыз дә чыңга ашсын!
К списку новостей