• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное учреждение дополнительного образования «Татарская детская музыкальная школа № 32 имени Ильхама Шакирова" Московского района г. Казани

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 420095, РТ, г. Казань, ул. Шамиля Усманова, д. 11
Телефон: +7(843)-555-83-14
E-Mail: dmsh-32@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: ТДМШ № 32
Тип УДО: ХЭН
Руководитель: Сингатуллина Лилия Габдульназировна
Год основания учреждения: 2004
У нас учатся: 344 обучающихся
У нас учат: 44 педагогических работника, из них 5 совместителей

Новости ТДМШ №32

Габдулла Тукай тууына 130 ел

Опубликовано: 26.04.2016

Габдулла Тукай (Габдулла Мөхәммәтгариф улы Тукаев) 1886 елның 14 апрелендә элекке Казан губернасы Мәңгәр волосте (Хәзерге Арча районы) Кушлавыч авылында туа. Кечкенәдән ятим калган Габдулла, кулдан-кулга йөреп, балачагын Сасна, Өчиле, Кырлай авылларында уздыра, башлангыч белемне Кырлай авылы мәдрәсәсендә ала.
 
Үсмер чагы Җаек шәһәрендә уза.  1895–1897 елларда «Мотыйгия» мәдрәсәсендә укый, аның каршындагы рус сыйныфына йөри. Мәдрәсәне тәмамлагач, «Фикер», «Әл–Гасыр әл–Җәдит», «Уклар» газета-журналлары типографиясендә эшли, Җаектагы алдынгы фикерле яшьләр белән аралаша. Шул елларда ул татар халык иҗаты һәм әдәбияты белән ныклап кызыксына башлый, гарәп, төрек, фарсы, рус һәм көнбатыш әдәбиятлары белән таныша. Уральскидагы әдәби-мәдәни хәрәкәт Тукайның шагыйрь буларак формалашуында хәлиткеч роль уйный. 1905 елда шигърияткә килгән шагыйрь, тиздән журналист, тәрҗемәче, җәмәгать эшлеклесе буларак эшчәнлеген башлап җибәрә.
 
1907 елның ахырыңда Тукай туган ягына кайта һәм Казанда яшәп кала. Казанга килеп урнашканнан соң, Ф.Әмирхан, Г.Камал, С.Рәмиев, С.Сүнчәләй һ.б.лар белән дустанә һәм әдәби мөнәсәбәт урнаштыра, «Әл-Ислах» газетасында, «Яшен», «Ялт-йолт» кебек сатирик журналларда эшли. 1910-12 елларда Әстерханга, Петербургка, Уфага бара, Казан артында Өчиле авылында торып килә. Ләкин сәламәтлеге начараеп, 1913 елның 15 апрелендә үпкә авыруыннан Казанда вафат була.
 
Җиде еллык иҗат гомерендә Татар халык шагыйре дәрәҗәсенә күтәрелгән бөек шәхеснең иҗаты вакыт узган саен игътибарны үзенә ныграк җәлеп итә бара, әдәби һәм тәнкыйди мирасын өйрәнүчеләрне яңадан-яңа эзләнүләргә, уйлануларга  этәрә.

Источник: http://kpfu.ru/philology-culture/gabdulla-tukajny1186-130-ellyk-jubileen-karshylap.html

К списку новостей