• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №17 имени Г. Ибрагимова» Московского района г. Казани

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 420039, г. Казань, ул. Восстания, д. 48
Телефон: +7(843)-564-31-51
E-Mail: g17.kzn@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Гимназия №17"
Руководитель: Галиева Алфия Асгатовна
Год основания учреждения: 1991
У нас учатся: 502 ученик
У нас учат: 36 педагогов

Новости

"ТР иң яхшы укытучыларын сайлап алу һәм акчалата бүләкләү конкурсы

Опубликовано: 01.04.2011

"Татарстан Республикасының иң яхшы укытучыларын

сайлап алу һәм акчалата бүләкләү конкурсы"

 чыгышыннан тезислар

 

Абдуллина Рамилә Әгъзамовна,

Казан шәһәре Мәскәү районы Г. Ибраһимов исемендәге 17 нче татар гимназиясендә татар теле һәм әдәбияты  укытучысы  

 Методик  тема:“Мәгарифне модернизацияләү шартларында татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларның иҗади фикерләвен үстерү” 

  Максатым:

1)  укучыларны мөстәкыйль рәвештә иҗади фикер йөртергә һәм нәтиҗә ясарга өйрәтү, образлы, логик яктан эзлекле һәм төгәл сөйләмгә әзерләү;

2)  укучыларның эзләнү, тикшеренү һәм иҗади фикерләү эшчәнлеген активлаштыру;

3)  гомумкешелек һәм гомуммәдәният кыйммәтләрен сеңдерү, күптеллелек шартларында толерантлы шәхес тәрбияләү.

  Эшемне түбәндәге юнәлешләрдә алып барам:

-       Тел һәм әдәбият дәресләре, дәрестән тыш чаралар аша укучыларның иҗади сәләтләрен барлау, фикерләү дәрәҗәләрен ачыклау:

-       Сыйныф  һәм өй эшләрендә иҗади биремнәр файдаланып, укучыларның иҗади фикерләвен үстерү

-       Иҗади сәләтләре  югары булган балаларны төрле бәйге, ФПКләргә әзерләү, вакытлы матбугатка  иҗат эшләрен  бастыру.

    Методик тема өстендә эш гимназия кысалары белән генә чикләнми, КФУ, КДГПУ татар филологиясе факультеты,  татар театрлары, музейлар, ТР Электрон мәгариф порталындагы татар теле укытучылары берләшмәсе белән хезмәттәшлек минем эшемне нәтиҗәле итә.

Укыту эшчәнлегемнең нәтиҗәлеге:

Яңа укыту технологияләрен отышлы куллану, укыту – тәрбия процессын нәтиҗәлелеген күтәрә: укучыларымның белем сыйфатлары югарылыгын   татар теленнән сыйфатлы өлгереш 74%, татар әдәбиятыннан бу күрсәткеч - 78,5% булуында ассызыклар идем.

 Укучыларымның соңгы дүрт елда фән олимпиадалары буенча районда - 13, шәһәрдә һәм республикада 4әр  тапкыр призлы урыннар яулавы эшемнең нәтиҗәлелеген күрсәтә.

Дәрестән тыш эшчәнлек нәтиҗәлелеге:

Укытучы эшчәнлегемдә төп юнәлешләренең берсе – дәрестән тыш  чараларда да укучыга шәхес итеп карау, аның сәләтен күрә белү, аны үстерүгә ярдәм итү, иҗади баскычка күтәрү.  

Дәрестән тыш эшләрне   берничә формада уздырам:

-       Индивидуаль эш

-       Төркем белән эш

-       Массакүләм эш.

  Соңгы дүрт елда укучылар белән 20 тапкыр фәнни-гамәли конференциядә чыгышлар ясап, җиде 1 урын, алты 2 урын, өч тапкыр 3 нче урын, бер тапкыр Гран-прига лаек булдык.

Заманча технологияләрне отышлы файдалану да  укыту һәм тәрбия эшемдә югары сыйфатка ирешүгә этәрә. Укыту һәм тәрбия эшчәнлегемдә

-Мәгълүмати-коммуникатив технология,

-Мәдәниятлар аралашу технологиясе,

-Уен һәм шоу технологиясе,

-Шәхси якын килү технологиясе,

-Иҗади үсеш технологиясе,

-Проектлар технологиясен кулланам.

    Тәрбия эшем түбәндәге юнәлешләргә таянып алып барыла:

-       "Сәламәтлек" – сәләмәт яшәү рәвешен пропагандалау, тәрбияләү

-       "Мин – гражданин" – хокук культурасы, гадел гражданлык позициясе тәрбияләү

-       "Патриот" – Ватанга, аның тарихына хөрмәт, ихтирам, ярату тәрбияләү

-       "Мәдәниятле Кеше" – дөнья халыкларының мәдәниятен,тарихын өйрәнү, толерантлы шәхес тәрбияләү

-       "Шәхес" – сәләтле һәм тәрбиягә авыр бирелүче балалар белән индивидуаль эшләү

-       "Мирас" – халкыбыз мәдәниятен, рухи байлыгын дәвам итүчеләр тәрбияләү

-       "Гаилә" – тәрбиялелек, әдәплелекнең башлангыч нигезе булган гаилә тәрбиясенең кыйммәтләрен төшендерү, ата-аналарга карата җылы мөнәсәбәт һәм хөрмәт тәрбияләү

-       "Ял" – вакытны файдалы уздыру

-       Интеллект" – укучыны иҗади һәм интеллектуаль яктан үстерү.

Дистә елдан артык белем бирү өлкәсендә хезмәт куюым, үземнең эш системам,  үзгә алымым  булу һәм, әлбәттә, шул юнәлештә нәтиҗәле эш алып бару югары әхлаклы, актив, иҗади фикер йөртүче гражданнар тәрбияләргә җирлек тудыра.

 Методик эшчәнлегемнең аерылгысыз өлешен алдынгы эш тәҗрибәләрен үзләштерү, уртаклашу тәшкил итә. 

   Үземнең эш тәҗрибәм белән татар теле укытучыларының методик семинарларында, фәнни-гамәли конференцияләрдә уртаклашам, районның имтихан, олимпиада эшләрен тикшерү комиссиясендә эшлим. Һәр елны гимназиябездә үтүче Г.Ибраһимов исемендәге республика фәнни-практик конференциясен оештыру эшләре буенча җаваплымын.  2009-2010 нче уку елында  татар әдәбиятыннан БДИның контроль-үлчәү материалларын һәм үрнәк укыту программалары проектларын тикшерүдә республика эксперты сыйфатында эшләдем. Гимназиянең иҗат төркеме җитәкчесе булуым да югары нәтиҗәләргә китерде: милли мәгарифне үстерүдә, белем һәм тәрбия бирүдә яхшы нәтиҗәләргә ирешкән өчен гимназия коллективы К. Насыйри исемендәге республика премиясенә лаек булды. 10 ел дәвамында КФУ, КДГПУ студентларының педагогик практикасын җитәклим. Күп мәртәбәләр вакытлы матбугатта –“Мәгърифәт”, “Ачык дәрес” газеталарында, “Мәгариф” журналында язмаларым дөнья күрә.

 Мәгълүмат чараларында чыгышларым ясала, язмаларым дөнья күрә.Соңгы өч елда федераль дәрәҗәдә - 4, төбәкара дәрәҗәдә – 1, республика күләмендә -16, муниципаль дәрәҗәдә 10 тапкыр чыгышлар ясарга, дәресләр бирергә, язмалар бастырырга туры килде.

   Ел сан диярлек  төрле  бәйгеләрдә көч сынап карау тәҗрибә тупларга, хезмәттәшләремнең бәяләрен  алырга, профессиональ үсәргә этәргеч бирә.

 2010-2011 уку елында "Ел укытучысы -2011" бәйгесенең район һәм шәһәр турларында 1 урын яулавым укытучылык эшчәнлегендә иң зур җиңүем булды.

     

 



К списку новостей