• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №17 имени Г. Ибрагимова» Московского района г. Казани

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 420039, г. Казань, ул. Восстания, д. 48
Телефон: +7(843)-564-31-51
E-Mail: g17.kzn@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Гимназия №17"
Руководитель: Галиева Алфия Асгатовна
Год основания учреждения: 1991
У нас учатся: 502 ученик
У нас учат: 36 педагогов

Новости

IX республика фәнни-гамәли конференциясе

Опубликовано: 21.03.2018

2018нче елның16 мартында Казан шәһәре Г.Ибраһимов исемендәге 17 нче номерлы татар гимназиясендә IX республика фәнни-гамәли конференциясе узды. Конференция татар әдәбияты классигы, энциклопедист-галим, күренекле дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе, XX йөз башы татар дөньясында әһәмиятле урын тоткан һәм әдәбиятыбыз тарихында тирән эз калдырган олпат шәхес Г.Ибраһимовның тууына 131 ел тулуга багышланган иде.

Конференциядә 8 секция эшләде (татар теле, татар әдәбияты №1,2, рус филологиясе, чит телләр, тарих №1,2, Без – табигать балалары секцияләре). Республиканың төрле районнарыннан кабул ителгән 216 эзләнү эшенең 120 икенче турга үтте. Укучыларның чыгышларын Татарстан фәннәре Академиясе Г.Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты һәм Казан (Идел буе) федераль университеты галимнәре бәяләде. Яхшы дип табылган эзләнү эшләрен жюри I, II, III дәрәҗәдәге дипломнар белән бүләкләде. Үз чиратында гимназиягә килгән кунаклар һәм укучылар әдипнең музеенда булдылар.

Г.Ибраһимов шәхесе һәм аның иҗаты еллар дәвамында эзлекле рәвештә, төрле яклап өйрәнелсә дә, гаять мул һәм киң тармаклы бу мирас яңа эзләнүләр һәм табышлар өчен һәрвакыт ачык. Бу конференция әдипнең иҗатын өйрәнүне генә түгел, ә әдәбиятны яратучы сәләтле балаларны барлау һәм алдагы максатларны билгеләү юнәлешендә нәтиҗәле адым булыр дип ышанып калабыз.



К списку новостей