Филиал муниципального бюджетного дошкольного образовательного учреждения Аюский детский сад "Милэшкэй"-Ямаковский детский сад "Салават купере" Мензелинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Минзәлә муниципаль районы Аю "Милэшкэй" балалар бакчасы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе филиалы Җәмәк "Салават күпере"балалар бакчасы.
Визитная карточка
Адрес: | 423715,Республика Татарстан,Мензелинский муниципальный район,дер.Ямаково,ул.Ф.Галиева,д.14А |
Телефон: | 8(927) -472-46-18; 8(85555)2-60-14 |
E-Mail: | 2869000003@tatar.mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Руководитель: | Хасаншина Нурия Гилмбаяновна |
У нас учатся: | 3 |
У нас учат: | 2 |
Филиал муниципального бюджетного дошкольного образовательного учреждения Аюский детский сад "Милэшкэй"-Ямаковский детский сад "Салават купере" Мензелинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Минзәлә муниципаль районы Аю "Милэшкэй" балалар бакчасы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе филиалы Җәмәк "Салават күпере"балалар бакчасы. - новости
Страницы: << 21 22 23 24 ( 25 ) 26 27 28 29 30 >>
-
Сак бул-юка боз!
05.03.2020
Тәрбияче Хасанова Г.М. балаларга "Сак бул-юка боз"дигән презентация күрсәтте.Боз өстендә йөрү бигрәктә яз көне куркыныч. Шуңа күрә су буйларында,яр кырларында йөрергә ярамаганлыгы турында аңлату эшләре алып барылды.
-
Әнием-алтыным минем.
04.03.2020
Китапханә мөдире Гарнышева А. белән берлектә "Әниләр турында укыйбыз" дигән
Республика акциясендә катнаштык.Балаларга әниләр турында шигырьләр,
хикәяләр укыдык.
-
Тәрбиячеләрнең профессиональ конкурсы.
03.03.2020
Шәһәребезнең 2 нче номерлы"Алтынчәч"балалар бакчасында татар телле тәрбиячеләрнең "Туган телем-иркә гөлем-2020"
профессиональ конкурсы булып узды. Безнең балалар бакчасыннан тәрбияче-Хасанова Гөлназ Миргасим кызы катнашты һәм 3 урын яулады.
Аңа эшендә зур уңышлар теләп калабыз.
-
Бакчада гаилә бәйрәме.
29.02.2020
Гаилә-тормышның нигезе.Әти-әни аның тоткасы, балалар гаиләнең көзгесе.
Әгәр тотка купмасын,ватылмасын дисәң,бер-береңне аңлап,хөрмәт итеп яшәргә кирәк.
-
Безнең гаилә-тату гаилә.
29.02.2020
ТАССРның 100 , Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан әниләр арасында
"Татарстан-яраткан йортыбыз" дигән КВН үткәрдек.
-
Туган тел көне.
21.02.2020
Халыкара Туган тел көне уңаеннан бакчабызга кунакка Кадрәк мәдәният йорты җитәкчесе Сафиуллина Ф.,
китапханә мөдире Гарнышева А. килделәр. Без бергәләшеп "Халык уеннары-күңелләрдә" дигән кичә үткәрдек.
Балалар белән тагы бер кат татар халык уеннарын искә төшердек,бергәләп уйнадык.
- Туган тел атналыгы дәвам итә.Балалар тәрбияче апалары белән берлектә татар халык бизәлешләре белән таныштылар. Үзләре дә бик теләп бизәлешләр кулланып калфак,читек, алъяпкыч бизәп карадылар.Алар бу шөгыльдән бик кәнагать калдылар. 20.02.2020
- Туган тел атналыгында "И газиз туган телем "дигән китап күргәзмәсе оештырылды. 19.02.2020
-
Туган тел атналыгы./Неделя родного языка.
17.02.2020
Балалар бакчасында Туган тел атналыгы башланып китте.
Без балаларны авылдашыбыз-Энҗе Авзалованың балалар өчен иҗат ителгән
"Кояшка хат" исемле шигырьләр җыентыгы белән таныштырдык.
-
Муса Җәлил-патриот шагыйрь.
14.02.2020
Советлар Союзы Герое , фронтовик шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 114 ел тулу уңаеннан
тәрбияче шагыйрьнең тормыш юлы, балалар өчен язылган шигырьләре белән
таныштырды. Балалар да шигырьләр сөйләделәр,җырлар җырладылар.