Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение Верхнетакерменский детский сад "Шатлык"Муниципального района РТ. Татарстан Республикасы Минзәлә муниципаль районы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе – Югары Тәкермән“Шатлык”балалар бакчасы.
Визитная карточка
Адрес: | 423708, Республика Татарстан, Мензелинский район, c. Верхний Такермен улица Школьная дом 1 б |
Телефон: | 88 5555254-38 |
E-Mail: | 2837000003@edu.tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ Верхнетакерменский детский сад «Шатлык» Мензелинского муниципального района РТ |
Руководитель: | Фатыхова Гузелия Зиннуровна |
Год основания учреждения: | 1966 |
У нас учатся: | 16детей/ 16 бала |
У нас учат: | 2 педагога/ 2 педагог |
Новости детского сада
Әйдә, кояш, сип нурыңны, Кызганма бер дә. Зур бәйрәм, күңелле бәйрәм Нәүрүз бүген бездә. Кояш, чык, чык, чык! Майлы ботка бирермен. Майлы ботка казанда, Тәти кашык базарда. Әти китте базарга, Тәти кашык алырга. Тәти кашык сабы алтын, Кирәкми безгә салкын.
Опубликовано: 22.03.2021Балаларны халкыбызның онытылып бара торган бәйрәме – Нәүрүз бәйрәме белән таныштыру. Халкыбызның милли йолаларына, гореф-гадәтләренә мәхәббәт тәрбияләү.
Җылы нурларын көннән – көн матуррак чәчкән кояшлы, зәп-зәңгәр күк йөзе белән күңелләребезне күтәргән яз килде. Март ае – яз башы, бик матур ай. Бу ай озак заманнар буе Яңа елның беренче ае булып йөргән. Көннең төнне куып җиткән вакытында, Кыш бабайның чәчләре су булып акканда, безнең бабаларыбыз, әбиләребез язны – Нәүрүзбикәне каршылаганнар. Бу көнне үзләренең матур теләкләрен Нәүрүзбикәгә әйтеп калдырырга тырышканнар.
Нәүрүз бәйрәме – язны каршылап, язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме ул.
Бүген бәйрәм. Бүген Нәүрүз. Нәүрүз шатлык, бәхет алып килә. Нәүрүз – яз бәйрәме.
- Мин дә балаларны чакырыйм, өйләрендә ятмасыннар әле. Бергәләп өйдән-өйгә кереп Нәүрүз әйтеп, күчтәнәчләр җыеп кайтыйк әле.
- Әйдәгез, балалар, чыгыгыз, Нәүрүз әйтәбез, сый-хөрмәт җыябыз. Башта көнне тагы да җылытып, кояшны яктыртып җибәрик әле.
Источник: Әйдә, кояш, сип нурыңны, Кызганма бер дә. Зур бәйрәм, күңелле бәйрәм Нәүрүз бүген бездә. Кояш, чык, чык, чык! Майлы ботка бирермен. Майлы ботка казанда, Тәти кашык базарда. Әти китте базарга, Тәти кашык алырга. Тәти кашык сабы алтын, Кирәкми безгә салкын.
К списку новостей