• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Мензелинский
  • Детские сады
  • Филиал МБДОУ Верхнетакерменский детский сад "Шатлык" - МБДОУ «Подгорнобайларский детский сад «Кояшкай» Мензелинского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Минзәлә муниципаль районы Югары Тәкермән "Шатлык" балалар бакчасы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениясенең филиалы - Тауасты Байлар "Кояшкай " балалар бакчасы

Филиал МБДОУ Верхнетакерменский детский сад "Шатлык" - МБДОУ Подгорнобайларский детский сад "Кояшкай" Муниципального района Республики Татарстан. / Татарстан Республикасы Минзәлә муниципаль районы Югары Тәкермән "Шатлык" балалар бакчасы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе филиалы - Тауасты Байлар "Кояшкай" балалар бакчасы

Визитная карточка

Адрес: 423711, Республика Татарстан, Мензелинский район, д. Подгорный Байлар
Телефон:
E-Mail: 2856000003 @edu.tatar.ru
Министерство: Министерство просвещения Российской Федерации
Короткое название: МБДОУ Подгорнобайларский детский сад "Кояшкай"
Руководитель: Семенова Альбина Азатовна
Год основания учреждения: 1972
У нас учатся: 2 ребенка 2 бала
У нас учат: 2 воспитателя 2 тәрбияче

Все новости детского сада

"Саумы, Белем бәйрәме!"

Опубликовано: 01.09.2020

Туган илнең һәр шәһәрендә, районында, авылында 1 нче сентябрь- Белем бәйрәмен каршы алдылар. Яңа уку елы укучыларны, балаларны кабаттан очраштырды. Белем бәйрәме - кеше тормышындагы иң зур, дулкынландыргыч һәм шул ук вакытта күңелле дә бәйрәмнәрнең берсе, чөнки ул аларны гомер буе истәлекле хатирә булып озатып бара. Сабыйларның шат авазы яңгырый, кулларында үзләредәй матур чәчәк бәйләме.

Белем бәйрәме – ул мәктәп укучыларының гына түгел, ә бакчага йөрүче балаларның да яраткан бәйрәме. 1 нче Сентябрьне балалар бакчасында каршы алу традиция булып бара.  “Кояшкай” балалар бакчасында да “Саумы, Белем бәйрәме!” дип исемләнгән күңел ачу кичәсе узды. Кечкенә генә булсалар да, рәхмәт йөзеннән тәрбияче апаларына чәчкәләр бүләк иттеләр. Бу көнне тәрбиячеләрнең төп максаты- Белем бәйрәменең әһәмиятле булуын аңлату, балаларда бәйрәм кәефе тудыру, шатлык хисләре уяту һәм дус-тату мөнәсәбәттә булырга өндәү иде.

Иртәнге якта барлык  тәрбиячеләре дә балаларны Белем бәйрәме белән таныштырды. Мәктәп тормышы турында төрледән-төрле мультфильмнар, рәсемнәр күрсәттеләр. Апалары белән бергәләп “Разноцветная игра”, “Опаньки” җырлы-биюле уеннар уйнадылар. Балаларның никадәр дус, бердәм икәнлекләрен тикшерү өчен “Бу мин, бу мин, бу минем дусларым” дигән уен уйнадык. Тату балалар бакчасы турында “Балалар бакчасында” дип исемләнгән җыр җырладылар. Белгеч балаларның белемнәрен тикшерү өчен слайдларда әкияттән өзекләр күрсәтте һәм “Бу кайсы әкияттән?” икәнлеген сорады. Кунакка мәктәпкә кердек. Алар балаларны Белем Бәйрәме белән котладылар, “Мәктәпкә кирәк җиһазларны тап” дип исемләнгән уен уйнаттылар, балаларга дус-тату, җитез, шаян булганлыклары өчен күчтәнәчләр тараттылар.

Балаларга бәйрәм ошады, һәрбер яңалыкны кызыксынып тыңлап утырдылар.



К списку новостей