Филиал муниципального бюджетного дошкольного образовательного учреждения Аюский детский сад «Милэшкэй» Мензелинского муниципального района Республики Татарстан - Кадряковский детский сад "Ландыш" Мензелинского муниципального района Республики Татарстан./Татарстан Республикасы Минзәлә муниципаль районы Аю “Миләшкәй” балалар бакчасы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе филиалы –Кадрәк “Ландыш” балалар бакчасы.
Визитная карточка
| Адрес: | 423715, Республика Татарстан, Мензелинский район, с. Кадряково,ул.Новая,д.16 |
| Телефон: | 8-9274964896 ; 8(85555)2-61-18 |
| E-Mail: | Mbdou.Fakadryak@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Руководитель: | Гилязова Ландыш Алексеевна |
| Год основания учреждения: | 1968 |
| У нас учатся: | 3 (иностранных граждан нет) |
| У нас учат: | 2 |
Филиал муниципального бюджетного дошкольного образовательного учреждения Аюский детский сад «Милэшкэй» Мензелинского муниципального района Республики Татарстан - Кадряковский детский сад "Ландыш" Мензелинского муниципального района Республики Татарстан./Татарстан Республикасы Минзәлә муниципаль районы Аю “Миләшкәй” балалар бакчасы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе филиалы –Кадрәк “Ландыш” балалар бакчасы. - новости
Страницы: << ( 31 ) 32 33 34 35 36 37 38 39 40 >>
-
Мәктәп бакчасына экскурсия 04.05.2020

Балалар белән мәктәп бакчасына экскурсия ясадык.Җимеш агачларын,чәчәкләрне,үсемлекләрне күзәттек.Табигатьнең иң матур чагы,бөтен җир яшеллеккә күмелеп утыра,алмагачлар шау чәчәктә,тузганаклар сары күзләрен кыса.
-
1 нче Май бәйрәме белән! 01.05.2020
Кадерле дуслар,барыгызны да 1 май-яз һәм хезмәт бәйрәме белән котлыйбыз!Әлеге бәйрәм һәр йортка, һәр гаиләгә иминлек алып килсен! Һәркайсыгызга да сәламәтлек, уңышлар, тотрыклы тормыш телибез!Җылы май кояшы сезгә көч-куәт өстәсен, күңелләрегез һәрвакыт бәйрәм кәефе, шатлык-сөенечләр, тормышка мәхәббәт хисе белән тулып торсын! -
Бүген Г.Тукайның туган көне 26.04.2020
Тукайга.!!!Бәләкәйдән ятим калып,Күчкәнсең кулдан кулга"Улым"- дигән назлы сүзнең,Жылысын тоймый гына.Ачы язмыштан кыйналыпӨтелгән синең йөрәк.Яшьли дөнья ачысыннан,Шигырьдә таптың терәк.Халыкның авыр тормышын,Шигырьләргә күчердең.Буыннан буынга җитә,Синең иҗат җимешеңШушы кыска гомереңдә,Күпме эшләр майтардың?Киләчәккә халкың өчен,Туган телен кайтардың. (Илсөяр Вәҗиева) -
Без Тукайны ясыйбыз! 23.04.2020

Тиздән бөек шагыйребез Габдулла Тукайнын туган көне. Балалар бакчага йөрмәсәләр дә, өйләрендә тик утырмыйлар. Әти-әниләре белән Габдулла Тукай шигырьлэрен укыйллар,әсәрләренә рәсем ясылар.
-
Информация о новой коронавирусной инфекции 25.03.2020

В случае появления симптомов вызвать врача.
Заболевание передается воздушно-капельным путем и при контакте с инфицированным человеком. У зараженного повышается температура тела, утомляемость, боль в горле, мышцах и бледность. Все это сопровождается чиханием, кашлем, ознобом и заложенностью носа.
Если вы почувствовали на себе эти симптомы, то нужно обратиться к врачу. Самолечение может привести к возникновению осложнений, таких как отит, сепсис, бронхит, синусит, пневмония и миокардит. МЕРЫ ПРОФИЛАКТИКИ: -избегать тесных контактов с людьми;
- соблюдать правила гигиены и безопасности пищевых продуктов;
-
Акция "Тонкий лед" 13.03.2020

В детском саду провели акцию "Тонкий лед". В целях профилактики несчастных случаев, связанных с гибелью детей на водных объектах в весенний период.
-
Әниләрне- хөрмәтлибез, кадерлибез зурлыйбыз 07.03.2020

Әни, әнием, әнкәй! Кадерләп, назлап әйтәбез. Күңелебездәге бөтен рәхмәтне шушы гади сүзгә салабыз, һәрвакыт яныбызда булган, уңышларыбыз өчен шатланып, кайгыларыбызны уртаклашып яшәгән газиз әниебезгә дәшәбез.
Балагызның берәве сез,
Гаиләнең йөрәге сез.
Иминлекнең терәге сез.
Һәркемнең кирәге сез.
Сез чаялар, сез батырлар,
Сез дөньяда иң матурлар.
Сез булганга тормыш ямьле,
Сез булганга яшәү гамьле.
-
Май чабу бәйрәме 28.02.2020

Май чабу бик борынгы заманнардан сакланып килгән бәйрәм. Аны икенче төрле “ Кыш озату”дип атыйлар,ягъни игенченең язгы эшкә күчә башлау чорын билгеләп үтү.Бәйрәм ел саен Олы көнгә бәйле рәвештә төрлечә килә.Пасха алдыннан була торган 7 атналык олы уразага бер атна калгач башлана.Май чабу күп гасырлар буена халыкның массакүләм күңел ачу буларак үткәрелгән. ... Керәшеннәр бу бәйрәмне онытмыйлар,елда йолаларга туры китереп үткәрергә тырышалар.Май чабуга карата халык арасында йөри торган сынамышлар: Май чабу алдыннан килгән якшәмбедә көн бозылса, җәй көне гөмбә кхп була. Май чабуда кар яуса, карабодай уңа
Бакча балалары белән мәктәптә узган Май чабу бәйрәме кунаклары булдык. Уеннар уйнадык,коймак белән сыйландык
-
Батырлык юлы кайда? 25.02.2020

Бабайларның батырлыгын. Бер малай да онытмады. Иртә тусам, мин үзем дә. Бабам кебек булыр идем
-
Авыл китапханәсенә экскурсия
22.02.2020
Китап – кешенең хәтере, юлдашы, киңәшчесе, ярдәмчесе, укытучысы. Китапсыз халык - тарихсыз халыкка әйләнгән, ә тарихын оныткан халыкның киләчәге өзелгән.
Кеше китап укудан ямь табарга өйрәнергә тиеш дигән фикер белән без балалар белән китапханәгә бардык.Һәрвакыттагыча китапханәче Альбина апалары якты йөз белән каршы алды. Балалар табышмакларга җавп эзләделәр,шигырьләр тыңладылар










