Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кадряковская основная общеобразовательная школа» Мензелинского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Минзәлә муниципаль районы "Кадрәк төп гомуми белем мәктәбе" гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423715, Республика Татарстан, Мензелинский район, д. Кадряково, ул. Новая, д. 16 |
Телефон: | +7(855)-552-61-18 |
E-Mail: | 2811002833@edu.tatar.ru, kadr_sh055@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Кадряковская ООШ" |
Руководитель: | Набиуллина Энзе Ханифовна |
Год основания учреждения: | 1967 |
У нас учатся: | 23 |
У нас учат: | 10 |
Новости Кадряковской ООШ
21 февраль – Халыкара туган телләр көне .
Опубликовано: 21.02.201521 февраль – Халыкара туган телләр көне .
Көндәлек тормышта без еш кына үзебез сөйләшә торган телне яки телләрне
бернәрсә итеп кабул итәбез. Гаять зур әһәмияткә ия телебез тормыш-көнкүрешебезнең
аерылгысыз бер өлеше булып тора. Фикерләү, тәртип һәм үзебезнең
тормышыбызның рәвешенә, ысулына әйләнә. Шуңа күрә дә без
аның төп функциясен - нәкъ менә аралашу һәм аңлашу функциясен
онытып җибәрәбез. Бу тел - сабыйлык, изге гаилә тәҗрибәсе,
башлангыч социаль мөнәсәбәтләр теле.
Дөньяда 6000 нән артык телдә сөйләшәләр. Аларның һәрберсе авазлар,
мәгънәләр һәм грамматик кагыйдәләрнең катлаулы системасыннан тора.
Халыкара туган тел көнендә барлык телләр дә тигез дәрәҗәдә итеп
таныла, чөнки һәр тел кеше халәтенә бердәнбер җавап һәм без сакларга
тиеш тере мирас булып тора.
И минем җандай кадерлем,
И җылы, тере телем.
Кайгылар теле түгел син,
Шатлыгым теле бүген.
Тик синең ярдәм белән мин,
Тик синең сүзләр белән
Уйларын йөрәккәемнең
Дөньяга әйтә беләм.
Халыкара туган телләр көне безнең мәктәптә зурлап билгеләп үтелде. “Китап
күргәзмәсе”ндә укучылар телләргә багышланган материаллар белән танышты.
Башлангыч сыйныф укучылары өчен “Туган телем-иркә гөлем” дигән темага әңгәмә
уздырылды. 5-9 нчы сыйныф укучылары өчен “21 февраль – Халыкара туган телләр көне”
дигән темага сыйныф сәгатьләре булып узды. Алар презентация белән дә таныштылар һәм
шушы сыйныф укучылары арасында “Тел дигән дәрья бар” исеме астында викторина
булды. Викторинада 5 нче сыйныф укучысы Землянова Мария, 9 нчы сыйныф укучысы
Биктимирова Гөлинә җиңүче булдылар.
К списку новостей