Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кадряковская основная общеобразовательная школа» Мензелинского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Минзәлә муниципаль районы "Кадрәк төп гомуми белем мәктәбе" гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423715, Республика Татарстан, Мензелинский район, д. Кадряково, ул. Новая, д. 16 |
Телефон: | +7(855)-552-61-18 |
E-Mail: | 2811002833@edu.tatar.ru, kadr_sh055@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Кадряковская ООШ" |
Руководитель: | Набиуллина Энзе Ханифовна |
Год основания учреждения: | 1967 |
У нас учатся: | 23 |
У нас учат: | 10 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кадряковская основная общеобразовательная школа» Мензелинского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Минзәлә муниципаль районы "Кадрәк төп гомуми белем мәктәбе" гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 51 ( 52 ) 53 54 55 56 57 58 59 60 >>
-
21 февраль – Халыкара туган тел көне 21.02.2022
21 февраль – Халыкара туган тел көне. Дөньяда җиде меңгә якын тел бар. Шуларның сиксән өче киң таралган. Ә өч йөз сиксән өч тел бөтенләй юкка чыгарга мөмкин. Татар теле –ЮНЕСКО тарафыннан бөтендөнья халыкара аралашу теле дип саналган 14 телнең берсе. Бу – туган телебез белән горурланырлык мөһим фактор. Халыкара туган телләр көне уңаеннан мәктәптә “Туган телем- иркә гөлем” дигән кичә уздырылды. Чарада укучылар белән туган телебез, аның җәүһәрләре турында әңгәмә оештырылды, презентация карадык. “Газиз туган телем” исемле интеллектуаль викторинада укучылар табышмаклар чишү, әкияттән өзекләрне тыңлап, нинди әкият икәнен әйтү, мәкальләрнең дәвамын эзләп табу, телебездәге матур, ягымлы сүзләрне кемнәр күбрәк белә, шул өлкәдә ярышу кебек бәйгеләрдә көч сынаштылар. Ахырдан барыбыз да Габдулла Тукайның “Туган тел” җырын башкарып таралыштык.
Мондый чаралар телләр һәм мәдәният төрлелеген сакларга, үстерергә чакыру буларак яңгырый, башка милләт кешеләренең телләрен ихтирам итәргә, кадерләргә өйрәтә. -
Песни военных лет 21.02.2022
Ученицы 6 класса нашей школы: Гермагентова Динара, Мурзаханова Айсылу, Фаттахова Зарина выступили с песней на конкурсе.
-
“Әфган яралары” 19.02.2022
15 февраль – Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгарган көн.
Минзәлә районыннан барлыгы 78 якта¬шыбыз Әфганстанда хезмәт иткән. Аларның икесе - Дамир Латыйпов һәм Михаил Кириков - өйгә кайту бәхетенә ирешмәгәннәр. Кадрәк авылы җирлегеннән дә Әфганстанда хәрби бурычларын үтәгән егетләребез шактый.
Шушы уңайдан 6 нчы сыйныфта “Әфган яралары” дигән сыйныф сәгате уздырылды. Чарада укучылар үзебезнең җирлектән Әфган җирендә барган сугышларда катнашкан якташларыбыз турында сөйләштеләр, аларга багышланган истәлекләр белән таныштылар. Азатлык өчен көрәштә гомерләре өзелгән батырларның истәлеген кадерләп саклыйк. Аларның исеме, онытылмас эшләре, якты маяк булып, буыннардан буыннарга күчсен! -
“Илһамлы халык – бәхетле халык” 16.02.2022
“15 февраль- Муса Җәлил һәм Илһам Шакировның туган көне” акциясе кысаларында Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, җөмһүриятебезнең Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты, «Алтын Аполлон» бүләге иясе, мәшһүр җырчы Илһам Шакировка багышланган “Илһамлы халык – бәхетле халык” дип исемләнгән кичә уздырылды. Чарада укучылар бөек җырчының тормыш юлы һәм иҗаты буенча презентация белән таныштылар. Кадрәк авылы китапханәсе мөдире Альбина Гарнышева Илһам Шакиров турында әнисе сөйләгән истәлекләре белән уртаклашты. Альбина ханымның әнисе белән Илһам ага бер авылдан , ә башлангыч сыйныфта Илһам Шакировка да Альбина Гарнышевага да бер үк укытучы белем биргән. Бу истәлекләрне укучылар бик кызыксынып тыңладылар. Кичә ахырында Илһам Шакиров башкарган җырлар тыңланды.
Әйе, һәр кеше үз милләтенең шундый олы шәхесләрен белергә, алар белән горурланып яшәргә тиеш. -
“ 15 февраль – Муса Җәлил һәм Илһам Шакировның туган көне” 15.02.2022
Муса Җәлил үзенең бөтен гомерен туган иленә, туган халкына багышлады. Аның бөтен тормышы — героик тормыш ул. Муса Җәлил шигырьләрендә туган халкының азатлыгы өчен көрәштә үзен корбан итәргә әзер торган көрәшче образы тудыра, үзе дә халык эше өчен соңгы сулышына кадәр аяусыз көрәшә .Батыр шагыйрьнең үлмәс шигырьләрен, җырларын үсеп килүче буынга җиткерү максатыннан, “ 15 февраль – Муса Җәлил һәм Илһам Шакировның туган көне” акциясе кысаларында мәктәптә ,,Җыры белән җиңде дошманны" дигән әдәби кичә үткәрде. Кичәдә укучылар “Моабит дәфтәрләре” дигән фильм карадылар, шагыйрьнең шигырьләрен сөйләделәр. Кадрәк авылы китапханәчесе Гарнышева Альбина укучылар белән “Муса Җәлил батырлыгы" дигән темага викторина уздырды. Җинүчеләр билгеләнде.
Без, җәлилчеләр, безнең өчен кан койган солдатлар җиңүе белән бүгенге көндә бәхетле яшибез. Шундый аяз күкле тыныч, матур тормышның кадерен белик. Муса Җәлил җырлары мәңгелеккә күңелләрдә калсын. -
День здоровья 12.02.2022
День здоровья. Подвижные игры на свежем воздухе.
Сәламәтлек көне. Саф һавада хәрәкәтле уеннар. -
Парламент дәресе 11.02.2022
Бүген мәктәптә Татарстан Конституциясенең 30 еллыгы уңаеннан «Мин — гражданин! Минем хокукларым һәм бурычларым» темасына парламент дәресе уздырылды. Чарада Минзәлә районы Кадрәк авыл җирлеге башкарма комитеты башлыгы, ТР Минзәлә муниципаль районы Советы депутаты Нәбиуллин Хәлил Хәнәфи улы катнашты. Ул авыл җирлегендә яшәүчеләр өчен тудырылган мөмкинлекләр турында сөйләде, укучыларны кызыксындырган сорауларга җаваплар бирде. Тарих укытучысы Гыйләҗева Ландыш Алексеевна “Россия гражданнарының хокуклары һәм бурычлары“ темасына чыгыш ясады.
-
Хәрби-патриотик тәрбия 11.02.2022
Кадрәк төп белем мәктәбендә хәрби-патриотик тәрбиягә даими әһәмият бирелә.
Бу юнәлештәге эш 23 гыйнвардан 23 февральгә кадәрге чорда ел саен уздырыла торган гражданлык-патриотик тәрбия айлыгында аеруча активлаша. Айлык тантаналы төстә 23 гыйнварда башланды. Аның барышында план эзлекле рәвештә тормышка ашырыла.
Классларда уздырылган викториналарда да балаларга бик ошады, балалар бу ярышта бик теләп катнашты. Уен ахырында актив балалар призлар алды. -
“Татар халкының милли баш киемнәре” 09.02.2022
Татар халкы, башка халыклар кебек үк, элек-электән үзенә генә хас булган милли киемнәре белән аерылып торган. Киемнәрдә халыкның рухи дөньясы, милли үзенчәлекләре чагылган. “Россия халыклары мәдәни мирасы елы” кысаларында 6 нчы сыйныфларда “Татар халкының милли баш киемнәре” дигән темага сыйныф сәгате уздырылды. Укучылар татар милләтенә хас баш киемнәре тарихы белән таныштылар.
-
Яшь антифашистларны искә алу көне 08.02.2022
Бүген 8 февральдә Берләшкән Милләтләр Оешмасы ассамблеясе карары нигезендә яшь антифашистларны искә алу көне билгеләп үтелә.
Без Бөек Ватан сугышында зур батырлыклар күрсәткән герой-пионерлар турында китаплардан укып та, фильмнар аша да беләбез. Сугышка кадәр алар парта артында утырып белем алган, сикереп-уйнап йөргән, олыларга ярдәм иткән гап-гади кызлар һәм малайлар булган. Туган җирне илбасарлар басып алуын күргән яшь йөрәкләр түзеп тормый, олылар белән беррәттән дошманга каршы көрәшкә күтәрелә. Аларның кечкенә иңнәренә ачлык-ялангачлыкны, сугыш елларының ачы кайгысын күтәрергә туры килә.
Канкойгыч сугышның нәни геройлары әтиләре, абыйлары белән бергә, чын мәгънәсендә, геройларча батырлыклар күрсәтә.
Яшь антифашистлар көне уңаеннан мәктәптә «Сугыш елларының каһарман балалары» дип исемләнгән чара үткәрелде. Укучылар яшь геройлар, аларның батырлыклары турында сөйләштеләр, яшь антифашистларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.