Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №10 «Чишма» Мензелинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 423700, Республика Татарстан, Мензелинский район, г. Мензелинск, ул. Головина, д. 137А / 423700, Татарстан Республикасы, Минзәлә районы, Минзәлә шәһәре, Головин урамы, 137А |
Телефон: | +7 8(5555) 3-19-29 |
E-Mail: | 2805001113@edu.tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ № 10 "Чишма" |
Руководитель: | Хакимова Энзе Наисовна |
Год основания учреждения: | 1994 |
У нас учатся: | 65 воспитанников |
У нас учат: | 8 педагогов |
Новости МБДОУ № 10 "Чишма"
Неделя, посвященная Г. Тукаю
Опубликовано: 27.04.201118 апреля неделю Габдуллы Тукая открыла выставка рисунков и поделок по произведениям поэта. Все работы, представленные на конкурс, были пронумерованы и вывешены на выставку. Весь день учащиеся могли смотреть и выбирать понравившиеся работы. В конце дня прошли выборы. Всем ученикам были розданы бюллетени для голосования, где они написали номера понравившихся им работ. Затем эти бюллетени дети опустили в урну для голосования. Таким образом, среди всех работ были выбраны те, которые выиграли в номинации «Приз зрительских симпатий".
19 апреля ученики 1-4 классов показали сценку из деревенской жизни для всей школы. В инсценировке были использованы следующие произведения поэта на татарском языке:
«Туган авыл», «Бишек җыруы», “Кызыклы шәкерт”, “Гали белән кәҗә”, “Бала беләнКүбәләк”, “Шаян песи”, “Ак бабай”, “Безнең гаилә”, “Туган тел” һәм Тукайга багышланган “Тукай абый җыры”.
После просмотра сценки из жизни деревни, учащиеся отвечали на вопросы по произведениям Г. Тукая, которые были использованы в инсценировке и по другим произведениям поэта. Набравший наибольшее количество баллов, благодаря правильным ответам, ученик 3 класса Гаянов Ильшат получил сладкий приз.
19 апреля проведен конкурс сочинений, также посвященный Габдулле Тукаю. На конкурс были представлены следующие работы:
“Тукай абый теләге” –Шайхразиева Разиля 1 класс, “Шүрәле” әкияте – Гаянов Ильшат 3 класс, “Су анасы” - Бадертдинова Алина 3 класс, “Шүрәле егете белән су кызы” – Хабиров Айнур 3 класс, “Тукай абый эзеннән” – Шайхразиева Лейсан 3 класс (шигырь), “Габдулла Тукай” – Рахматуллина Ляйсан 4 класс, “Козел и баран-продолжение сказки” - Урсметова Эльвина - 1 класс.
1 место - “Тукай абый эзеннән” – Шайхразиева Лейсан 3 класс и “Шүрәле егете белән су кызы” – Хабиров Айнур 3 класс
2 место - “Тукай абый теләге” – Шайхразиева Разиля 1 класс.
20 апреля прошел конкурс стихов и инсценировок произведений Г. Тукая.
1 класс инсценировал произведение “Забавный ученик”. Участвовали Муслимова Аделина и Мингазетдинова Равиля.
2 класс инсценировал произведение “Яңгыр илә кояш”. Участвовали Фаррахова Гульшат, Мингазетдинов Руслан и Нигматуллин Рамзиль.
3 класс инсценировал произведение “Эш беткәч – уйнарга ярый”. Участвовали Шайхразиева Ляйсан, Гаянов Ильшат, Зиннатуллина Ралия, Хамматова Ралина, Назаров Альфис.
4 класс инсценировал произведение “Маэмай”. Участвовали Батталов Нияз и Гайниев Ленар.
По решению жюри места распределились следующим образом. 1 место присуждается 4 классу. 1 и 2 классы получают грамоту в номинации “За артистизм”, 3 класс – в номинации “За содержательное выступление”.
Сценарий постановки “Минем гаиләм”.
Авыл өе күренеше. Бер якта ачык тәрәзәле өй стенасы. Икенче стена кырында караватка мендәрләр өелгән.Мендәрләр өстенә матурчелтәр ябылган. Өй уртасында өстәл. Урындыклар тезелгән. Өстәл артында кыз - Ләмига утыра. Бишек эленеп тора. Бишектә бала ята. Бишекне Ана тибрәтеп утыра.
Кадр артында тавыш ишетелә. “Туган авылым ”шигыре укыла.Шигырь укыганда Ана бишек тирбәтеп утыра, ә Ләмига Курчагына күлмәк тегә.
Тау башына салынгандыр безнең авыл,
Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул;
Аулыбызның ямен, суы тәмен беләм,
Шуңар күрә сөям җаным, тәнем белән.
Ходай шунда җан биргән, мин шунда туган,
Шунда әүвәл Коръән аятен укыган;
Шунда белдем рәсүлебез Мөхәммәтне,
Ничек михнәт, җәфа күргән, ничек торган.
Истән чыкмый монда минем күргәннәрем,
Шатлык белән уйнап гомер сөргәннәрем;
Абый белән бергәләшеп, кара җирне
Сука белән ертып – ертып йөргәннәрем.
Бу дөньяда, бәлки, күп – күп эшләр күрем,
Билгесездер – кая ташлар бу тәкъдирем;
Кая барсам, кайда торсам, нишләсәм дә,
Хәтеремдә мәңге калыр туган җирем.
Ана бишеген тирбәтә – тирбәтә җырлый:
Әлли – бәлли итәр бу,
Мәдрәсәгә китәр бу;
Тыршып сабак укыгач,
Галим булып җитәр бу.
Йокла, угълым, йом күзең,
Йом, йом күзең, йолдызым;
Кичтән йокың кала да,
Егълап үтә көндезең.
Әлли – бәлли көйләрем,
Хикәятләр сөйләрем;
Сиңа теләк теләрем,
Бәхетле бул диярем.
Гыйззәтем син, кадрем син,
Минем йөрәк бәгърем син;
Куанычым, шатлыгым
Тик син минем, синсең, син!
Шул вакыт тыштан тавыш ишетелә һәм тәрәзәдә кәҗә башы күренә. Моны күреп алган Ана урам ягына карап, улына эндәшә:
- Гали, улым! Кер әле өйгә!
Гали өйгә кергәч, Ана аңа эндәшеп әйтә:
- Улым, кара әле, кәҗәбезнең шулкадәр ашасы килгән, ул хәттә тәрәзәгә дә башын тыккан. Бар әле аңа печән салып кер.
Гали:
- Хәзер, әни. Мин безнең Акбайны Мәскәүдә булачак сакчы этләр конкурсына әзерләдем. Менә кара әле, ничек ул арткы аякларында тора!
Гали “Кызыклы шәкерт” шигырен башкара:
- Әйдәле, Акбай! Өйрән син, арт аягың берлә тор;
Аума,аума! Туп – туры тор, төз утыр, яхшы утыр!
- Ник газаплыйсың болай син, мин әле бик кечкенә.
Мин туганга тик ике айлап булыр, йә өч кенә.
Юк, кирәкми,мин өйрәнмим, минем уйныйсым килә.
Шул болыннарда ятасым, шунда ауныйсым килә.
- Ах, җүләр маэмай! Тырыш яшьләй, - зурайгач җайсыз ул;
Картаеп каткач буыннар, эш белү уңайсыз ул.
Ана:
- Ярар, улым. Әтиең эштән кайткач Мәскәүгә бару турында аның белән сөйләшерсең, ә хәзер бар, кәҗә, тәрәзәне ватып, өйгә кергәнче, аны ашатып кер.
Гали чыгып китә.
Өйдә утырган Ләмига курчагын читкә куеп торып, “Гали белән кәҗә” шигырен укый:
Безнең Гали бигрәк тату кәҗә белән,
Менә кәҗә карап тора тәрәзәдән.
Гали аны чирәм белән кунак итә,
Кәҗә рәхмәт укый: сакалын селкетә.
Тышта “Бала белән күбәләк” җырының музыкасы ишетелә. Тәрәзәдән әйгә күбәләк очып керә. Өйгә күрше кызы керә дә, исәнләшә Ана белән. Соңыннан, күбәләккә карап, җырлый:
Әйт әле, Күбәләк,
Сөйләшик бергәләп:
Бу кадәр күп очып,
Армыйсың син ничек?
Ничек соң тормышың?
Ничек көн күрмешең?
Сөйләп бирче тезеп,
Табаламсың ризык?
Күбәләк:
Мин торам кырларда,
Болында, урманда;
Уйныймын, очамын
Якты көн булганда.
Иркәли һәм сөя
Кояшның яктысы;
Аш буладыр миңа
Чәчәкләр хуш исе.
Тик гомрем бик кыска:
Бары бер көн генә,-
Бул яхшы, рәнҗетмә
Һәм тимә син миңа!
Шунан соң күбәләк тәрәзәдән тышка очып чыга. Кыз аның артыннан чыгып китә. Өйдә Ана белән Ләмига кала. Урамнан күрше кызы керә дә Анадан сорый:
- Зөһрә апа, Ләмига урамга уйнарга чыгамы?
Ана:
- Юк әле. Ул курчагына күлмәк тегә.
Ләмигага карап, күрше кызы “Шаян песи ” шигырен укый:
Күрче, бик чынлап керешкән эшкә безнең Ләмига:
Бар уе – бер бик матур күлмәк тегү курчагына.
“Күлмәгем кайчан бетәр?” – дип, яткан, көтә;
Көтми хәл юк, бер тәти күлмәк кирәк, бәйрәм җитә.
Ә песи яшерен генә яткан, кәтүкне күзлидер;
“Тукта, селкенмәсме?” – ди ул; бер дә җаны түзмидер.
Ул хәзер сикрер менә, хәзер тотар, хәзер басар;
Ул кәтүкне уйнатыр, уйнар, үзенә шар ясар.
Кайгысы юк ул песинең, тик һаман уйнау уе;
- Бик шаян! Ай – һай, наян! Уйнарга әзер көн буе.
Күрше кызы Ләмигага әйтә:
- Ярар, күлмәкне тегеп бетергәч, урамга чыгарсың, мин сине көтәм. (Чыгып китә).
Ана урамнан Галине чакыра. Гали кергәч:
- Улым, кич тә килеп җитте инде. Тиздән әтиегез эштән кайтып җитәр. Бар әле, Гали, әбиең белән бабаңны безгә кунакка чакырып кил, әтиегез кайткач, бергә бәлеш ашарбыз.
Гали урамга чыга һәм берездан әбисе һәм бабасы белән бергә керә.
Алар кергәч, Ләмига бабасына “Ак бабай” шигырен укый:
- Бөтен дөнья ап – ак булып кар яуганда,
Ишегалды, урман, түбә агарганда,
Ап – ак булып кайтып керә безнең бабай,
Безгә төрле – төрле уенчык алган да.
Шатланышып без әйтәбез :”Рәхмәт, бабай,
Сиңа тагын күп ел гомер бирсен Ходай!”.
Бабай, мескен, кар – яңгырга карамыйча,
Безне шатландырмак өчен йөри шулай.
Бар гаилә өстәл янына утыра, әти эштән кайта һәм барысы да бәлеш ашыйлар.
Соңыннан Гали “Безнең гаилә” шигырен укый”:
- Әткәй, әнкәй, мин, апай, әби, бабай һәм бер песи –
Безнең өйдә без җидәү: безнең песи җиденчесе.
Бергә ашый , чәй эчә, безнеңлә бергә йоклый ул,
Хезмәте дә бар: өйне тычкан явыздан саклый ул.
Гали:
- Безнең гаилә шундый матур һәм тату. Без үз телебездә – ана телендә сөйләшергә яратабыз һәм хәтта җырны да татар телендә башкарабыз. "Тукай абыйга" җырын башкаралар.
Соңыннан “И, туган тел” җыры яңгырый.
Фоторепортаж:
Жизнь садика