• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Мензелинский
  • Детские сады
  • Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Детский сад общеразвивающего вида № 10 "Чишма" Мензелинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Минзәлә муниципаль райны "10нчы номерлы гомуми үсеш тибындагы "Чишмә" балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе

Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №10 «Чишма» Мензелинского муниципального района Республики Татарстан

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423700, Республика Татарстан, Мензелинский район, г. Мензелинск, ул. Головина, д. 137А / 423700, Татарстан Республикасы, Минзәлә районы, Минзәлә шәһәре, Головин урамы, 137А
Телефон: +7 8(5555) 3-19-29
E-Mail: 2805001113@edu.tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБДОУ № 10 "Чишма"
Руководитель: Хакимова Энзе Наисовна
Год основания учреждения: 1994
У нас учатся: 65 воспитанников
У нас учат: 8 педагогов

Новости МБДОУ № 10 "Чишма"

М. Джалиль

Опубликовано: 20.04.2011

Муса Җәлил – герой-патриот шагыйрь.

МАКСАТ:1.Муса  Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты белән  таныштыру.

-Шигырьләрендә патриотизм  темасын ачыыклау ,туган иленә тугрылыклы, патриот    шагыйрь булуына басым ясау.

 2.Укучыларда өлкән буынга карата ихтирам һәм     хөрмәт,ватанпәрвәрлек хисе тәрбияләү.

 3. Балаларда батырлык,туган илгә бирелгәнлек, аны саклый белү сыйфатлары тәрбияләү.

 

Җиһазлау: портреты,китаплар күргәзмәсе. Стенд, балалрның иҗат эшләре. Компьютерда слайдлар.

 

Дәрес барышы.

1.Укытучы:

 Гомер-мизгел.Тормыш үзәненнән

Үтүләре ай-һай тиз икән.

Үтеп киткәч, сагнып сөйләр өчен

Түмгәгенә кадәр үз икән.

Һәр милләттә исеме телгә алынуга ук ихтирам уята торган шәхесләр була.Муса Җәлил әнә шундый исемнәрнең берсе.(1 нче слайд)

 

1.Укучы:

Юк! Ул исем генә түгел,ә тирән мәгънәле символ да,бу исемнең синонимнары булып батырлык, кыюлык, каһарманлык, талантлылык, тугрылык,ватанпәрвәрлек кебек сүзләр тора.Ул чыннан да бу сүзләрне үзенә җыйган һәммәсенә лаек көчле шәхес.(2нче слайд)

(Уен. Слайдларда рәсемнәр,балалар кайсы шигырьгә караган рәсем икәнен атыйлар. “Әтәч”, “Сәгать”, “Имән”, Бакчачы бабай” ны яттан сөйләп китәләр).(3-10 слайдлар)

 

“Кечкенә Муса” ның тормышыннан күренеш. ( 11 нче слайд)

      Мин 1906 нчы елда 15 февралендә элекке Оренбург губернасы Мостафа авылында, Мостафа исемле крестьян гаиләсендә тудым.Әнием Рәхимә, әтием Мостафа туганнарым – Ибраһим абый, сеңелләрем Зәйнәп, Хәдичә.Минем өчен җан атып торган әбиемне бер онтырлык түгел.Гыйлми әбинең яраткан оныгы идем мин.

    Әбием янына утырып кичләрен әкиятләр тыңлый идем.Халкымның зирәклек, батырлык турында булган әкиятләрен тыңлап горурлана идем.Үземдә дә сәләтлелек булмагандыр дип әйтмим , чөнки абыем Ибрһимга ияреп укырга йөри башлаганда нибары 6 яшем тулар- тулмас кына иде.Өлкәннәр моны минем кызыксынучанлыгым көчле дип аңлаттылар, ә минем тизрәк үземнең шушы әкиятләрне укыйсым һәм Тукаебызның шигырләрен өйрәнәсем килү белән аңлаттым.Җырларга да бик ярата идем...

      Тормыш авыр иде ул елларда,безне әти Оренбургка алып китәргә мәҗбүр булды.Шулай итеп авыл мәктәбен калдырырга туры килде.Ләкин ничек кенә булмасын, әти, без белемле булсын өчен барсын да эшләде. Мин укуымны Хөсәения мәдрәсәсендә дәвам иттем. Анда да югалып калмадым  яштәшләрем арасында шактый гына алга китеп, күп белүче шәкерт булып үсеп җиттем. Халкымның горурлыгы булырга омтылдым.

(12 нче слайд)

1.Укучы:

Муса Җәлил диюгә, татар халкын, ә татар халкы диюгә, Муса Җәлилне  күз алдына китерәбез.

Яшим халкым өчен,көчләр табам мин,

Халык өчен һаман алга барам мин.

 

“Җырларым” жыр-бию

(13 нче слайд)

2.Укучы:

Жизнь моя для народа, все силы ему.

Я хочу, чтоб и песня служила ему.

          К 10 годам Муса прочитал все произведения тогдашней татарской литературы. В библиотеке «Блек» не знали, что предложить, когда приходил этот маленький неугомонный читатель.

1915 году он сам начал писать стихи. Первое его стихотворение было потеряно, но это для маленького писателя оказалось большим толчком для дальнейшей творческой деятельности. Первое стихотворение, напечатанное в газете «Красная звезда» называлось «Счастье».

 

Счастье” 1919 год.

Если б саблю я взял, если б ринулся с ней,

Красный фронт защищая, сметать богачей,

Еслиб место нашлось мне в шеренге друзей,

Еслиб саблей лихой я рубил палачей,

Если б враг отступил перед силой моей,

Еслиб шел я вперед все смелей и смелей,

Еслиб груд обожгло мне горячим свинцом,

Если пуля засела бы в сердце моем,

Если б смерть не давая подняться с земли,

Придавила меня кулаком,

Я бы счастьем считал эту гибель в бою,

Славу смерти геройской я в песне пою.

Друг-рабочий,винтовку возми-и в поход!

Жизнь отдай, если надо, за волю свою.

(14 нче слайд)

1.Укучы:

1922 елда Муса Җәлил Казанга килә. “Татарстан” газетасында эшли.1928 нче елда “Иптәшләр” дигән җыентыгы дөн ья күрә.1938-1941 елларда “Алтынчәч”,”Илдар” исемле либретталар яза. Татарстан язучылар союзын җитәкли.

Священная война

(15 нче слайд)

1941 нче  елның 22 июнь  иртәсе.

2.Укучы:

Началась Великая Отечественная война Советского народа за свою честь, свободу и независимость

(16 нчы слайд)

1нче бала

 

Я стоял на посту, а в рассветной мгле

Восходила Чулпан-звезда,

Словно дочка моя Чулпан на земле

Мне тянула руки тогда.

...Но фашисты вторглись в нашу страну,

За плечами у них топор...

 

2нче бала

Талаучылар килде ил чигенә,

Бәхтебезне тартып алырга.

Күтәрел, ил, дошман өеренә

Соңгы көрәш ,соңгы давылга!

(17-18 слайдлар)

 

 

 

3нче бала

Встал ли ты за Родину свою

В час, когда пылал великий бой?

Смелых узнают всегда в бою,

В горе проверяется герой.

 

4 нче бала

Ярый, дуслар кызу көннәрдә дә

Шаяргалап шулай көлешик.

Сау булыгыз, Ватан сугышында

Җиңеп кайтып, исән күрешик!

(19-21 слайд)

 

1.Укучы:

1941 елның 19 июлендә ул сугышка алына.Муса Җәлилне Минзәләдә урнашкан хәрби -политик курсларга җибәрәләр.Бу курслар  педагогия училишасында, бүгенге көндә Муса Җәлил исемен йөртүче педагогия коллиятендә уза. Минзәләбез горурлыгы булып аның музее,паркы, урамы торса районыбыз бизәге булып авылларыбыз Җәлил исемен йөртә.

Муса Җәлил Минзәләбез белән аз гына вакыт эчендә дә бик тыгыз дуслык урнаштырган шәһәребезне бик якын һәм халкын үз иткән.

 

МЕНЗЕЛИНСК песня.

 

“Прощай Мензелинск

(22 нче слайд)

1.Укучы:

Хәрби курсны тәмамлагач, Муса Җәлилне Волхов фронтына җибәрәләр.

Бу сугышта минем исән калу.

Булса булыр бәлки икеле...

Шунсы ачык,ләкин,

Бу атака

 Безгә барыбер җиңү китерер.

 

(23-24 нче слайдлар)

 

 

 

2.Укучы:

1942 году26 июня Муса попадает в плен.791 день он был в плену, из них 380 проходили в ожидании смертной казни.

Колючей проволки частоколом

Окружены бараки и пески,

Вот здесь и копошимся мы в неволе,

Как будто мы навозные жуки.

 

 

1.Укучы:

1943 нче елнын 10 августында Муса Җәлилне “Моабит” төрмәсенә ябалар.Муса Җәлил шул чакта да авыр шартларда иҗат эшен дәвам итә. Һәм сугыштан соң “Моабит дәфтәрләре” җынтыгы илгә кайтып җитә.Бу җыентыктагы иҗат эшләрендә, ничек кенә авыр булмасын мескенләнү,тормышны каргау,язмышка кул селтәүне һичкайда күрмисең.Андагы горурлык ,ватандарлык гил-отина пычагы астына кергәндә дә елмаерга мөмкинлек биргән.

Җәлил белән бергә, күзләренә үлем карап торганда да, йөзләрендә елмаю, йөрәкләрендә гүзәллекне саклап, каһарманлык хисләрен сүндермәгән батыр шәхесләрне атап китик.

(25 нче слайд)

Гайнан Курмашев.

Фоат Сәйфелмөлеков.

Абдулла Алишев.

Фуат Булатов.

Муса Җәлил.

Гариф Шабаев.

Әхмәт Симаев.

Абдулла Батталов.

Зиннәт Хәсәнов.

Әхәт Атнашев.

Сәлим Бохаров.

 

Укытучы:

Үзләренең гомерләрен илебез халыкларының азатлыгы, бәйсезлеге, бәхетле киләчәге өчен көрәшкә багышладылар алар.Бер минут тынлык белән искә алыйк. (1 минут тынлык)

 

 

1956 нчы елда Муса Җәлилгә Советлар союзы герое исеме бирелә.Бер елдан соң “Моабит дәфтәрләре” өчен –Ленин премиясенә лаек була.Аңа кадәр дә , аннан соң да бу ике югары бүләкне алган кеше булмады.Андый шәхес Муса Җәлил генә.

 

 

1.Укучы:

Муса Җәлилнең балалар өчен иҗат иткән әсәрләрен тыңлап китик.

“Суык бабай”, “Чишмә җыры”, “Чишмә”, “Кызыл ромашка”,”Ул үскәндә”,”Яңгыр”,”Җырларым”,

Йомгаклау.

Үзең  кайттың.

                           ...Янып  калсын  гомрең  маяк  булып

үзеңнән  соң  килер  буынга. (М.Җәлил)

                   Теләкләрең  кабул  булды  Синең,

                   Дөрес  юрагансың,  әй,  Җәлил.

                   Буш  сүз  генә  түгел  бит  бу  сүзләр—

                   Үз  гомерең  моңа  чын  дәлил.

                   Җырларыңда  күпме  яшәү  дәрте

                   Мәхәббәт  бар  азат  тормышка.

                   Кеше  булып  кала  алгансың  Син

                   Тап  булып  та  шундый  язмышка.

                   Соңгы  мизгелендә  пистолетың

                   Атылмаган,  ярый,  я  Алла!

                   Муса  кебек  җырчы—шагыйреннән

                   Мәхрүм  калыр  иде  бу  дөнья.

                   Фашист  Сиңа  оҗмах  вәгъдә  иткән

                   Сындырырга  теләп  күңеленне.

                   Байлык  өчен  кол  булмыйм  мин  диеп

                   Сайлагансың  бит  Син  үлемне.

                   Күпме  куллар  аша  күчә-күчә

                   Шигырьләрең  кайтты  илеңә.

                   Әманәткә  тугры  калган  дуслар,

                   Яхшы  кешеләр  күп  әле  дә.

                   Әллә  нинди  лагерь,  төрмәләр  дә

                   Яшереп  кала  алмый  чын  җырны.

                   Шул  җырларың  белән  үзең  кайттың

                   Өзеп  барлык  богау-зынҗырны.

 


Источник: Учитель Хакимова Э. Н.

К списку новостей