• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Мензелинский
  • Школы
  • Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Аюская основная общеобразовательная школа имени Р.Х.Кагирова» Мензелинского муниципального района Республики Татарстан;Татарстан Республикасы Минзәлә муниципаль районы “Р.Х.Каһиров исемендәге Аю төп гомуми белем мәктәбе” гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе.

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Аюская основная общеобразовательная школа имени Р.Х.Кагирова» Мензелинского муниципального района РТ

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423720, Республика Татарстан, Мензелинский район, с. Аю, ул. Школьная, д. 1/ 423720, Татарстан Республикасы , Минзәлә районы, Аю авылы , Мәктәп урамы, 1 йорт
Телефон: +7(855)-552-84-13
E-Mail: Sauk.Mnz@tatar.ru; au_sch@mail.ru;
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Аюская ООШ имени Р.Х.Кагирова"
Руководитель: Фаррахов Фанзир Халитович
Год основания учреждения: 1977
У нас учатся: 14учеников/ 14 укучы
У нас учат: 10 учителей/ 10 укытучы + 1 совместителя

Новости Аюская ООШ

“Туган тел “ көне

Опубликовано: 28.02.2013

 

        Туган телебез- татар теле, зур тарихлы, җырлы, моңлы тел. ЮНЕСКО мәгълүматларына караганда , татар теле үзенең төзеклеге, формасы, эзлеклелеге буенча дөньяда 4 нче, ә күпьяклы, киң танылган булуы белән 14 нче урында тора.

        1999 елда 21 нче февраль ЮНЕСКО тарафыннан Халыкара туган тел көне дип игълан ителде.Бу көн юкка чыгып баручы телләрне саклау, үстерү, туган телдә белем алу, милли традицияләрне, гореф-гадәтләрне киңрәк тарату максатыннан оештырыла.  

        Шушы уңайдан  Р.Х.Каһиров исемендәге Аю төп гомуми белем мәктәбендә “Туган тел “ атналыгы узды.

        Китапханәдә "Гасырларны кичкән туган телебез” дигән тематик күргәзмә 18-22.02.2013 көннәрендә оештырылды.

       Түбәндәге  темаларга сыйныф җитәкчеләре тарафыннан  тематик сыйныф сәгатьләре уздырылды:

“Үз ана телем-минем өчен иң матур,иң тәмле тел”(Башлангыч сыйныфлар)

"Без-татарлар,телебез-татар теле” ”(5 нче сыйныф)

" Милли тел- милли яшәешнең нигезе” ”(7,8 нче сыйныфлар)

" Тел тарихы- халык тарихы ул”(8,9 нчы сыйныфлар).

        18.02 көнне 1-5 нче сыйныфларда грамоталы  матур язу конкурсы үткәрелде.Җиңүче итеп 4 нче сыйныф укучысы Борханова Диана билгеләнде.

        "Туган телем – иркә гөлем” исеме астында  5-7 нче сыйныфлар арасында КВН, 8-9 нчы сыйныфлар өчен “Белгечләр  клубы”нда “Нәрсә? Кайда? Кайчан?” интеллектуаль уены үтте, җиңүчеләр билгеләнде. Чараларны татар теле укытучылары Абдуллина Р.М. һәм Галимова Л.А. бик кызыклы һәм мавыктыргыч итеп уздырдылар.

        21.02 көнне  "Туган телем-  назлы гөлем” дип исемләнгән музыкаль монтаж булды. Методик берләшмә җитәкчесе Абдуллина Р.М. туган телебезнең тарихы, матурлыгы һәм аны саклау,өйрәнергә кирәклеге турында чыгыш ясады Укучылар сәнгатьле итеп шигырьләр сөйләделәр һәм туган телгә багышланган җырлар башкардылар.

     7,8 нче сыйныфлар  иҗат иткән тематик газета да уңышлы чыккан. Газета буенча информация белән  һәр сыйныфтан бер укучы  кызыклы итеп таныштырды.

 

     Кичәне укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары  Галиева Ф.Я. йомгаклады. Ул атналыкта уздырылган чараларга югары бәя бирде  һәм барлык укучылырның да катнашуын билгеләп үтте.Чараларда аеруча  актив катнашкан укучыларга мәктәп дирекциясе грамоталары тапшырылды.



К списку новостей