МБОУ "Татарская гимназия "Мирас" Менделеевского муниципального района РТ
Визитная карточка
Адрес: | 423650, Республика Татарстан, г.Менделеевск, бульвар Интернационалистов, дом № 3 |
Телефон: | +7(855)-492-71-96 |
E-Mail: | S7.Men@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия "Мирас" Менделеевского муниципального района РТ |
Руководитель: | Хаматшин Рафаэль Рафакович |
Год основания учреждения: | 1993 |
У нас учатся: | 172 |
У нас учат: | 18 |
Новости МБОУ "Татарская гимназия "Мирас"
Татар китапханәсенә сәяхәт
Опубликовано: 16.10.2015
Шәһәребезнең 7нче мәктәбе 2 нче сыйныф укучылары (укытучылары Әминова Г.Ф) - Татар китапханәсенең бик актив китап укучылары. Узган уку елында эшләгән “1нче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге”проекты буенча мәдәният учакларына еш йөргән балалар, быел да бу гадәтләрен дәвам итәләр. Кечкенәдән салынган белем орлыгы, китапка мәхәббәт югалмый: алар яңа басмалар белән танышып баралар, кызыксынып, бер-берсе белән ярышып укыйлар. Укытучылары Гөлсинә Фазылгалиевна укучыларның белем дәрәҗәсенә аларның китап укуы бик уңай тәэсир итүен әйтә.
Агымдагы уку елын укучылар “Яңа китаплар сезне көтә” дип аталган яңа китапларны күзәтүдән башладылар. Укырга китаплар сайладылар, кызыксынып җәй буе килгән журналларны карадылар.
«Көзге төсләрдән гөлбәйләм” танып белү сәгатендә көзге табигатькә сокланып, виртуаль күргәзмә карадылар. Көз турында шигырьләр, җырлар тыңлап, табышмакларга җаваплар эзләделәр. Рәссамнар картиналарында сурәтләгән көзге бизәкләрне укучылар аеруча яратып карады.
Көзнең матур бәйрәме булган Өлкәннәр көнендә балалар әби-бабайларны шигырьләр сөйләп куандырдылар.
“Карурман кунаклары” дигән Җ.Дәрзаманның 70 яшьлек юбилеена багышлап үткәргән танып белү сәгатендә шагыйрьнең тормышы, иҗаты белән якыннанрак таныштылар, шигырьләрен укыдылар. Укучылар үзләре укыган китап яки журнал турында сөйләп, аларга үзләренчә бәя бирделәр, башкаларны кызыксындырырга тырыштылар. Мондый чара балаларга бик ошады. Бу алым укучыларның кызыксынуын, игътибарынарттыра, үз фикерләрен җиткерергә өйрәтә.
К списку новостей