муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Бизякинский детский сад "Лейсан" Менделеевского муниципального района РТ
Визитная карточка
Адрес: | 423648,Республика Татарстан , Менделеевский район с. Бизяки, ул. Новая, д 5 |
Телефон: | +7(917)-275-82-21 |
E-Mail: | DsadLei.Men@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Бизякинский детский сад" |
Руководитель: | Галимова Сария Файзелхаковна |
Год основания учреждения: | 1986 |
У нас учатся: | 13 детей |
У нас учат: | 2 педагога |
Новости МБДОУ "Бизякинский ДС"
День матери
Опубликовано: 21.11.2013Мама...Благодаря ей в этот мир приходит новый человек.Первое слово,которое он с улыбкой и надеждой произносит, мама.Она ведет его по жизни, крепко держа за руки и болея за него душой.
21 ноября мы пригласили наших любимых и дорогих мам и бабушек в наш Бизякинский детский сад на праздник. Мамы услышали слова благодарности от своих детей.Ребята с блеском выступили перед гостями.И что выяснилось? Все мамы замечательные, все мамы красивые, ласковые, нежные, заботливые, талантливые, веселые, умелые.И они это доказали, участвуя в различных конкурсах, которые им подготовили воспитатели детского сада.Мероприятие продолжилась за круглым столом.Целый вечер не умолкал веселый радостный смех ребят.
Әни, ана – бары тик өч хәрефтән торган әлеге сүзләр үзләрендә күпме наз, йөрәк җылысы һәм ниндидер самими көч, саф мәхәббәт саклыйлар. Әйе, әлеге сүзне әйткән саен күңел йомшара, ишеткән саен дөнья ямьләнә. Әни бит ул Җир йөзендә һәркемнең дә иң якын, иң кадерле кешесе. Һәм бу мәхәббәт хәзер генә түгел, озак еллар дәвамында барлыкка килеп формалашкан. Шуңа күрә аңарга карата булган хисләр ташкыны да бик көчле. Җәннәт аналарның аяк астында, дигән җөмлә белән килешмәүчеләр юктыр диярлек. Әйе, алар – аналар, һәм безнең изге бурычыбыз – әлеге изге кешеләргә карата рәхмәтебезне, хөрмәт һәм яратуыбызны белдерү. Шушы очрактан Бәзәкә авылының “Ләйсән” балалар бакчасында “Әниләр бәйрәме” көненә багышланган кичә булып үтте. Биредә сабыйларыбыз аналарына булган мәхәббәт хисләрен шигырьләр, җырлы биюләр аша тапшырды. Һәр чыгыш аерым бер сөю ялкыны, аерым бер әйтеп бетерәлмәслек наз белән сугарылган иде. Әлеге бәйрәм әни -әбиләребезне бергә җыеп, бөтен бакчаны ямьләндерде. Аналар йөрәгендәге якты нурлар тирә-якны балкытты. Һәр чыгыш саен әлеге нур тагын да олыланып китеп, тагын да ныграк балкуын дәвам итте. Балалар исә, әлеге хисләр ташкынында аеруча дәртләнеп сәхнәдә үз осталыкларын күрсәттеләр. Шулай концертыбызның ахырына килеп җитүен сизми дә калганбыз икән! Якты кичәбез өстәл янында чәй эчү һәм балалар өчен оештырылган дискотека белән тәмамланды. Кичә үтте, ә аның турындагы җылы һәм якты хисләр әниләрнең дә, балаларның да күңелләрендә озакка сакланачак әле. Юк, озакка дию дөрес булмас, мәңгегә сакланыр ул. Әлеге бәйрәм исә гасырлардан-гасырларга күчеп, чын мирасыбызга әйләнер. Аналарга куелган һәйкәлләр ватылмаган кебек ул да ел саен үткәрелеп чын һәм олуг бәйрәмгә әверелер. Уйлап карасаң, башкача булуы да мөмкин түгел!
К списку новостей