Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Владимировская основная общеобразовательная школа» Мамадышского муниципального района РТ (Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе “Владимир төп гомуми белем мәктәбе")
Визитная карточка
Адрес: | 422174, Республика Татарстан, Мамадышский район, д. Владимирово, ул. Первомайская, д. 2а. |
Телефон: | +7(855)-64-03-27 |
E-Mail: | Elena.Bachkova@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Владимировская ООШ" |
Руководитель: | Бачкова Елена Алексеевна |
Год основания учреждения: | 1985 |
У нас учатся: | 4 ученика, из них иностранных граждан -0 |
У нас учат: | 6 учителей. Язык обучения татарский и русский |
Все новости нашей школы
Кошлар көне
Опубликовано: 02.04.2013
Кошлар – безенең якын дуслар
Әле кыш китәргә җыенмый, ахры. Яз уртасы килеп җитүгә дә карамастан, урамда кар ява,салкын. Әллә быел яшеллек күрә алмабызмы соң, дип ирексездән уйлап та куясың. Әмма табигать барыбер үзенекен итә: республикага сыерчыклар кайта башлады. Бүген кошлар Татарстан авылларында үзләренә яшәү урыны эзләү белән мәшгуль. Сыерчыклар да туган якларына кайткач,"фатир" проблемасы белән очраша , 6-7 кош бер оя өчен сугыша икән. Шушындый күңелсезлекләр килеп чыкмасын өчен мәктәбебез укучылары ел саен хезмәт дәресләрендә 10-15 сыерчык оясы ясап, авылыбыз читендәге урманга элә. Быел Кама урман хуҗалыгының җитәкче урманчысы- Сапурин Сергей Ильич һәм филиал директоры – Газизов Камиль Ахатович ярдәме белән мәктәп такта белән тәэмин ителде.. Ясалган оялар 1 апрель кичәсендә бинаны бизәсә, соңрак урманда үз хуҗаларын табарлар дип,ышанабыз...
Кичә “Кошлар көне” тарихы белән таныштырудан башланды: 1906 нчы елдан башлап дөньякүләмендә Халыкара кошлар көне үткәрелә. 1906 нчы елның 1нче апрелендә кошларны саклау буенча Халыкара конвенциягә кул куела, ә Россия моңа 1927 нче елда кушыла. Шулай итеп, безнең илдә 1927 нче елның 1нче апреленннән башлап кошлар көнен үткәрү традициягә кергән.
Кошлар - җир йөзендә иң күп таралган тереклек иясе. Хәзер аларның 9 меңгә якын төре бар, ә җирдә барлыгы 100 миллиард чамасы кош яши, дип әйтә галимнәр. Россиянең иксез- чиксез киңлекләрендә 700ләп төр кош яши. Татарстанда исә җәй көннәрендә 200дән, ә кышын 40 төрдән артык кош очратырга мөмкин. Кошларның иң күбесе-Көньяк Америкада яши, ә кечкенә генә ил саналган Эквадорда 1700 төр кош яши.
Бәйрәмнең урманчы җитәкчеләребез катнашында һәм укучылар иҗат иткән рәсемнәр , сыерчык оялары белән җиһазландырылган коридорда узуы - ямь өстенә ямь булды... Кичәдә “Кошлар –безнең якын дуслар”темасына багышланган иң яхшы иншалар укылды. Мәктәп күләмендә иң уңышлы саналган иншалар дип, 9 сыйныф укучылары Бачкова Оляның – татар телендә, ә Борисова Еленаның рус телендә иҗат ителгән эшләре табылды.
“Иң яхшы сыерчык оясы”номинациясендә 7 сыйныф укучысы - Бахров Геннадий ясаган ояга тиңнәр булмады. Ә рәсем конкурсында җиңүче – 4 сыйныфтан Михайлов Денис.
Кошлар – табигатьнең күрке, яме. Нәфис гәүдәле, ялтыравыклы матур каурыйлы кошларны кем генә яратмас икән? Шагыйрьләребез кошларга атап берсеннән- берсе матур шигырьләр, язучыларыбыз төрле әсәрләр иҗат иткәннәр. Күңелгә ятыш җыр- моңнарын, сайрауларын тыңлап, күренекле композиторларыбыз музыкаль әсәрләрен тудырган. Бүгенге кичә дә җырчыларыбыз Бачкова Оля, Кириллова Елена, Михайлов Денис тарафыннан яңгыраган “Кошларым”,”Сыерчыклар” ,“Тик туган җирдә генә”җырлары белән үрелеп барды.
- Канатлы дусларыбыз өчен ояларны күбрәк ясыйк. Һәркайсыбыз берәр оя ясаса да, кошларга нинди зур сөенеч булыр иде! “Өй салу кош оясы ясаудан башлана” ,- ди халык. Табигать сакчылары булган канатлы дусларыбызны Бөтендөнья кошларны саклау көнендә генә түгел, һәрвакыт сакларга кирәк, – дип дәвам иттеләр үзләренең чыгышларын мөхтәрәм кунакларыбыз – Сергей Ильич белән Камил Ахатович. Алар укучыларны урман хуҗалыгы уку йорты – Лубян колледжы белән якыннанрак таныштырдалар, кайчандыр үзләре дә шул уку йортының чыгарылыш укучылары булганнар. Урманчыларыбыз 9 сыйныфны тәмамлаганнан соң, колледжда 3 ел 8 айда урман хуҗалыгы белгечлекләре алып чыгарга мөмкинлеген искәрттеләр, кирәк тапсагыз, югары уку йортларына, мәсәлән, Мари политехник институтына 3 курска барып, белем алуны дәвам итәргә мөмкин. Теләкләре булган егет- кызларыбызга һәрчак ярдәм кулы сузарга әзерлекләрен җиткерделәр.
Урманчыларыбызның зәвыклы киемнәре, матур, әдәпле сөйләмнәре күпләрдә уңай фикер тудырды, бу һөнәргә карата кызыксыну уятты. Киләчәктә Владимир авылыннан табигатьне сөюче, яшәртүче белгечләр тагы да үсеп чыгар , дип өметләнәсе килә
К списку новостей