МБОУ «Верхнесуньская основная общеобразовательная школа» Мамадышского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы МБГБУ "Югары Сон төп гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
Адрес: | 422167, РТ Мамадышский район село Верхняя Сунь ул.Карла Маркса д.5. |
Телефон: | +7(855)-633-03-43 |
E-Mail: | Sverhm.mam@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Верхнесуньская ООШ" |
Руководитель: | Ярмиев Наиль Габдулбарович |
Год основания учреждения: | 1989 |
У нас учатся: | 9 учащихся (иностранные граждане отсутствуют) |
У нас учат: | 6 учителей |
Югары Сон мәктәбе яңалыклары
Соңгы кыңгырау
Опубликовано: 24.05.2014Бу көн укучыларыбыз, укытучыларыбыз өчен генә моңсу мизгелләр түгел, әти-әниләр өчен бигрәк тә кыен. Аларның, мөгаен, озакламый үзләренең бәгырь җимешләрен шәһәргә, уку йортларына җибәрәчәкләре турында, киләчәктә балалары белән сирәктән-сирәк очрашачаклары турында уйлап күзләре яшьләнде. Әйе, вакыт сиздерми генә үтеп киткән, инде балаларыгыз канат чыгарып үз ояларыннан очып китәргә җыеналар. Балачак инде артта калды. Алда беренче сынаулар көтә. Ни генә булмасын, имтиханнарны уңышлы тапшыруыгызны телибез! Сезгә дөньяның матурлыгын, тормышның асылын, яшәү ямен һәм мәгънәсен аңлап яшәргә язсын.
Соңгы кыңгырау яңгырый бүген
Яңа юл яра гомер агышы.
Соңгы кыңгырау - әнкәй догасы,
Изге юл тели аның тавышы.
К списку новостей