МБОУ «Верхнесуньская основная общеобразовательная школа» Мамадышского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы МБГБУ "Югары Сон төп гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
Адрес: | 422167, РТ Мамадышский район село Верхняя Сунь ул.Карла Маркса д.5. |
Телефон: | +7(855)-633-03-43 |
E-Mail: | Sverhm.mam@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Верхнесуньская ООШ" |
Руководитель: | Муллахметова Разина Расуловна |
Год основания учреждения: | 1989 |
У нас учатся: | 8 учащихся (иностранные граждане отсутствуют) |
У нас учат: | 7 учителей |
Югары Сон мәктәбе яңалыклары
7 апрель-Бөтендөнья сәламәтлек көне.
Опубликовано: 07.04.20257 апрель-Бөтендөнья сәламәтлек көне.Сәламәтлек –ул кешегә табигатьбиргән иң зур байлык.Бу көн сәламәтлекнең кеше тормышындагы ролен һәм аны ничек сакларга икәнен аңлату өчен билгеләп үтелә.Шул уңайдан мәктәптә иртәнге гимнастикадан башланды,сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан,”Саулык зур байлык ” дип исемләнгән класс сәгатьләре үткәрелде,газета чыгарылды, китап күргәзмәсе оештырылды. Спорт залында балаларның хәрәкәт активлыгын үстерү, сәламәтлекләрен ныгыту, физик сыйфатларын арттыру; ихтыяр көче, кыюлык, сабырлык, бердәмлек сыйфатларын тәрбияләү максатыннан балалар бакчасы коллективы , 1-9 сыйныф укучылары ,укытучылар белән "Күңелле стартлар" күңел ачу кичәсе узды. "Күңелле стартлар" программасы шактый бай эчтәлекле иде.. Командаларга төп өлеше - эстафеталар. Командаларга йөгерү, сикерү, туплар белән эстафета, кыршау кебек кызыклы конкурслар тәкъдим ителде. "Күңелле стартлар" ның барлык этаплары киеренке көрәштә узды. Җанатарлар үз командалары өчен борчылдылар. Барысы да финишка беренче булып килергә тырыштылар. Бу көн балаларны берләштерде, беркемне дә битараф калдырмады. "Күңелле стартлар" катнашып, балалар үзләрен чын коллектив итеп тойдылар! Ярыш нәтиҗәләре буенча «дуслык» җиңде!
К списку новостей