МБОУ «Верхнесуньская основная общеобразовательная школа» Мамадышского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы МБГБУ "Югары Сон төп гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
Адрес: | 422167, РТ Мамадышский район село Верхняя Сунь ул.Карла Маркса д.5. |
Телефон: | +7(855)-633-03-43 |
E-Mail: | Sverhm.mam@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Верхнесуньская ООШ" |
Руководитель: | Муллахметова Разина Расуловна |
Год основания учреждения: | 1989 |
У нас учатся: | 8 учащихся (иностранные граждане отсутствуют) |
У нас учат: | 7 учителей |
Югары Сон мәктәбе яңалыклары
Беренче кино
Опубликовано: 15.04.2016”Мәктәбебездә эшләп килүче "Каурый каләм"” иҗат түгәрәгендә шөгыльләнүче укучыларның, Гәрәй Рәхимнең Г. Тукай әкиятенә нигезләнеп язган “Кәҗә белән сарык” әсәрен уйнап, кинога төшәселәре уйларына да килмәгәндер. Моңа кадәр шигырь язарга, әкият иҗат итәргә өйрәнгән балалар 15 нче апрель көнне беренче тапкыр үзләренең актёрлык сәләтләрен сынап карадылар. Әлеге видеосюжетны Югары Сон авылы халкына тәкъдим иттеләр. Ата-аналар, авылдашлар балаларның үз рольләрен уңышлы башкаруларына соклануларын белдерделәр.
Әлеге чара Россия киносы елы һәм Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан авыл китапханәчесе Гаянова Ф.М., мәдәният йорты хезмәткәрләре Гарипова Г.Ш., Мөхәммәтханова Г.Р., “Каурый каләм” түгәрәге җитәкчесе Нәҗипова М.Х. белән берлектә оештырылды.
К списку новостей