Муниципальное бюджетное образовательное учреждение дополнительного образования «Дом детства и юношества» Мамадышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районының «Балалар һәм яшүсмерләр йорты " муниципаль бюджет өстәмә белем бирү оешмасы
Визитная карточка
| Адрес: | 422192, РТ, г. Мамадыш, ул. Советская, д.2Б/422192, ТР, Мамадыш шәһәре, Совет урамы, 2 Б йорт |
| Телефон: | +7(855)-633-34-19;+7(855)-633-36-19 |
| E-Mail: | Radik.Gurev@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ ДО "Дом детства и юношества" |
| Тип УДО: | Многопрофильные |
| Руководитель: | Гурьев Радик Григорьевич |
| Год основания учреждения: | 2008 |
| У нас учатся: | 276 детей ежедневно |
| У нас учат: | 31 основных работников из них 23 педагога/31 төп эшче анын арасында 23 педагог |
Новости Дома детства и юношества
Творческая встреча с командой радио «Белем», журналом «Ялкын» и с блогерами медиашколы «Шэп блогер»
Опубликовано: 10.04.2023Блог,журналистика, язу - яшьләрне кызыксындырган темалар. Бүген"Квантум" балалар-яшүсмерләр спорт үзәгендә бик күңелле һәм кызыклы булды , чөнки безнең «Белем» радиосы командасы, «Ялкын» журналы һәм «Шэп блогер»медиамәктәбе блогерлары белән иҗади очрашу булды.
Программа бик бай булды: Рамилә Мансурова «Белем» радиосы турында сөйләде ,нинди тапшырулар эшли , һәм ничек үз тапшыруның сценаристы булырга мөмкин,үз тавышлары белән ,балалар Татарстанның популяр блогерлары белән берлектә радиодан зарядка ясарга тырыштылар.
Раил Гатауллин һәм Марат Закир "язучы булырга телим" дигән мастер-класс үткәрделәр, анда үзеңне ничек тормышка ашырырга ,язучы /шагыйрь булу өчен нинди конкурсларда катнашырга кирәклеге турында җентекләп сөйләделәр.
Илназ Фазуллин «ШӘП БЛОГЕР» медиамәктәбе турында сөйләде, ул яшүсмерләр һәм яшьләр өчен «ЯЛКЫН» журналы базасында тормышка ашырыла һәм 14 яшьтән 20 яшькә кадәрге актив һәм иҗади яшьләргә юнәлдерелгән, ул үз мәдәниятен һәм телен алга сөрүдә кызыксынучан, шулай ук медиасфераны һәм блоглау өлкәсен өйрәнергә тели.
Мәктәпнең төп тематикасы-этника, ул ТРның иң күп санлы халыклары мисалында чагыла: татарлар, руслар, чуашлар, марилар һәм удмуртлар.Мәктәптә яшь блогерлар социаль челтәрләрдә эш тәҗрибәсе ала, кызыклы видеолар төшерергә өйрәнә. Мамадыш балаларының читтә калмавын һәм гариза бирүләрен күрү бик күңелле булды.
Балаларның игътибарын, әлбәттә, "каеф" тавыш изоляциясе медиа лабораториясе җәлеп итте, анда популяр блогер Илнар Идрисов балалардан интервью алды, анда ул хәзерге слэнг сүзләренең мәгънәсен сорады.
Балалар блогерлар белән бергә видео төшерделәр .Шулай ук иң яхшы видеога конкурс игълан ителде , һәм чара тәмамлангач, блогерлар җиңүчеләрне ачыкладылар һәм аларга истәлекле бүләкләр бүләк иттеләр.
Р. Василов җитәкчелегендәге фотомәктәп тәрбияләнүчеләренең фоторепортажы :
https://disk.yandex.ru/d/-mUsqzQTvUI51g
К списку новостей














