Муниципальное бюджетное образовательное учреждение дополнительного образования «Дом детства и юношества» Мамадышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районының «Балалар һәм яшүсмерләр йорты " муниципаль бюджет өстәмә белем бирү оешмасы
Визитная карточка
| Адрес: | 422192, РТ, г. Мамадыш, ул. Советская, д.2Б/422192, ТР, Мамадыш шәһәре, Совет урамы, 2 Б йорт |
| Телефон: | +7(855)-633-34-19;+7(855)-633-36-19 |
| E-Mail: | Radik.Gurev@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ ДО "Дом детства и юношества" |
| Тип УДО: | Многопрофильные |
| Руководитель: | Гурьев Радик Григорьевич |
| Год основания учреждения: | 2008 |
| У нас учатся: | 276 детей ежедневно |
| У нас учат: | 31 основных работников из них 23 педагога/31 төп эшче анын арасында 23 педагог |
Новости Дома детства и юношества
Милли көрәш буенча республика беренчелеге
Опубликовано: 02.03.2020“Сабантуй” журналы призларына оештырылган бәйгедә быел рекордлы санда – 586 яшүсмер катнашты. Татарстанның 43 шәһәр-районын 80 команда тәкъдим итә. Бил алышлар 4 келәмдә ике яшь категориясенә бүленеп үтте. 12-13 яшьлекләр һәм 14-15 яшьтәге үсмерләр 9ар авырлык үлчәвенә бүленгәннәр иде.
Бүген хәлиткеч бәйгеләргә нокта куелды. Ике егетебез үз авырлык үлчәүләрендә Татарстан чемпионнары булып танылдылар. Түбән Яке авылы егете Ранил Исмәгыйлевка 65 килограммлылар арасында, ә Катмыш авылыннан килгән Гадел Гайфетдиновка 60 килограммлы егетләр арасында тиңнәр булмады.
Мамадышлылар арасында үз авырлык үлчәүләрендә Нияз Усманов 2нче, Ильяс Сөнгатуллин, Руслан Цыганов, Риназ Садыйков һәм Адель Мусин 3нче урыннарны яуладылар.
Республика беренчелегенең ачылу һәм ябылу тантаналарында район башлыгы Анатолий Иванов, Татарстан көрәш федерациясенең башкарма директоры Равил Хәйруллин, “Сабантуй” журналы баш мөхәррире Илназ Фазуллин чыгыш ясадылар, яшүсмерләргә матур көрәш күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерделәр, җиңүчеләргә һәм призерларга бүләкләр тапшырдылар.
Гомумкоманда беренчелеге нәтиҗәләренә килгәндә, 12-13 яшьлекләр арасында Мамадыш командасы икенче урынны яулады. Бу төркемдә лидерлар булып балтачлылар танылды. 14-15 яшьтәгеләр арасында райондашларыбыз үзләреннән алга Әлмәт һәм Актаныш көрәшчеләрен уздырып, өченче булдылар.
Источник: http://mamadysh-rt.ru/news/obshchestvo/respublika-chempionaty-tmam-mamadyshny-ike-komandasy-da-prizerlar-isemlegend
Фоторепортаж:
Милли көрәш буенча республика беренчелеге














