• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное образовательное учреждение дополнительного образования «Дом детства и юношества» Мамадышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районының «Балалар һәм яшүсмерләр йорты " муниципаль бюджет өстәмә белем бирү оешмасы

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422192, РТ, г. Мамадыш, ул. Советская, д.2Б/422192, ТР, Мамадыш шәһәре, Совет урамы, 2 Б йорт
Телефон: +7(855)-633-34-19;+7(855)-633-36-19
E-Mail: Radik.Gurev@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ ДО "Дом детства и юношества"
Тип УДО: Многопрофильные
Руководитель: Гурьев Радик Григорьевич
Год основания учреждения: 2008
У нас учатся: 276 детей ежедневно
У нас учат: 31 основных работников из них 23 педагога/31 төп эшче анын арасында 23 педагог

Новости Дома детства и юношества

Мамадышта – төбәк тарихын өйрәнүчеләр җыены

Опубликовано: 12.02.2020

Чараның оешыручылары –Мамадыш районы башкарма комитеты һәм район мәдәният бүлеге, Мамадыштагы Туган як тарихы музее, районның төбәкне өйрәнүчеләре инициатив төркеме, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының төбәк тарихын өйрәнүчеләр комитеты, республикабызның татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте. Конференция делегатлары арасында Казан, Чаллы калаларыннан, Әлмәт, Азнакай, Чистай , Биектау, Лениногорск районнарыннан, Киров өлкәсеннән, кайчандыр Мамадыш өязенә кергән җирлекләр – хәзерге Балык бистәсе, Саба, Кукмара районнарыннан, Мамадыш районының илледән артык авылыннан тарихчылар бар иде. Исемнәре республикабызда билгеле булган тарихчылар – Альберт Борһанов, озак еллар Казан Кирмәнендәге Бөек Ватан сугышы музей-мемориалын җитәкләгән Михаил Черепанов, бик күп китаплар авторы Нурулла Гариф, Мансур Сафиннарның булуы – әлеге чараның никадәр мөһим булуына бер дәлил. Аларның тирән эчтәлекле докладлары белән бергә җирле тарихчыларның да бик тә кызыклы чыгышлары тыңланды.

Башка районнардан килгән делегатлар да үз эш тәҗрибәләре белән бик теләп уртаклашты. Барысының да максаты бер – авылларыбыз тарихын өйрәнү буенча эшне җанландырып җибәрү, «боз»ны кымшатып җибәрү, архивларда тузан җыеп ятучы документларны киң җәмәгатьчелеккә җиткерү иде. Конференция барышында бер төркем тарихчыларга Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Конференция делегатлары өчен район мәдәният йорты фойесында төрле темага күргәзмәләр эшләде. Чараның югары нәтиҗәле булуы өчен күп көч куйган районыбызның «Туган якны өйрәнү» музее директоры Минзилә Садриева, фәнни хезмәткәрләр Гөләндәм Давыдова белән Светлана Потапова һ.б. ларның әлеге эше мактауга лаек. Килгән кунаклар да аларның эшеннән зур канәгатьләнү белән китте.

               Ринат ХӘЙРУЛЛИН, Мамадыш районы Урта Кирмән урта мәктәбенең «Туган якны өйрәнү»  музее җитәкчесе

 

 

 


Источник: http://magarif-uku.ru/tt/mamadyshta-tobak-tarikhyn-oyran%D2%AFchela/

К списку новостей