Муниципальное бюджетное образовательное учреждение дополнительного образования «Дом детства и юношества» Мамадышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районының «Балалар һәм яшүсмерләр йорты " муниципаль бюджет өстәмә белем бирү оешмасы
Визитная карточка
| Адрес: | 422192, РТ, г. Мамадыш, ул. Советская, д.2Б/422192, ТР, Мамадыш шәһәре, Совет урамы, 2 Б йорт |
| Телефон: | +7(855)-633-34-19;+7(855)-633-36-19 |
| E-Mail: | Radik.Gurev@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ ДО "Дом детства и юношества" |
| Тип УДО: | Многопрофильные |
| Руководитель: | Гурьев Радик Григорьевич |
| Год основания учреждения: | 2008 |
| У нас учатся: | 276 детей ежедневно |
| У нас учат: | 31 основных работников из них 23 педагога/31 төп эшче анын арасында 23 педагог |
Новости Дома детства и юношества
Финал «Әйдә, ШаяРТ»
Опубликовано: 17.01.2020
15нче гыйнвар көнне Габдулла Кариев театры сәхнәсендә 2019нчы елның язында зур фестиваль белән башланып киткән «Әйдә, ШаяРТ»ның финалы узды. Финалда «Мөслим кырмыскасы» (Мөслим), «Алсу» (Арча), «Понаехали» (Мәскәү), «Эремчек» (Балтач), «Биш бармак» (Мамадыш) командалары көч сынашты. «Биш бармак» командасы составында безнең педагоглар Галяутдинов Л. А. һәм Шәрифуллин А. М. чыгыш ясады.
Командалар бу юлы барлык көчләрне эшкә җиккәннәр: инде биш ел уйнап килүче, тик алдагы уеннарда бер кешедән генә торган «Биш бармак» финалда тулы составта иде, «Алсу», рәвеш өчен генә басып торган булса да, тулы бер оркестр белән чыгыш ясады, сезон буе битараф йөз белән чыгыш ясаган «Эремчек»некеләр дә финал шаукымыннан читтә калмаган: «драйв» өчен алар чын рок йолдызларча гитараны ваттылар.
Ә нәтиҗәләр исә шундый:
1нче урын – «Алсу» һәм «Биш бармак»
2нче урын – «Понаехали»
3нче урын – «Эремчек»
4нче урын – «Мөслим кырмыскасы»
Инде күпме вакыт янәшә иңне-иңгә куеп уйнаган командалар арасында җылы мөнәсәбтләр урнашканы, аларның бер-берсенә хөрмәт белән караулары күренеп тора: «Эремчек»некеләр халык таралыша башлагач та, «Мөслим кырмыскалары»н юатып йөрделәр. Тамаша тәмамлангач, катнашучыларның озак вакыт сәхнәдән китми, бер-берсен котлау, юатулары «Әйдә, шаяРТ»ны үзенә күрә зур, тату гаилә буларак күрсәтте.
К списку новостей














