Муниципальное бюджетное образовательное учреждение дополнительного образования «Дом детства и юношества» Мамадышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районының «Балалар һәм яшүсмерләр йорты " муниципаль бюджет өстәмә белем бирү оешмасы
Визитная карточка
| Адрес: | 422192, РТ, г. Мамадыш, ул. Советская, д.2Б/422192, ТР, Мамадыш шәһәре, Совет урамы, 2 Б йорт |
| Телефон: | +7(855)-633-34-19;+7(855)-633-36-19 |
| E-Mail: | Radik.Gurev@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ ДО "Дом детства и юношества" |
| Тип УДО: | Многопрофильные |
| Руководитель: | Гурьев Радик Григорьевич |
| Год основания учреждения: | 2008 |
| У нас учатся: | 276 детей ежедневно |
| У нас учат: | 31 основных работников из них 23 педагога/31 төп эшче анын арасында 23 педагог |
Новости Дома детства и юношества
Хыялым – “Золотое кольцо” да йөрү иде.
Опубликовано: 18.10.2018
Россиянең һәр почмагында һәр шәһәрнең, һәр авылның үзенә генә хас булган табигый үзенчәлекләре бар. Берәүләр үз туган ягының искиткеч кабатланмас тарихы белән горурланса, икенчеләре биек таулары, салкын сулы чишмәләре, җиләк –җимешләре, өченчеләре җырга-моңга гашыйк булган шәһесләре белән горурлана, һәм шушы табигать бүләк иткән матурлыкларны яратырга, тарихи истәлекләргә сак карарга омтыла, көннән көн күбрәк белергә тырыша, эзләнә, мәкаләләр, китаплар яза, үзенең белемнәрен киләчәк буыннарга калдырырга тырыша.
2017 елның көз аенда, класс җитәкчем Ринат абый Хәйруллин Татарстан Республикасының Туризм буенча комитеты үткәрә торган “Путешествие к истокам” дип исемләнгән конкурста катнашырга тәкъдим ясады. Исемен укуга ук бик теләп ризалаштым. Районыбыз, авылыбыз, гомумән тарих белән кечкенәдән кызыксынам, шуңа күрә, борынгы йола, гореф-гадәтләребезне, җырга- моңга гашыйк булган шәһесләребезне тагын бер кат беләсе, барлыйсы килде.Укытучым белән җиң сызганып эшкә керештек. Тырышлыгыбыз юкка китмәгән, озак көттермичә безне Казан шәһәренә конкурсның финал өлешенә чакырдылар.
Шунда минем беренче урынга лаек булуым билгеле булды. Ә быелның сентябрь аенда , “Путешествие к истокам” конкурсында җиңгән укучыларны Россиянең данлыклы “Золотое кольцо” маршруты буенча сәяхәт итәргә чакыралар дигән хәбәр ишеткәч, сөенүемнең чиге булмады , китәр көнне түземсезлек белән көттем.
Татарстан Республикасыннан кырык бала булдык , һәммәбезне якты йөз белән Казан вокзалында каршы алдылар һәм җитәкчеләребез белән бергә, поездга утырып,Мәскәү шәһәренә юл тоттык.
“Золотое кольцо” маршрутының беренче тукталышы Суздаль шәһәре иде. Юл бераз ардыртса да , бу шәһәрнең килеп чыгышы турында белү безгә бик кызык иде. Суздаль Кремлен, Крестовая Палатаны, Спасо – Ефимский монастырьны күрдек, кыңгырау чыңнарын тыңладык.
Әйтеп бетергесез тәэсир белән , маршрутыбызның икенче тукталышы – Владимир-Боголюбово шәһәренә юнәлдек.
Биредә Алтын ишекләрне ( XII гасыр) , Успенский соборны (XII гасыр) күрдек, ЮНЕСКО карамагында булган тарихи һәйкәлләр белән таныштык.
Һәм соңгы тукталышыбыз –көтеп алынган Мәскәү шәһәре булды. Биредә без үзәк урамнардан йөрдек , МГУ, Дәүләт Думасы, Воробьевы горы яннарыннан үттек , Мәскәүнең тарихы белән таныштык. Шуны да әйтеп үтәргә кирәк, ”Золотое кольцо “ маршрутындагы һәрбер шәһәрдә чит ил туристлары бик күп.
Мизгел эчендә үтеп киткән өч көн эчендә Татарстан районнарыннан килгән укучылар арасында мин үземә шактый дуслар таптым һәм бик озакка җитәрлек энергия, илһам алып кайттым.
Безгә шушындый мөмкинлек бүләк иткән Мәгариф һәм фән министрлыгына, Туризм комитетына, туган мәктәбемә, укытучым Ринат абыйга, үз өсләренә җаваплылык алып , безнең белән барган җитәкчеләргә, экскурсияне оештырып йөргән гидларга , үзендә кунак иткән , Росииянең горурлыгы һәм йөзек кашы булган шәһәрләргә зур рәхмәтемне әйтәсем килә , чөнки мондый сәяхәтләр укучылар күңелендә кызыксыну уята, аны киләчәк уңышларга этәрә!
Таңсылу Мөхлисова, Мамадыш районы, Урта Кирмән урта мәктәбенең 11 класс укучысы
К списку новостей














