• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное образовательное учреждение дополнительного образования «Дом детства и юношества» Мамадышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районының «Балалар һәм яшүсмерләр йорты " муниципаль бюджет өстәмә белем бирү оешмасы

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422192, РТ, г. Мамадыш, ул. Советская, д.2Б/422192, ТР, Мамадыш шәһәре, Совет урамы, 2 Б йорт
Телефон: +7(855)-633-34-19;+7(855)-633-36-19
E-Mail: Radik.Gurev@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ ДО "Дом детства и юношества"
Тип УДО: Многопрофильные
Руководитель: Гурьев Радик Григорьевич
Год основания учреждения: 2008
У нас учатся: 276 детей ежедневно
У нас учат: 31 основных работников из них 23 педагога/31 төп эшче анын арасында 23 педагог

Новости Дома детства и юношества

Республикакүләм татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр җыены узды

Опубликовано: 13.02.2016

Бүген, 13 февраль  көнне, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты Республикакүләм татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр (краеведлар) җыенын уздырды. Әлеге чарада Татарстан районнары һәм шәһәрләреннән делегатлар катнашты.

Җыелган төбәк тарихын өйрәнүчеләр беренче эш итеп “Казанның 1000 еллыгы” музее белән таныштылар,  шулай ук алар Татарстан районнары һәм авыллары тарихына багышланган китап күргәзмәсен дә карадылар. Җыенның пленар утырышында делегатларны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисенең I урынбасары Данис Шакиров сәламләде. Пленар утырышта тарих фәннәре докторы, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры урынбасары Радик Салихов, тарих фәннәре докторы, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры  Искәндәр Гыйләҗев, тарих фәннәре докторы, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының баш фәнни хезмәткәре Дамир Исхаков, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының Татар-болгар цивилизациясе тарихы бүлеге мөдире Альберт Борһанов, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институтының бүлек мөдире Лариса Айнетдинова, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының Керәшен татарлары һәм ногайбәкләр тарихын һәм мәдәниятен өйрәнү үзәге җитәкчесе Радик Исхаков, Бөтендөнья татар конгрессының эшмәкәрләр белән эшләү бүлеге җитәкчесе Фәрит Уразаев, тарих фәннәре кандидаты Альта Мәхмүтова, Алтын Урда һәм Казан ханлыгы нумизматикасы белгече Олег Степанов,  шагыйрь, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, төбәк тарихын өйрәнүче Гарифҗан Мөхәммәтшин, тарих фәннәре докторы, Россия Ислам институтының гуманитар фәннәр кафедрасы профессоры Фәйзелхак Ислаев, “Связьинвестнефтехим» ачык акционерлар җәмгыятенең  директорлар советы рәисе киңәшчесе Кафил Әмиров, тарих фәннәре кандидаты, Татарстан Республикасы язучылар берлеге әгъзасы, төбәк тарихын өйрәнүче Нурулла Гариф, Мамадыш районы Үсәли урта белем бирү мәктәбенең тарих укытучысы  Лидия Константинова, тарих фәннәре кандидаты, Аксубай районы Түбән татар Майнасы авылы мәктәп директоры Рәфыйк Насыйров, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының хезмәткәре  Николай Петров-Текин чыгыш ясадылар.

Пленар утырышның йомгаклау өлеше итеп делегатлар һәм президиум әгъзалары Республикакүләм татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр (краеведлар) җыенының резолюция проектын кабул иттеләр, Совет әгъзәларын сайладылар.

 

Җыенның пленар утырышы тәмамлангач Республикакүләм татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр (краеведлар) җыенының Совет утырышы узды. Советның рәисе, рәис урынбасары сайланды һәм шулай ук бюро составы билгеләнде. 


Источник: МБОУДОД "Дом детства и юношества"

К списку новостей