Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Усалинская средняя общеобразовательная школа» Мамадышского муниципального района РТ
Визитная карточка
Адрес: | 422174, Республика Татарстан, Мамадышский район, с. Усали, ул. Комсомольская, д.1Б |
Телефон: | +7(855)-632-74-65 |
E-Mail: | susalm.mam@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Усалинская СОШ" |
Руководитель: | Газизова Дания Шарифулловна |
Год основания учреждения: | 1936 |
У нас учатся: | 41, из них иностранных граждан -0 |
У нас учат: | 16 |
Новости школы/ Мәктәп яңалыклары
День учителя/ Укытучылар көне
Опубликовано: 04.10.20255 октябрь – Бөтендөнья укытучылар көне
Кадерле мөгаллимнәр! Сезне ихластан һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәбез! Сезгә исәнлек-саулык, тырыш укучылар, гаиләгезгә иминлек телибез. Сезнең хезмәт бәяләп бетергесез кирәкле, файдалы, җаваплы. Эшегездә зурдан-зур уңышлар юлдаш булсын! Барысы өчен дә рәхмәт сезгә!
Укытучы
Уч төбенә куеп Җирне гүя,
Бүгенгесен аның, үткәнен
Күрсәтте ул безгә...
урап кайттык
Күрелмәгән илләр үтәли.
Аяз дөнья, кешелек бәхете өчен
Көрәшергә безне өндәде:
— Яратыгыз Җирне! — диде һаман,
Ләкин:
— Мине яратыгыз! — димәде.
Аңа бүген еллар аша карыйм:
Көлеп басып тора күңелдә...
Ах, хәйләкәр абый!
Җирне, кешеләрне яраттырып
Яраттырган икән үзен дә!
Рәдиф Гаташ.
Укытучым
Һәр карашың - гыйлем нуры синең,
Һәр сүзеңдә синең изгелек.
Әнидер син, бәлки,
Без дә синең
Бәгыреңнән төштек өзелеп.
Тактадагы акбур белән язган
Һәрбер җөмлә безнең күңелдә.
Мең галимнән якты йолдыз булып
Балкыйсың син белем күгендә.
Галимнәр дә галим була алмый,
Шагыйрьләр дә шагыйрь түгел лә, -
Син утырткан гүзәл гөлчәчәкләр
Шытып чыкмый калса күңелдә.
Әнидер син, бәлки,
Без дә синең
Бәгыреңнән төштек өзелеп.
Укытучы булу -
Фәрештәләр
Язып бетерә алмас изгелек!
Рифат Сәлах.
К списку новостей