• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шемяковская основная общеобразовательная школа» Мамадышского муниципального района Республики Татарстан

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422140, д. Шемяк, ул. Г.Тукая, д. 63 а.
Телефон: +7(855)-632-68-13
E-Mail: Oshem.mam@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Шемяковская ООШ"
Руководитель: Галимуллин Рашид Фатхинурович
Год основания учреждения: 1916
У нас учатся: 12 Иностранные граждане: 0
У нас учат: 7

Новости Шемяковской основной общеобразовательной школы

ӘНИЛӘР БӘЙРӘМЕ

Опубликовано: 27.11.2010

 

       Әни бит ул Җир йөзендә һәркемнең дә иң якын, иң кадерле кешесе. Һәм бу мәхәббәт хәзер генә түгел, озак еллар дәвамында барлыкка килеп формалашкан. Шуңа күрә аңарга карата булган хисләр ташкыны да бик көчле. Әйе, алар – аналар һәм безнең изге бурычыбыз – әлеге изге кешеләргә карата рәхмәтебезне, хөрмәт һәм яратуыбызны белдерү. Шушы очрактан  мәктәбебездә “Әниләр бәйрәме”  билгеләп үтелде .Бу ел бәйрәм башкачарак булды . Һәр сыйныфтан берәр әни бәйгедә катнашты. Алар ике командага бүленделәр. “Кашык” һәм  “Чүмеч” командасы . Концерт номерлары әниләр бәйгесе белән үрелеп барды.Биредә белем учагыбызның укучылары аналарына булган мәхәббәт хисләрен сәхнә номерлары аша тапшырды. Һәр чыгыш аерым бер сөю ялкыны, аерым бер әйтеп бетерәлмәслек наз белән сугарылган иде.

Әйе, әлеге кичә дистәләгән әнине бергә җыеп, залыбызны гына түгел, бөтен мәктәбебезне ямьләндерде. Аналар йөрәгендәге якты нурлар тирә-якны балкытты. Һәр чыгыш саен әлеге нур тагын да олыланып китеп, тагын да ныграк балкуын дәвам итте. Укучылар исә, әлеге хисләр ташкынында аеруча дәртләнеп сәхнәдә үз осталыкларын күрсәттеләр.

Кичә үтте, ә аның турындагы җылы һәм якты хисләр әниләрнең дә, безнең дә күңелләрдә озакка сакланачак әле!




К списку новостей