Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Шемяковский детский сад" Мамадышского муниципального района РТ/ ТР Мамадыш муниципаль районы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе "Шәмәк балалар бакчасы" (МБДОУ "Шемяковский детский сад")
Визитная карточка
Адрес: | Республика Татарстан, Мамадышский район, дер. Шемяк, ул.Г.Тукая, д. 63а |
Телефон: | |
E-Mail: | daniya-sitdikova@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Шемяковский ДС" |
Руководитель: | Ситдикова Дания Альфатовна |
Год основания учреждения: | 1985 |
У нас учатся: | 6. Среди обучающихся иностранных граждан нет. |
У нас учат: | 1 |
Доска объявлений/ Белдерүләр
Бөек Җиңүгә - 75 ел!
Опубликовано: 09.05.2020Сугыш…Нинди авыр,каһәрле ,шомлы сүз бу! Ул ничә миллион кешенең гомерен өзгән, күпме баланы ятим иткән, аналарны тол калдырган!
Сугыш…Меңәрләгән шәһәрләр жимерелгән,жир йөзеннән гөрләп торган авыллар юкка чыккан,шау чәчәккә күмелгән бакчалар янып көлгә әйләнгән.
Яндырылганның, җимерелгәннең, таланганның исәбе юк. Немец лардан соң бер исән авыл, бер исән шәһәр калмый. Меңләгән шәһәр һәм поселоклар харәбә хәленә китерелә. 700 меңнән артык авыл көлгә әйләндерелә. Ә халкы бөтен ачысын-төчесен татыды. Бик күп кешене Германиягә куалар.
Сугыш 1418 көнгә сузыла һәм анда 27 миллионнан артык совет кешесе һәлак була. Бу көн саен 19 мең кеше дигән сүз.
Шушы 4 ел эчендә бик күп бәрелешләр була. Бу – Мәскәү янындагы сугыш, Сталинград өчен, Курск, Днепрны кичү, 900 көнгә сызылган Ленинград блокадасы, Берлин өчен сугыш. Бу бәрелешләрдә безнең ватандашларыбыз да кан коя.
Татарстаннан 560 меңнән артык кеше катнашты, аларның 250 меңнән артыгы кире әйләнеп кайта алмады, сугыш кырларында ятып калды. Дошманга каршы сугышларда күрсәткән батырлыклары өчен 378 дән күбрәк якташыбызга иң югары мактаулы исем – Советлар Союзы Герое исеме бирелде, 29 сугышчы Дан орденының тулы кавалеры булды.
Әйе, без түзәргә тиеш һәм без түздек тә.Ир- егетләребезнең газиз аналарын, тупылдап торган балаларын, сөйгән ярларын калдырып, олы яу кырына чыгып китүләреннән бирле җитмеш ике ел гомер узган. Ә аналар, бүгенге көндә инде берән – сәрән генә калган.72 ел буе елый – елый күзләренең нуры беткән аналар, 18-20 яшеннән ир назы күрмәгән толлар, шул каһәр төшкән сугыш аркасында кияүгә чыга алмый картайган кызлар һаман да көтәләр әле. Менә ишек ачылыр да сөлектәй газизләре, сөйгән ярлары, яраткан әтиләре кайтып керерләр кебек. Чөнки алар газиз аналары, сөекле хатыннары, сылу җанкайлары, балалары өчен һаман да тереләр, элеккечә таза, көчлеләр.
Хәтер яши...Халык хәтере – мәңгелек.Сугыш кырларыннан әйләнеп кайтмаучылар хөрмәтенә, Татарстан Республикасы Президенты Указы һәм Министрлар кабинеты карары нигезендә куелган һәйкәл – Хәтер китабы. Хәтер китабы – каһарманнарның исемнәрен мәңгеләштерүче һәйкәл.Анда сугыш кырларында һәлак булган, хәбәрсез югалган, яралардан үлгән якташларыбыз турында мәгълүмат тупланган.Бу китап – туган җирнең азатлыгы өчен башларын салган Татарстан уллары һәм кызларының якты истәлеге алдында яңа буыннарның баш июе билгесе.
Безнең кулыбызда изге китап.Аның битләрен ачканда каршылыклы хисләр кичерәсең.Китапта халкыбызның горурлыгы, сагышы, йөрәк әрнүе. Әрнү, чөнки, һәлак булган каһарманнарны беркайчан да кире кайтара алмыйсың. Горурлык хисе – чөнки, алар дошман алдында тез чүкмәгәннәр, кешелек тарихындагы иң каты, иң газаплы сугышта чын фидакарьлек күрсәтеп, җиңеп чыкканнар.
Без, сугыш афәте күрмәгән яңа буын, һәр туар көнгә куанып, изге гамәлләр генә кылып, рәхмәтле булып, Бөек Җиңү көнен якынайтуда үзләреннән зур өлеш керткән ветераннарыбызны онытмыйча яшәргә тиешбез.Бөтен дөньяда яшәсен Тынычлык!
Сугыш ялкыны безнең дөньяны,
Чолгап алмасын яңадан.
Сакла, сакла тынычлыкны,
Дан тынычлыкка, дан, дан, дан!
К списку новостей