Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Шемяковский детский сад" Мамадышского муниципального района РТ/ ТР Мамадыш муниципаль районы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе "Шәмәк балалар бакчасы" (МБДОУ "Шемяковский детский сад")
Визитная карточка
Адрес: | Республика Татарстан, Мамадышский район, дер. Шемяк, ул.Г.Тукая, д. 63а |
Телефон: | |
E-Mail: | daniya-sitdikova@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Шемяковский ДС" |
Руководитель: | Ситдикова Дания Альфатовна |
Год основания учреждения: | 1985 |
У нас учатся: | 6. Среди обучающихся иностранных граждан нет. |
У нас учат: | 1 |
Доска объявлений/ Белдерүләр
1 май- яз һәм хезмәт бәйрәме
Опубликовано: 01.05.2020Өлкән буын өчен 1 Май элеккечә пролетар бердәмлекне гәүдәләндерә, ә яшьләр өчен –табигать һәм кешелек көчен тудырган язгы чәчәк ату чоры.
1 Май бәйрәме беренче тапкыр 1890 елда Варшавада, ә 1891 елда Санкт-Петербургта бәйрәм ителә.
Бәйрәм тарих төсмерен саклап калып, бүген дә бөтен кешелек дөньясы өчен элеккеге кебек үк хезмәт ияләре бәйрәме, хезмәт, тынычлык, үзара татулык бәйрәме булып кала. Ни генә булмасын, 1 май чын-чынлап яз килүен белдерә. Нәкъ менә бу айда алмагачлар, шомыртлар ап-ак чәчкәгә күмелә. Бар җиһан гүя әкияти дөньяны хәтерләтә.
Барыгызны да яшел чирәмнәре шытып чыккан, каеннары яфрак ярган яз бәйрәме белән котлыйбыз. Яз сулышы күңелегезгә нур өстәсен. Бәхет кояшы көннән-көн яктыра барсын, йөрәгегез хискә тулсын, һәрвакыт яшь булсын. Гомерегез дә яз көне кебек якты, кояшлы, аяз күкле, нурлы булсын.
К списку новостей