• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Шемяковский детский сад" Мамадышского муниципального района РТ/ ТР Мамадыш муниципаль районы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе "Шәмәк балалар бакчасы" (МБДОУ "Шемяковский детский сад")

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: Республика Татарстан, Мамадышский район, дер. Шемяк, ул.Г.Тукая, д. 63а
Телефон:
E-Mail: daniya-sitdikova@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБДОУ "Шемяковский ДС"
Руководитель: Ситдикова Дания Альфатовна
Год основания учреждения: 1985
У нас учатся: 6. Среди обучающихся иностранных граждан нет.
У нас учат: 1

Доска объявлений/ Белдерүләр

Весенний лед опасен/ Язгы боз куркыныч

Опубликовано: 05.03.2020

Язгы  ташу сулары  кешеләргә өстәмә мәшәкатьләр генә түгел, кайбер вакытта  зур куркыныч  та алып килә.

Көннәр кисәк җылытып җибәреп, яңгыр явып үткәнлектән, быелгы язда боз өсте үзенең ныклыгын гадәттәгедән иртәрәк югалтты. Язгы ташу  елга, күл, буа кебек су буенда яшәүчеләргә бигрәк тә зур мәшәкатьләр тудыра. Кыш көне боз өстендәге сукмактан  йөреп күнеккән кешеләр язгы бозның никадәр куркыныч тудыруы турында оныталар. Беренче карашка боз калын, ышанычлы кебек. Ләкин бу алай түгел. Юкка гына, язгы боз  ястык калынлыгы булса да ышанма, дип әйтмәгәннәрдер. Яз көне боз өстеннән йөрү бик куркыныч, чөнки боз ватылып, кеше шунда ук батарга мөмкин. Әгәр чыгарга туры килсә, куелган билгеләргә игътибар итәргә, боз өстенә салынган махсус басмалардан файдаланырга кирәк. Бозның  тикшерелмәгән ягына чыгарга ярамый, моның никадәр куркыныч булын аңлавы кыен түгел.
 
Күп кеше биек яр буеннан боз киткәнен карарга ярата. Әлбәттә, моны карап торуы күңелле, ләкин кайвакыт су агымы яр кырыйларын ашый һәм ул көтмәгәндә ишелеп төшәргә мөмкин. Мондый урыннарда бик сак булыгыз.
 
Бигрәк тә балалар язгы су буйларында уйнарга ярата һәм бәхетсезлек очраклары күбрәк алар белән килеп чыга. Елга, күл яннарында уйнап, аккан боз өстенә дә кереп китәләр. Мондый хәлләрне күрәсез икән, шунда ук тыярга кирәк. Бәхетсезлек очракларын булдырмау өчен ата-аналар, укытучылар алдан ук балалар алдында аңлату эшләре алып барырга, аларны кисәтеп куярга тиеш. 
 
Өлкән класс укучылары да бу эштән читтә калмасыннар, чөнки алар боз киткәндә үзеңне ничек тотарга тиешлеген балаларга яхшылап аңлата алалар.      
 
Суга батучыны күрсәгез беренче чиратта  яныгызда нәрсә бар, шуның белән ярдәмгә ашыгыгыз, көймә, шлюпка, коткару кругы яки йөзгеч кебек әйберләр булса, бигрәк тә әйбәт. Бәлагә таручыга ярдәм итү өчен, мәсәлән, бау бәйләп баскыч, такта кисәкләре, эскәмия һәм башка йөзә торган әйберләр ташларга мөмкин. Әлбәттә, монда хәлгә карап эш итәргә туры килә, ләкин югалып калмаска, бер минутны да әрәм итмичә ярдәмгә чакырырга, башка төрле чаралар күрергә кирәк.
 
Суга батып, бәлагә таручыга  ярдәм итү–изге эшләрнең берсе. Ләкин куркыныч хәлләр  булмый калса бигрәк тә әйбәт, шуңа күрә язгы ташу вакытында бик сак булырга, үзеңне дә, башкаларны да бәхетсезлекләрдән сакларга кирәк.


К списку новостей