• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Шадчинский детский сад» Мамадышского муниципального района РТ/ТР Мамадыш муниципаль районы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе "Шәдче балалар бакчасы"

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422145,Республика Татарстан, Мамадышский район, д. Шадчи, ул. Молодёжная, д. 14
Телефон:
E-Mail: 26126000003@edu.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБДОУ "Шадчинский ДС"
Руководитель: Филиппова Лилия Галиахметовна
Год основания учреждения: 1979
У нас учатся: 13(среди обучающихся иностранных граждан нет)
У нас учат: 1

Новости

Муса Җәлил туган көн.

Опубликовано: 15.02.2024

Муса Җәлил- олылар һәм балалар өчен бик күп әсәрләр иҗат иткән онытылмаслык бөек шагыйрь. Без аның иҗаты  белән  балалар бакчасында ук таныша башлыйбыз. Җәлил атналыгында әсәрләрен, шигырьләрен укыдык, иҗаты һәм тормышы белән таныштык. Җәлил шигырьләренә язылган җырлар , җырлы уеннар  өйрәнү  яраткан шагыйребезгә хөрмәтне тагын да арттыра.Укылган шигырьләр буенча рәсемнәр ясадык. сәхнәләштерү – балаларның яраткан шөгыле булып тора.

          Шагырьнең “Маэмай”, “Куян”,”Әтәч”, “Күке” шигырьләре  әйләнә-тирә дөнья белән танышуга ярдәм итә,яхшылык белән начарлыкны аерырга өйрәтә, батырлык һәм куркаклык  сыйфатлары белән танышалар.  “Сәгать “, “Карак песи”, “Чишмә”, “Кызыл ромашкалар”, һ.б. шигырьләре эшне вакытында ,төгәл башкарырга,үз өстеңә алган вазыйфаларны төгәл үтәргә өнди. Балалар М.Җәлил  геройлары ярдәмендә уңай һәм тискәре сыйфатларны аерырга өйрәнәләр. Шагыйрь әсәрләрендәге геройлар кебек  илгә, халыкка  тугърылыклы, намуслы, дус, бердәм булып үсәргә өйрәтү – төп бурычларыбызның берсе.                                                                

Хәзерге вакытта Ватаныбызның патриот гражданинын тәрбияләү бик мөһим. Безнең балалар үз геройларын – үз тормышларын геройларча бирүчеләрне, батырлык һәм каһарманлык күрсәтергә омтылучыларны белергә тиеш!!!

  Мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүче Зөһрә Сәлимова Муса Җәлилнең “Кызыл ромашка” шигырен, Нурыев Айгиз "Май" шигырен яттан сөйләп,  видеога төшереп  конкурска җибәрдек. Зурлар төркемендә тәрбияләнүче Айгиз Нурыев  М.Җәлилнең "Батыр куян"  әсәренә иллюстрация ясап конкурска җибәрдек. Уңышлар сезгә балалар!



К списку новостей