Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Шадчинский детский сад» Мамадышского муниципального района РТ/ТР Мамадыш муниципаль районы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе "Шәдче балалар бакчасы"
Визитная карточка
Адрес: | 422145,Республика Татарстан, Мамадышский район, д. Шадчи, ул. Молодёжная, д. 14 |
Телефон: | |
E-Mail: | 26126000003@edu.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Шадчинский ДС" |
Руководитель: | Филиппова Лилия Галиахметовна |
Год основания учреждения: | 1979 |
У нас учатся: | 13(среди обучающихся иностранных граждан нет) |
У нас учат: | 1 |
Новости
Кыш көне куркынычсызлык кагыйдәләре
Опубликовано: 05.12.2017Сак бул – юка боз!
Елгаларда су 10 сантиметр калынлыкта катса гына кеше өчен куркыныч булмый. Елга тамакларында, камышлыкларда боз юкарак була. Әгәр һава температурасы өч көн дәвамында 0 градустан югарырак тора икән, бозның калынлыгы 25 процентка кими. Бозның калынлыгын гади күз белән дә билгеләп була: зәңгәрсу төстәге боз – ныклы, ак төстәгесе юкарак, соры яисә саргылт булса, ышанычсыз.
Әгәр дә боз өстендә бәла-каза чыкса, паникага бирелмәскә, кискен хәрәкәтләр ясамаска кирәк. Әгәр дә, боз ярылып, салкын суга батсагыз, нишләргә?
Бу очракта кулларны җәеп, ничек тә булса, бозга башта бер аякны, аннан соң икенчесен күтәреп, шуышып, менәргә кирәк. Әгәр дә боз сезнең авырлыкка чыдаса, әкрен генә ярга таба үрмәләргә була. Кайсы ярдан килгәнсез, шул якка үрмәләргә кирәк, чөнки анда боз тикшерелгән.
Әгәр дә Сезнең ярдәм таләп ителсә, нишләргә?
Озын таяк, такта, яисә бау табарга кирәк. Йә булмаса шарф, каеш һәм киемнәрне бергә бәйләргә була. Бозга ятып, шушы әйберләр белән бәлагә таручы ягына шуыша башлагыз. Суга батучы янына җитәргә бер-ике метр калгач, туктарга һәм таякны, тактаны яисә бауны сузып, бәлагә таручыны куркыныч зонадан чыгарырга тырышыгыз. Зыян күрүчене коткаргач, җылы урын табып, аның юеш киемнәрен салдырырга, тәнен спирт яисә аракы белән ышкырга, кайнар чәй эчерергә кирәк.
САК БУЛ: ЕЛГАДА БОЗ ЮКА
Ел да көзге-кышкы чорда Татарстанда елгаларда уннарча кеше һәлак була, шул исәптән балалар да. Куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәгәнгә килеп чыга бу.
Нык салкыннар башланганчы, бигрәк тә ноябрьдә, елга өстенә каткан боз тотрыксыз була. Кичке һәм төнге салкыннан ныгып киткән боз көндез авырлыкны күтәреп тора алмый. Чөнки көндез көннең җылынып китүе белән боз үзенең ныклыгын югалта.
Караңгы вакытта һәм томанлы көнне боз өстенә чыгарга ярамый. Боз аша махсус җайланмалар белән чыгарга кирәк. Боз ныклыгын аяк белән тибеп карарга ярамый. Әгәр дә чаңгы таягы белән бозны тишсәгез һәм аннан су чыкса, димәк боз юка дигән сүз. Мондый вакытта киредән кергән эзеңнән аякны боздан алмыйча гына, адымнарны җилкә киңлегендә итеп, шуа-шуа яр буена чыгарга кирәк. Боз ярылып китсә дә, шулай эшләргә кирәк.
Сулыклар аша төркем-төркем булып чыкканда бер-береңнән 5–6 метр ара калдырып чыгарга киңәш ителә.
Елга, күлләр аша чаңгыларда чыксаң әйбәтрәк. Куркыныч туганда чаңгыларны аяклардан тиз генә ычкындыру өчен алар нык итеп беркетелгән булырга тиеш түгел. Чаңгы таякларын кулга тотып чыгарга кирәк.
Рюкзак булса, аны бер як җилкәгә генә асарга рөхсәт ителә. Үзең белән 20–25 метрлы бау алуың хәерле. Аның очына аз гына авырлыктагы берәр нәрсә беркетәсең, баткан очракта иптәшеңә ыргыту өчен җайлы булачак.
Әти-әниләргә бер киңәш: зинһар өчен, балаларыгызны балык тотарга, тимераякта, чаңгыларда шуарга сулыкларга җибәрмәгез.
Бәхетсезлек очраклары булмасын өчен сулыклардагы боз калынлыгы түбәндәгечә булырга тиеш: 1 кешегә 7 сантиметрдан да ким булмасын; каток ясау өчен кимендә 12 сантиметр; елга аша йөрү өчен – кимендә 15; автомобиль белән елганы үтү өчен кимендә 30 сантиметр.
Бер уңайдан балыкчыларга да киңәшләребезне бирәбез. Балыкчыга балык тотарга килгән урынның тирәнлеген яхшы белергә кирәк. Бозның начар каткан урыннарын алдан белеп тору зарур. Елга ярыннан боз өстеннән хәрәкәт маршрутыңны алдан билгеләп куй. Елга буеннан бозга бик сак керергә кирәк. Боз коры җир белән начар тоташкан булырга, ярылган урыннар, боз астында һава калырга мөмкин.
Бозның каракучкыл булып торган урынына кермәгез, ул кояшта бик тиз җылынып эрергә мөмкин. Әгәр дә чаңгылар белән бер төркем булып бозга керәсез икән, өелешеп йөрмәгез, бер-берегездән 5әр метр ара калдырып барыгыз. Чаңгы эзе булса, бигрәк тә әйбәт. Һәр адымыгызны очлы әйбер белән тикшереп барыгыз. Әгәр дә боз ярылып китсә, тизрәк килгән юлдан чигенергә кирәк. Суүсемнәре үскән, һава куыклары калган урыннарга кермәскә кирәк.Кыскасы, куркыныч урыннардан тизрәк китү ягын карагыз.Үзегез белән бау, киң такта, очлы әйбер булса, бигрәк тә яхшы.
К списку новостей