Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа № 3 города Мамадыш» Мамадышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе "Мамадыш шәһәре өченче номерлы урта гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
Адрес: | 422191, г. Мамадыш, ул. Давыдова, д. 38 |
Телефон: | +7(855)-633-57-96;+7(855)-633-57-94 |
E-Mail: | S3.Mam@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "СОШ № 3 г. Мамадыш" |
Руководитель: | Мухаметзянов Фанис Сабирзянович |
Год основания учреждения: | 2012 |
У нас учатся: | 479 учащихся |
У нас учат: | 36 учителей |
Новости
Исемең калды моңлы бер җыр булып
Опубликовано: 15.02.2016Исемең калды моңлы бер җыр булып
Бүген, 15нче февральдә, шәһәребезнең 3нче санлы гомуми белем бирү мәктәбендә Советлар Союзы герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилне искә алу кичәсе билгеләп үтелде. Әлеге чара патриот шагыйрьнең тууына 110 ел булуга багышланды.
Мәктәпнең фойелар залында Муса Җәлилгә багышланган презентация куелды, китапханәдә “Муса Җәлил – герой шагыйрь” дигән китаплар күргәзмәсе оештырылды, классларда класс сәгатьләре, рәсем бәйгеләре, шигырь конкурслары үткәрелде. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Нәкыйпова Р.Ф. һәм китапханә мөдире Мөбәрәкшина Л.З. белән берлектә 8нче класслар арасында Муса Җәлилгә багышланган әдәби викторина үткәрделәр. Әлеге бәйгедә 1 генә балл аерма белән 8нче Б сыйныф укучылары җиңү яулады.
Шактый еллар узуга карамастан, шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты белән кызыксыну кимеми. Чыннан да, Муса Җәлилнең исемен һәрбер халык тирән игътирам белән искә ала, аның батырлыгы каршында баш ия, үлемсез шигырьләрен үзенеке итеп күңеленә сала.
К списку новостей