Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Суньский детский сад» Мамадышского муниципального района РТ / ТР Мамадыш муниципаль районы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениясе "Сон балалар бакчасы"
Визитная карточка
Адрес: | 422173 Республика Татарстан, Мамадышский район, с. Малая Сунь ул. Советская д. 21 А |
Телефон: | |
E-Mail: | mukhametkhanova77@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Суньский ДС" |
Руководитель: | Мухаметханова Гульнара Рафатовна |
Год основания учреждения: | 1976 |
У нас учатся: | 2 воспитанника (среди обучающихся иностранных граждан нет) |
У нас учат: | 1 педагог |
Cон балалар бакчасы яңалыклары
Әтиләр көне белән!
Опубликовано: 14.10.2022Әтиләр көне - балаларның әтиләреннән алган мәхәббәт һәм игътибар өчен, ничек рәхмәтле икәнлекләрен белдерә торган һәм нинди зур игътибарга лаек икәнлекләрен тагын бер кат күрсәтә торган бәйрәмнәрнең берсе. Әти - ул балаларга авыр чакта ярдәм итүче, төпле киңәшләрен бирүче һәм тормышта иң мөһим урын алып торган иң кадерле кеше.
Һәр бала бу көнне әтисен сөендерергә тели һәм, кагыйдә буларак, әтисенә бүләк әзерли. Без дә балалар белән берлектә әтиләр көненә бүләкләр әзерләдек. Балалар бик сөенеп бу эшне башкардылар. Алар тагын бер кат әтиләрен ничек хөрмәтләүләре һәм яратулары хакында белдердереп открыткаларны бик сөенеп бүләк иттеләр!
Хөрмәтле әтиләр! Чын күнелдән сезне Әтиләр көне белән тәбрик итәбез! Сезгә исәнлек-саулык, җан тынычлыгы, озын гомер, ак бәхетләр телибез! Көннәрегез бары тик шатлыкта гына үтсеннәр. Тормышта гаиләгезнең таянычы, терәге, ышанычы булып,балаларыгызның игелеген күреп муллыкта,озын - озак яшәргә насыйп булсын! Бәйрәмегез белән Сезне!
К списку новостей