муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Нижнетаканышский детский сад" Мамадышского муниципального района РТ
Визитная карточка
Адрес: | 422140, Республика Татарстан, Мамадышский район, c. Нижний Таканыш, ул. Кооперативная, д. 3, |
Телефон: | |
E-Mail: | dilyara.misbaxova.95@bk.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Нижнетаканышский ДС" |
Руководитель: | Никанорова Юлия Олеговна |
Год основания учреждения: | 1987 |
У нас учатся: | 13.Среди обучающихся иностранных граждан нет. |
У нас учат: | 2 педагога |
отчет о результатах самообследования
2020-2021 нче уку елына анализ
Балалар бакчасы 5 көнлек эш режимында (7.30 – 16.30) эшләде. Бу уку елында бакчага 21 бала йөрде шуларның 3 се беренче сыйныфка укырга керде.
Коллектив үзалдына түбәндәге бурычларны куеп эшләде:
1.Белем бирү эшчәнлегендә инновацион проектлар кулланып, Федераль Дәүләт Белем Стандартларын үзләштеруне дәвам иту.
2.Икетеллелеккә өйрәтүнең сыйфатын кутәрү.
3.Норматив-документларны «Белем бирү турында»гы ФЗ нигезендэ эшләргэ.
4.Гаилә һәм балалар бакчасының социаль хезмәттәшлеген үстерү
- Балаларга рус һәм татар телләрен өйрәнүнең сыйфатын үстерү.
- ФГОС ны исәпкә алып балалар бакчасында тәрбия һәм белем бирү процессында яңа технологияләр, яңа алымнар куллануны дәвам итү, ныгыту.
- Мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм мәктәп белән арадашлык модернизациясе булдыру.
- Балаларның физик сәламәтлекләрен ныгыту.
- Балаларга юл кагыйдәләрен өйрәтүне дәвам итү, ныгыту.
Балалар бакчасында тәрбия һәм белем бирү эше түбәндәге программалар һәм методик кулланмалар ярдәмендә башкарылды:
1.«Образовательная программа» воспитательно - образовательной работы МБДОУ «Нижнетаканышский детский сад ».
2. Примерная программа “От рождения до школы” Н.Е. Вераксы, М.А.Васильевой, Т.А.Комаровой
3. «Балалар бакчасында тәрбия һәм белем бирү (программаның милли - төбәк юнәлеше)” К.В.Закирова, Р.А.Борһанова,Г.Ә.Галиева –Казан,2009.
4. “Төбәкнең мәктәпкәчә белем бирү программасы” Р.К. Шаехова.
5. « Балалар бакчасында әдәп-әхлак тәрбиясе » К.В.Закирова, , 2013.
Балалар бакчасы ел буе балаларга эзлекле белем бирү, физик яктан чыныккан, сәламәт, табигатьне саклый белүче балалар тәрбияләү бурычлары өстендә эшләде.Тәрбиячелэр тарафыннан балалар бакчасының укыту-тәрбия планнары, эшчәнлек челтәре төзелде, педагогик киңәшмәдә тикшерелеп, бакча мөдире тарафыннан расланды һәм гамәлгә кертелде. Ел дәвамында шул эшчәнлек челтәре буенча тәрбияче даими рәвештә балалар белән эш алып барды. Мәктәпнең башлангыч сыйныф укытучылары белән ныклы элемтәдә торабыз: алар даими рәвештә балалар бакчасына эшчәнлек барышын карарга киләләр, гомуми киңәшмәләрдә, ата-аналар җыелышларында катнашалар. УМК кулланып ике дәүләт теле - рус һәм татар телләрен өйрәтүдә яңа алымнар кулланылды, бу эштә безгә министрлык программасы буенча кайтартылган экранлы проектор һәм ноутбук ярдәм итте. Рус телен өйрәтү “Методическое пособие по обучению русскому языку детей дошкольного возраста (4-7 лет), "Изучаем русский язык" (авт. Гаффарова С.М.) методик ярдәмлеге нигезендә алып барылды.Сөйләм телен үстерү өчен“Туган телдә сөйләшәбез”(авт.Ф.В.Хәзрәтова, З.Г.Шәрәфетдинова, И.Җ.Хәбибуллина) дигән методик ярдәмлек, сюжетлы шөгыльләр, аудио-кушымталар файдаланыла, татар телендә әкиятләр һәм мультфильмнар карала.
2020-2021 нче уку елында коллектив үз алдына балаларның интеллектуаль, физик һәм әхлакый сәламәтлекләрен үстерү, һәрбер баланы игътибар белән карау, тәрбияләү, яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып балаларны мәктәпкә әзерләү максатын куйды.
Коллектив алдында:
-белем бирүнең сыйфатын күтәрү;
-участоктагы һәм бүлмәдәге физкультура җиһазларын, тиешле кулланып, балаларның сәламәтлекләрен ныгыту өстендә эш алып бару;
-физкультура -сәламәтләндерү эшләрендә педагогларның һөнәрилеген, тәрбия һәм белем бирү процессының сыйфатын күтәреп,балаларның физик үсешен камилләштерү;
-авылдагы барлык 3-6 яшьлек балаларны бакчага тарту, фикер йөртү сәләтләрен камилләштерү, үстерешле тәрбия биреп мәктәп алды әзерлеге үткәрү;
-балаларны ике телдә нәтиҗәле сөйләшергә өйрәтү бурычлары куелган иде. Шушы бурычларны хәл итү буенча бакчада еллык план төзелеп, аның нигезендә эш алып барылды.Бакчада эшчәнлекләр ике группада уздырылды. Төркемдә программа үтәлеше 100 %.Шулай ук ел башында мәктәп белән элемтә планы булдырылды һәм эшчәнлек алып барылды. Балалар белән белем көненнән башланып киткән бәйләнеш ел дәвамына сузылды.
Авыр гаиләләр - юк. 10 гаилә ата-аналар түләвенең 50% ташламасыннан файдалана.
Бакча хезмәткәрләре ата-аналар белән һәрвакыт элемтәдә тора. Ел дәвамында даими ата-аналар җыелышы уздырдык. Бала тәрбияләү мәсьәләләре буенча ата-аналардан анкеталар тутыртып гомуми нәтиҗәләр ясадык. Алынган анкета нәтиҗәләре - 100% уңай. Ата-аналар тарафыннан бакча эшчәнлеге уңай бәяләнде.
Методик почмак ел буена жиһазландырылды. Яңа дидактик уеннар ясадык. Бакча коллективы еллык план буенча барлык чараларны да үткәрде.
Балалар бакчасында үткәрелгән чаралар:
-“Сөмбелэ бәйрәме”
- “Кыш бабай килде безгә!”
-“Әтиләрне зурлыйбыз”
-“Безнең гаилә”
-“Әдәпле бала-әни бәхете!”
Экскурсияләр: Табигатьтә күзәтүләр.
Балаларның сәламәтлеген саклау, ныгыту хәзерге көндә ата-аналарны, педагогларны иң борчыган мәсәләләрнең берсе. Шуннан чыгып үзалдыбызга түбәндәге мәсьәләләрне куйдык:
- хәрәкәт - бала өчен иң кирәкле шарт булуын күз уңаенда тотып, бакчада хәрәкәтле уеннарны үз югарылыгында уздыру;
- туклану - бала организмы өчен иң мөһим шарт, шуңа күрә менюны сәламәтлекне саклау технологиясенә нигезләнеп төзү;
-организмны чыныктыру нәтиҗәсендә баланың салкынга, эссегә, авыруларга каршы торучанлыгын арттыру, чыныктыруны һәр баланың үзенчәлекләрен исәпкә алып оештыру;
-балаларның бакчадан тыш вакытын дөрес оештыру буенча ата-аналар белән әңгәмәләр үткәрү;
-мәктәпкәчә яшьтәге балачак - сабыйның психик үсешендәге беренче чор, чөнки бу яшьтә шәхеснең бөтен психик сыйфатларына һәм үзенчәлекләренә нигез салына; шуларны истә тотып, баланың һәрьяклап үсеше өчен гаиләнең тәрбияче белән үзара аңлашып, ярдәмләшеп эшләвен булдыру. Балаларны сәламәт рухта тәрбияләү – балалар бакчасының изге бурычы, чөнки балаларның күп вакыты бакчада уза, ул аларның икенче өе булып тора. Шунлыктан бакчада нәниләр өчен барлык уңай шартларны тудырырга тырыштык. Балаларның сәла-мәтлеген саклау, ныгыту, аларның физик һәм интеллектуаль үсешен тәэмин итү йөзеннән, эшебезне планлаштырудан башладык, планнарны балалар бакчасының эшен камилләш-терү буенча үзгәрешләр кертеп һәм яңа бурычлар куеп оештырдык. Яшь үзенчәлекләренә туры китереп төркемдә чыныктыру планы төзелде, аның буенча эш оештырылды; экскурсияләр оештырылды, анда дару үләннәре турында әңгәмәләр үткәрелде, үләннәрне танырга өйрәтелде; хәрәкәтле уеннар өчен кулланма жиһазлар тупланды; спорт төрләрен кулланып бәйрәмнәр, хәрәкәтләнү күнекмәләрен үстеру буенча күңел ачу кичәләре уздырылды.Тәрбиячелэребез көндәлек режимны төгәл үтәп, белем тәрбия бирү эшен дөрес оештырды.Иртәнге гимнастика, физкультура занятиеләре ел буена программага нигезләнеп, тиешле дәрәҗәдә алып барылды.Физкультура дәресләрендә иң беренче балаларның активлыгына игътибар ителде, эшчәнлекләр уздыру төрләре үзгәртелде, яңалыклар кулланылды. Бакчада физкультура эшчәнлеге төркемдә өч тапкыр уздырылды - берсе, һава торышы уңай булганда, ачык һавада узды.Чыныктыру, сәламәтләндерү процедураларын башкарганда тәрбияче түбәндәге гигиена шартларын һәм таләпләрен төгәл үтәде:
-бүлмә һавасының саф булуы;
-киемнәрнең һава температурасына карап дөрес сайлануы;актив хәрәкәт режимы. Бу юнәлештәге эшнең нәтиҗәсе ата-аналарга да бәйле. Без аларга сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру принципларын өй шартларында да үтәү кирәклеген искәртеп тордык. Менюда ризыклар төрләндерелде, балалар аксымга бай продуктлар, үз бакчабызда үстерелгән яшелчә, ел әйләнәсендә җиләк-җимеш белән тукландырылды. Бакчада ел буена көндәлек режим төгәл үтәлде, йокыдан торгач балаларның күңелен күтәрү, чыныктыру күнегүләре эшләтелде. Төркемдә буш вакытларда даими рәвештә күз гимнастикасы, аваз әйтү гимнастикалары кертелде. Кыш көне шуар өчен бакча ишегалдында балалар белән бергәләшеп кардан тау, урамга шугалак ясап куйдык. Кыш буе балалар рәхәтләнеп шуларда шудылар, уйнадылар.Дөрес туклану, көндәлек режимны, сәламәтлек программасын төгәл үтәү, физкультура, спорт белән даими шөгыльләнү, организмны чыныктыру балаларыбыз сәламәтлегенә уңай тәэсир итте: алар азрак авырды.
Түбәндәге чыныктыру чаралары кулланылды:
-сулыш гимнастикасы;
-һава, су, кояш ванналары;
-физкультура.
Болар барысы да баланың физик үсешенә уңай йогынты ясый: хәрәкәт активлыгын үстерә, организмдагы матдәләр алмашын яхшырта, ару-талчыгуны бетерә.Дөрес тукла-ну да балаларның сәламәтлеге өчен мөһим роль уйный.