Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Нижнеошминский детский сад Мамадышского муниципального района РТ» /ТР Мамадыш муниципаль районы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениясе "Түбән Ушмы балалар бакчасы" (МБДОУ "Нижнеошминский детский сад")
Визитная карточка
Адрес: | 422164, Республика Татарстан, Мамадышский район, с Нижняя Ошма ул. Советская д.97 |
Телефон: | |
E-Mail: | k-lyaysan@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Нижнеошминский ДС" |
Руководитель: | Мубаракзянова Ляйсан Рафаэлевна |
Год основания учреждения: | 1982 |
У нас учатся: | 28.Среди обучающихся иностранных граждан нет |
У нас учат: | 3 педагог |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Нижнеошминский детский сад Мамадышского муниципального района РТ» /ТР Мамадыш муниципаль районы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениясе "Түбән Ушмы балалар бакчасы" (МБДОУ "Нижнеошминский детский сад") - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 ( 16 ) 17 18 19 20 >>
-
"Гаилә көне" 07.07.2023
8 июль - Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне. Гаилә ул – җылы учак. Гаилә никадәр нык булса, аның җылылыгы да шулкадәр көчле була. Без балалар бакчасында да әлеге көнне билгеләп үтәбез. Максат: Әти-әниләргә мәхәббәт, игътибарлы мөнәсәбәт,шәфкатьлелек тәрбияләү, аларның олы зат булуын төшендерү. Балалар белән әти-әни арасын тагын да якынайту.
-
"Хәтер көне" 22.06.2023
Безнең балалар бакчасында "Хәтер көне" булып узды. Максаты :Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны искә алу, балаларга патриотик тәрбия бирү.
-
"Су белән уеннар, экспериментлар көне" 20.06.2023
Су белән уеннар һәм эскпериментлар ясау, балаларның иң яраткан шөгыльләрнең берсе. Ул кызыклы да, мавыктыргыч та була. Су белән уйнаганда балаларның кәефләре күтәрелә, файдалы һәм шатлыклы тәэсирләр арта.
-
"Сәламәтлек көне" 19.06.2023
Сәламәт иң зур байлык ул. Шул уңайдан безнең балалар бакчасында "Сәламәтлек көне" булып узды. Максат: балаларга сәламәт яшәү равешенә кызыксыну уяту һәм тәрбияләү.
-
"Бөтендөнья Рәсәй көне" 13.06.2023
12 июнь - илебезнең төп бәйрәме, ул Рәсәй Федерациясе дәүләт тарихының иң яңа башлануын билгеләп үтте.Әлеге бәйрәмнең максаты-үз Ватаныңа, аның гореф-гадәтләренә, халык иҗатына хөрмәт һәм мәхәббәт тәрбияләү.
-
"Китап көне" 07.06.2023
Бүген безнең катнаш төркем балалары өчен, балаларны әдәбиятка җәлеп итү максатыннан, китап көне узды.
-
"Курчак театры" көне 05.06.2023
Бүген безнең кечкенәләр төркемендә курчак театры көне булып узды. Курчак театры балаларга зур шатлык биреп кенә калмый, эстетик тәрбия дә бирә, сөйләмне дә үстерә, тирә-юньне аңларга да өйрәтә.
-
1 июнь - Халыкара балаларны яклау көне 01.06.2023
1 июнь - Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан безнең балалар бакчасында кызыклы чара булып узды.
-
15 май - "Гаилә көне" 15.05.2023
Бүген, 15 май - "Гаилә көне". ГАИЛӘ - 5 хәрефтән генә торган шушы сүздә нинди тирән мәгънә ята. ГАИЛӘ ул - Әти-Әни, балалар, баш өстендә бер түбә, бер үк фамилияләр, озын, буыннан-буынга өзелмичә дәвам итүче тирән тамырлы нәсел җебе. Без дә балалар бакчасында "Гаилә көне" бәйрәмен билгеләп үтәбез. Әлеге бәйрәмнең максаты: әти-әниләргә мәхәббәт, игътибарлы мөнәсәбәт,шәфкатьлелек тәрбияләү, аларның олы зат булуын төшендерү. Балалар белән әти-әни арасын тагын да якынайту. Балалар бакчасы һәм гаилә арасында тыгыз элемтә урнаштыру.
-
Бөек Җиңүгә - 78 ел 08.05.2023
Җиңү көне барыбыз өчен дә илбасарларга каршы көрәштә халкыбыз күрсәткән намуслык, батырлык һәм ныклык билгесе булып тора. Ватаныбыз өчен гомерләрен биргән, киләчәк буыннарга тыныч көннәр бүләк иткән кешеләргә олы рәхмәтебезне белдерәбез.