Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Кемеш-Кульский детский сад» Мамадышского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 422147, Республика Татарстан ., Мамадышский муниципальный район, с. Кемеш - Куль, ул. Центральная, д. 98 |
Телефон: | |
E-Mail: | kemeshkuldc@mail.ru, |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Кемеш-Кульский ДС" |
Руководитель: | Аскарова Рахима Зуфаровна |
Год основания учреждения: | 1983 |
У нас учатся: | 5 воспитанников из них иностранных граждан 0 |
У нас учат: | 1 педагог Язык обучения татарский |
Новости
Сак бул, грипп!Грипп – куркыныч чир.Ул вирус аша йога.Вирусларны ныклап хәлсезлек тоелмаган, чирне җиңелчә үткәреп йөргән авырулар тарата.Грипп белән чирләүче әйләнә-тирәдәгеләрне сөйләшкәндә, йөткергәндә, төчкергәндә һавага төкерек, төчкерек тамчылары белән вирус таратып зарарлый.Вирус организмга эләккәч, агулы матдә (эндотоксин) бүленеп чыгып, вирусларның яртысы үлә.Шул вакытта алар кеше организмын да агуларга өлгерә. Йөткергәндә, төчкергәндә 20 меңнән алып 40 меңгә кадәр тамчы барлыкка килүен беләсез микән?! Өстәвенә, алар әйләнә-тирәлеккә югары тизлектә, төчкергәндә секундына – 50, ютәлләгәндә - 100 метрга таралып өлгерә.Эре тамчылар тиз утыра, ә ваклары аэрозоль сыман һавада ярты сәгатькә кадәр очып йөри һәм ерак араларга таралып өлгерә.Әнә шуңа да төчкергән, яисә йөткергән бер кеше грипп вирусы белән дистәләгән кешене зарарлый. Моны истә тотып, грипп таралган чорда балалар белән кеше күп йөргән урыннарда булуны чикләү мөһим шарт итеп куела. Зарарланган вакыттан чир башлану дәвере зур түгел - 12 сәг. 1-3 көнгә кадәр. Чир гадәттә кинәт башланып китә. Хәлсезләндерә, өшетә, баш, мускуллар, буыннар авырта.Температура 39 - 40 градуска кадәр күтәрелә һәм дәва чаралары күрелүгә карамастан, 4-6 көн дәвамында төшми. Борын, йоткылык әчетеп “янып” торган сыман тоела. Берникадәр вакыттан соң борын, йоткылык һәм тамакның лайлалы тышчасында үзгәрешләр башлана. Какрык бүленеп чыга башлый, томау төшә, борыннан кан китүе ихтимал. Каты ютәл җәфалый.Авыру кеше табибка вакытында мөрәҗәгатъ итмәсә, аякта йөреп торса, өзлегү ихтималы зур. Нәтиҗәдә тын юллары, үпкәләр ялкынсынырга мөмкин. Йөрәк-кан тамырлары авырулары булган кешеләрнең чирләре көчәеп китүчән була. Колак һәм тамак шешәргә, шулай ук сирәк кенә баш мие дә ялкынсынырга мөмкин.
Опубликовано: 06.09.2018К списку новостей