Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Кемеш-Кульский детский сад» Мамадышского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422147, Республика Татарстан ., Мамадышский муниципальный район, с. Кемеш - Куль, ул. Центральная, д. 98 |
| Телефон: | 9033182827 |
| E-Mail: | RZ.Askarova@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Кемеш-Кульский ДС" |
| Руководитель: | Аскарова Рахима Зуфаровна |
| Год основания учреждения: | 1983 |
| У нас учатся: | 3 воспитанников из них иностранных граждан 0 |
| У нас учат: | 1 педагог Язык обучения татарский |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Кемеш-Кульский детский сад» Мамадышского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 ( 6 ) 7 8 9 10 >>
-
Бездә-Кунаклар! 24.10.2023

Буген мәктәбебез кунагы-Анатолий Петрович иде!
-
Әтиләр көне белән! 15.10.2023

Әтиләр безнең өчен
Гаиләдә иң нык терәк
Әтиләрне һәрвакыт
Хөрмәт итәргә кирәк! -
Без агач утыртуда! 14.10.2023

Урманнар- алар планетабызның үпкәсе, бар халыкның да байлыгы, яшел даруханә,табигатьнең матур сарае. Без табигатьнең матурлыгы, бөеклеге, байлыгы һәм аны саклау турында сөйләп,аңлатып , балалар күңелендә күпме һәм никадәр матур эпитетлар тудырабыз. Буген исэ, Көмеш-Күл мәктәбе белән берлектә, урманчыбыз Наил абый Мухаметшин җитәкчелегендә, ачач утырттык. Бер агачны утыртып ,үстерү өчен генә дә күпме көч,хезмәт сарыф итәргә кирәклеге турында да уйландык.
-
Укытучылар көне белән!!! 05.10.2023

Хөрмәтле укытучылар!
Бәйрәм белән котлыйбыз.
Сезгә бәхет, сәламәтлек,
Озын гомер телибез. -
Өлкәннәр көне! 01.10.2023

Беренче октябрь – Өлкәннәр көне. Хөрмәтле абыйларыбыз, апаларыбыз! Сезне чын күңелдән бәйрәмегез белән тәбрик итәбез. Гомер көзегез кояшлы булсын, сәламәт яшәгез, бәхетле картлык кичерегез!
Рәхмәт сезгә, безне үстергәннәр,
Безнең өчен яшәгәннәргә.
Безнең өчен утлар-сулар кичеп,
Безнең өчен яшәгәннәргә. -
Милләтләр кроссы! 16.09.2023

Бөтен Рәсәй күләмендә узучы " Милләтләр кроссы"нда безнең балалар бакчасы да читтә калмады.
-
Көзге табигать 13.09.2023

Бүген балалар көзге табигатьне күзәтте. Тәрбияче апалары белән быелгы көзнең матурлыгына сокланып әңгәмә оештырдылар, табигать буяуларына хозурландылар, төрле бөҗәкләр, кошларның көзге тормышы белән кызыксындылар. Саф һавада озаклап уйнап, мондый матур көннәрдән файдаланып калырга ашыктылар. Әлеге күзәтуләр аша аларда туган як табигатенә мәхәббәт, сакчыл караш уяна.
-
Бездә - белем бәйрәме!!! 01.09.2023

Менә Белем көне дә килеп җитте. Кемдер өчен ул беренче, кемдер өчен соңгы, ә кемдер өчен ул чираттагы. Һәрбер кеше өчен ул яңа ачышларга һәм мөмкинлекләргә ишек ача торган бәйрәм.
Бүген бит белем бәйрәме!
Сентябрьнең бересе!
Мәктәпкә баралар бүген
Олысы да, кечесе.
Чәчәк бәйләмнәре тоткан
Урамдагы һәр бала,
Зур уңышлар теләп кала,
Барсына ата-ана!
-
Бездә -САБАНТУЙ 30.05.2023

Бездә Сабантуй бәйрәме дә бик тә күңелле уза
-
Чыгарылыш кичәсе 29.05.2023

Олы бәйрәм бүген бездә,
Зурлар инде күбебез.
Бакча белән хушлашабыз,
Бүген соңгы көнебез.


