Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад № 10 «Милэшкэй» города Мамадыш» Мамадышского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | Республика Татарстан, Мамадышский район, г. Мамадыш, ул.Азина д 3 |
Телефон: | +7(855)-633-30-12 |
E-Mail: | milay_gul@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "ДС № 10 "Милэшкэй" г. Мамадыш" |
Руководитель: | Галимханова Гузалия Раисовна |
Год основания учреждения: | 1983 |
У нас учатся: | 120. Среди обучающихся иностранных граждан нет |
У нас учат: | 13 педагогов |
новости
"Международный день родного языка"
Опубликовано: 21.02.2025Һәр милләтнең үз тарихы, мәдәнияте, гореф-гадәтләре, үз теле бар. Тел ярдәмендә милләтнең узганын, бүгенгесен, киләчәген өйрәнәбез. Туган тел һәркем өчен дә газиз сүз. Татар теле - безнең туган телебез, ана телебез. Аны бабаларыбыз борынгы заманнардан бирле саклап, буыннан-буынга тапшырып килгәннәр. Ана телебезне саклау, баету - һәркемнең изге бурычы. Шул максаттан чыгып, Халыкара туган тел көне уңаеннан безнең “Миләшкәй" балалар бакчасында "И, газиз туган телем!" дип аталган тематик чара узды. Тәрбияче апалары балаларга туган телнең аралашу - аңлашу чарасы булуын, тел ярдәмендә дөньяны танып белүебез турында төшендерде, үз туган телебез белән горурланып яшәргә, аны сакларга кирәклеген дә, туган телгә нигезләнеп башка телләрне дә өйрәнү кирәклеген үтемле итеп аңлатты. Бәйрәмдә нәниләр татар халкының мәкальләрен дә искә төшерделәр, табышмакларның да җавапларын белделәр, шигырьләр дә сөйләделәр.Бәйрәм "Туган тел" җыры белән тәмамланды.
К списку новостей