Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад № 11 «Ландыш» города Мамадыш» Мамадышского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422191, Республика Татарстан, Мамадышский район, г. Мамадыш, ул. Горького, д. 122Л |
| Телефон: | +7(855)633-45-93 |
| E-Mail: | Guliya.Muhametzyanov@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "ДС № 11 "Ландыш" г. Мамадыш" |
| Руководитель: | Мухаметзянова Гулия Вакиловна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 47 воспитанников (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 5 педагогов |
Новости
Кошларга без ярдәм итик, аларсыз бит дөньяның бер чите китек…
Опубликовано: 13.12.2023Салкын кыш айларында безнең якларда кошларга ризык табу бик кыенга туры килә. Без, "Ландыш" балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар , әти- әниләр ярдәме белән кошларга көчебездән килгәнчә ярдәм итәргә булдык - алар өчен җимлекләр ясадык.
Җимлекләребез үзенчәлекле килеп чыкты. Без аларны бакчабыз тирәсендә үсеп утырган агачларга элдек. Балалар тәрбияче апалары белән берлектә һәр көн саен аларга җимнәр сибәләр, кошчыкларның чөкердәшә-чөкердәшә җим чүпләгәннәрен сокланып күзәтәләр. Кошларга ярдәм итә алуыбыз өчен без бик сөендек.
Кышын кошлар аеруча кызганыч. Шуңа да әлеге җан ияләренә карата бу игелекне бергәләшеп башкарсак иде. Табигатьне, әйләнә-тирә мохитне саклау, балаларга шуны өйрәтү - саваплы бурыч бит. Һәрберебез кошларга аз гына булса да өлеш чыгарса, алар кышны җиңелрәк уздырыр иде.
Кыш җиттеме - кошлар өчен
Без ашханә ачабыз.
Һәм кошларга эндәшәбез:
- Рәхим итеп ашагыз!
К списку новостей









