Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад № 11 «Ландыш» города Мамадыш» Мамадышского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 422191, Республика Татарстан, Мамадышский район, г. Мамадыш, ул. Горького, д. 122Л |
Телефон: | +7(855)-633-45-93 |
E-Mail: | mbdoudc11@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "ДС № 11 "Ландыш" г. Мамадыш" |
Руководитель: | Мухаметзянова Гулия Вакиловна |
Год основания учреждения: | 1990 |
У нас учатся: | 41 воспитанников (иностранные граждане отсутствуют) |
У нас учат: | 5 педагогов |
Новости
Сак булыгыз!
Опубликовано: 07.12.2023Балаларга кечкенәдән үк "юл әлифбасын" өйрәтү, аларда юлда йөрү кагыйдәләрен формалаштыру - әти-әниләрнең, балалар бакчасы тәрбиячеләренең, барлык педагогларның изге бурычы.
Балалар бакчасында балаларны кече яшьтән үк юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү юнәлешендә күп төрле чаралар оештырыла.
Мәктәпкәчә яшьтәге балалар, гомумән, куркынычның ни икәнен аңлап җиткерми әле. Шул сәбәпле, аларны үз-үзләрен имин тотарга, куркыныч янаганда психологик тотрыклылыкка өйрәтергә кирәк. Тәртиплелек, саклык, күзәтүчәнлек кебек шәхси сыйфатларын үстерү балаларга юл мохитенә җайлашырга ярдәм итәчәк. Шунлыктан, “Ландыш” балалар бакчасында сабыйларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәтү буенча күп эш эшләнә .
Балалар бакчасында юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәнү өчен аерым кабинет бар, анда барлык төркем балалары кереп шөгыльләнәләр. Ул кирәкле материаллар, өстәлгә куела торган магнит планшетлар, светофор, күп төрле юл билгеләре белән җиһазландырылган. Юл әлифбасын өйрәнү эшен системага салу максаты белән бакчада белем бирү эшчәнлеге, күргәзмәләр, ачык дәресләр, күңел ачу чаралары үткәрелә. Педагоглар уенчык автомобильләр, светофорлар, юл билгеләреннән файдаланалар. Урамда була торган төрле хәлләрне чагылдырган сюжетлар буенча тәрбиячеләр уеннар оештыралар. Бу балаларга урамда йөрү күнекмәләрен үзләштерергә ярдәм итә.
К списку новостей