• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад № 11 «Ландыш» города Мамадыш» Мамадышского муниципального района Республики Татарстан

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422191, Республика Татарстан, Мамадышский район, г. Мамадыш, ул. Горького, д. 122Л
Телефон: +7(855)-633-45-93
E-Mail: 2692000003@edu.tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБДОУ "ДС № 11 "Ландыш" г. Мамадыш"
Руководитель: Мухаметзянова Гулия Вакиловна
Год основания учреждения: 1990
У нас учатся: 42 воспитанника (иностранные граждане отсутствуют)
У нас учат: 7 педагогов

Новости

Урта мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен җәйге театральләштерелгән бәйрәм "Өч аю."

Опубликовано: 18.05.2023

Әкият- әдәбиятнең кечкенәләр ярата торган жанры. Әлеге шаян, хыялга бай, уенчак жанрда балага бигрәк тә югары әхлакый хакыйкатьне аңлату җиңел. Әкиятләр педагогик тәлапләргә дә туры килә: алар тыйнаклыкка, эчкерсезлеккә, гаделлекә, ихтирамлылыкка, намуслылыкка өйрәтәләр. Һәртөрле әхлаксызлыкны , бозыклыкны гаеплиләр. Яхшылыкка өндәүнең, яисә ялгыш адым ясаудан кисәтүнең берничә тапкыр кабатлануы, һәрхәлдә, кешедә уңай сыйфатлар тәрбияләүне тизләтә.

Һәр баланың күңелендә ирекле театральләшкән уен теләге яшерелгән. Нәкъ менә шул, баланың уйлавын активлаштыра, хәтерен һәм кабул итүен, күзаллавын, фантазияне үстерә, сөйләм телен камилләштерә. Театраль эшчәнлекнең тәрбияви мөмкинлекләре күпъяклы: аның тематикасы чикле түгел, шуңа күрә ул баланың кызыксынуларын һәм теләкләрен кәнәгатьләндерә ала. Театраль эшчәнлектә катнашып, бала әйләнә – тирә һәм аның төрлелеге белән - образлар, төсләр, авазлар, музыка аша таныша, тәрбияченең дөрес куелган сораулары, балага уйларга, анализ ясарга, нәтиҗә чыгарырга ярдәм итә. Нәкъ менә театральләшкән эшчәнлек сәнгатьле сөйләм, инлеллектуаль һәм әдәби – эстетик тәрбиягә караган тәрбияви бурычларның күбесен чишәргә ярдәм итә

Театраль эшчәнлек – бала иҗатының иң киң таралган төре. Образга кереп, бала төрле рольләрне уйный, аннан үзенә эмоциональ ләззәт ала. Театраль эшчәнлек шөгыльләре баланың кызыксынуларын, сәләтләрен һәм мөмкинлекләрен үстерә, бала яңа белемнәр алырга ашкына, үз максатына ирешергә ярдәм итә.



К списку новостей