• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад № 11 «Ландыш» города Мамадыш» Мамадышского муниципального района Республики Татарстан

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422191, Республика Татарстан, Мамадышский район, г. Мамадыш, ул. Горького, д. 122Л
Телефон: +7(855)-633-45-93
E-Mail: 2692000003@edu.tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБДОУ "ДС № 11 "Ландыш" г. Мамадыш"
Руководитель: Мухаметзянова Гулия Вакиловна
Год основания учреждения: 1990
У нас учатся: 42 воспитанника (иностранные граждане отсутствуют)
У нас учат: 7 педагогов

Новости

"Күңелләрдә син, Тукай"

Опубликовано: 26.04.2023

Безнең "Ландыш" балалар бакчасы сабыйларда Г.Тукайның иҗатына кызыксыну тәрбияләү максатыннан, төрле чаралар оештырылды. Балалар, тәрбиячеләр белән бергәләп, язучының әкиятләрен искә төшерделәр, шигырьләрен укыдылар; әти-әниләр белән берлектә "Тукай геройлары " дигән темага рәсемнәр ясадылар; әдипнең әсәрләрен өйрәнеп, "Шигырь бәйгесе"ндә катнаштылар. Йомгаклау чарасы буларак, "Тукай - безнең күңелләрдә" дигән әдәби - музыкаль кичә узды. Кичә барышында шагыйрьнең тормыш юлы искә төшерелде, "Кызыклы шәкерт", "Бала белән күбәләк", "Гали белән кәҗә" әсәрләре сәхнәләштерелде, Тукайга багышланган шигырьләр укылды, җырлар җырланды. "Өзек кайсы шигырьдән?", "Рәсемне таны", "Капчыкта нәрсә бар?" уеннарында балалар бик актив булдылар, белемнәрен күрсәттеләр. Бәйрәмгә әкият персонажларының кунакка килүе тагын да ямь өстәде. Шүрәле, Су анасы, Кәҗә белән Сарыкның күмәк уеннарда уйнавы нәни дусларыбызга бик күп шатлык, сөенеч китерде.

Г.Тукай үзенең иҗат җимешләре аша хезмәтне, табигатьне, кешеләрне яратырга; гадел, мәрхәмәтле булырга өйрәтә. Ә сабыйларыбызның аның әсәрләрен белүләре, кызыксынулары, татарча матур итеп сөйләүләре безнең - тәрбиячеләрнең күңелендә горурлык һәм якты хис уята.

 



К списку новостей