• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад № 11 «Ландыш» города Мамадыш» Мамадышского муниципального района Республики Татарстан

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422191, Республика Татарстан, Мамадышский район, г. Мамадыш, ул. Горького, д. 122Л
Телефон: +7(855)633-45-93
E-Mail: Guliya.Muhametzyanov@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБДОУ "ДС № 11 "Ландыш" г. Мамадыш"
Руководитель: Мухаметзянова Гулия Вакиловна
Год основания учреждения: 1990
У нас учатся: 47 воспитанников (иностранные граждане отсутствуют)
У нас учат: 5 педагогов

Новости

Җәлил иҗаты - балалар бакчасында.

Опубликовано: 15.02.2023

Муса Җәлил- олылар һәм балалар өчен бик күп әсәрләр иҗат иткән онытылмаслык бөек шагыйрь. Без аның иҗаты  белән  балалар бакчасында ук таныша башлыйбыз. Җәлил атналыгында әсәрләрен уку, иҗаты һәм тормышы белән таныштыру, шагыйрьнең  шигырьләрен дөрес, аңлап сәнгатьле итеп сөйләү күнекмәләрен үстерү максатлары куела.   Шагыйрь әсәрләрендәге геройлар кебек  илгә, халыкка  тугърылыклы, намуслы, дус, бердәм булып үсәргә өйрәтү – төп бурычларыбызның берсе.                                                                

          Кечкенәләр төркемендә өйрәнелә торган   “Маэмай”, “Куян”,”Әтәч” “Күке” шигырьләре  әйләнә-тирә дөнья белән танышуга ярдәм итә. Уртанчылар  төркеменнән  алып җитдирәк әсәрләрен  өйрәнә башлыйбыз, чөнки балалар инде бу яшьтә яхшылык белән начарлыкны аерырга өйрәнә, батырлык һәм куркаклык  сыйфатлары белән таныш була . “Сәгать “, “Карак песи”, “Чишмә”, “Кызыл ромашкалар”, һ.б. шигырьләре эшне вакытында ,төгәл башкарырга,үз өстеңә алган вазыйфаларны төгәл үтәргә өнди. Балалар М.Җәлил  геройлары ярдәмендә уңай һәм тискәре сыйфатларны аерырга өйрәнәләр.

            Муса Җәлил иҗатын  өйрәнү бүгенге көндә бигрәк тә актуаль. Аның патриотик хисләр белән сугарылган  шигырьләре   туган илен яратучы, үз халкына тугъры калучы   шәхесләр тәрбияләргә ярдәм итә.  Балалар белән  Җәлил шигырьләренә язылган җырлар , җырлы уеннар  өйрәнү  яраткан шагыйребезгә хөрмәтне тагын да арттыра.Укылган шигырьләр буенча рәсемнәр ясау, сәхнәләштерү – балаларның яраткан шөгыле булып тора.  

      Балаларның  герой – шагыйрь Муса Җәлил турындагы белемнәрен яңа мәгълүматлар белән тулыландыру максатыннан,бакчабызда төрле тәркемнәрдә М. Җәлилгә багышланган бәйрәм һәм кичәләр оештырылды,  шагыйрьнең иҗаты,  батырлыгы  искә төшерелде.

        Без – җәлиллеләр, бу- безнең өчен горурлык. Шуның өчен дә без  каһарман шагыйрь иҗатын  икеләтә  күбрәк белергә,  балаларга тирәнрәк  өйрәтергә бурычлы. Бүгенге көндә безнең бер теләгебез бар : М.Җәлилнең бай иҗатына нигезләнеп, балалар өчен татарча мультфильмнар  да  төшерелсә , без бик шат булыр идек.Аның иҗаты моңа лаек.  Җәлил исемен киләчәк буыннарга тапламыйча, лаеклы рәвештә тапшырсак иде.



К списку новостей