Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад № 11 «Ландыш» города Мамадыш» Мамадышского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 422191, Республика Татарстан, Мамадышский район, г. Мамадыш, ул. Горького, д. 122Л |
Телефон: | +7(855)-633-45-93 |
E-Mail: | mbdoudc11@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "ДС № 11 "Ландыш" г. Мамадыш" |
Руководитель: | Мухаметзянова Гулия Вакиловна |
Год основания учреждения: | 1990 |
У нас учатся: | 41 воспитанников (иностранные граждане отсутствуют) |
У нас учат: | 5 педагогов |
Новости
КӨЗГЕ БОЗГА ЫШАНМА! Хөрмәтле әти-әниләр, балаларга күз-колак булыйк, сулыклардан ерак тотыйк! Сулыклар өстенә чыгарга ашыкмыйк!
Опубликовано: 23.11.2022Энҗе Габдрахмановна балалар белән куркынычсызлык кагыйдәләре турында әңгәмә үткәрде.
Көз ае җитеп, сулар туңа башлагач, кеше гомеренә куркыныч яный.Сулыклар боз белән каплангач, халык тимераякта шуарга, балык тотарга ашыга. Кызганычка каршы, көзге боз, тиешле калынлыкта булмагач, авырлыкны күтәрә алмыйча ярыла. Боз кешеләргә уңайлыклар гына булдырып калмый, ул кеше гомеренә һәм сәламәтлегенә дә яный. Көзен салкыннар башлану белән сулыкларгада боз пәйда була. Зур сулыкларда боз соңрак ката.
Тимераякта шуу, балык тоту ни дәрәҗәдә кызыклы, мавыктыргыч булса да, үз тормышыбызны куркыныч астына куймыйк, балаларыбызны кисәтик, аларны су буенда караучысыз калдырмыйк.
Шушы максаттан безнең "Ландыш" балалар бакчасы"ның уртанчы төркем нәниләре белән “Боз һәм сулыкларда сак бул!” исемле тема астында төрле чаралар узды. Балалар белән “Көзге бозга ышанма!” дигән темага әңгәмә үткәрелде.
Боз өстендә бәхетсезлеккә очрамыйк, куркыныч урыннарда сак булыйк. Тормыш бер генә килә, аның кадерен белик. Хөрмәтле әти-әниләр, балаларга күз-колак булыйк, сулыклардан ерак тотыйк! Сулыклар өстенә чыгарга ашыкмыйк!
К списку новостей