Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад № 11 «Ландыш» города Мамадыш» Мамадышского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 422191, Республика Татарстан, Мамадышский район, г. Мамадыш, ул. Горького, д. 122Л |
Телефон: | +7(855)-633-45-93 |
E-Mail: | mbdoudc11@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "ДС № 11 "Ландыш" г. Мамадыш" |
Руководитель: | Мухаметзянова Гулия Вакиловна |
Год основания учреждения: | 1990 |
У нас учатся: | 41 воспитанников (иностранные граждане отсутствуют) |
У нас учат: | 5 педагогов |
Новости
12 ноябрь - Песнәкләр көне булып санала.
Опубликовано: 12.11.2022“Бигрәк суык кышларын,
Белмим,ничек кышлармын?
Азык табу бик кыен,
Җан асрау - бар уем”,-
Яныма очып килде,
Бер песнәк шулай диде.
Ачыга икән бит песнәк,
Тик утырыйк без нишләп?!
Өйдәге бер тартмадан
Әти җимлек ясады.
Тары, көнбагыш салдык,
Песнәк тәмләп ашады.
Сыйлансын әйдә песнәк,
Арыгандыр җәй эшләп.
Күп кортларны юк итте,
Җимлектә безнең рәхәт.
Песнәкләрләрнең токымы бик зур. Аларны авылда да, шәһәрдә дә очратырга мөмкин.
Бакчабызда кошларга ярдәм йөзеннән төрле чаралар үткәрелде. Кыш көне песнәкләрне ашатыр өчен җимлекләр ясап, оялар элеп куябыз. Салкын вакытта алар орлык белән тукланалар, сөяктә калган итне дә бик яратып чукыйлар, терлек маен ашыйлар. Ләкин шуны белергә кирәк: песнәк тозлы терлек маен ашаса, үләргә мөмкин.
Балаларда табигатькә карата игътибарлы, сакчыл булуны кечкенәдән тәрбияләү бик әһәмиятле.
К списку новостей