Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад № 11 «Ландыш» города Мамадыш» Мамадышского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 422191, Республика Татарстан, Мамадышский район, г. Мамадыш, ул. Горького, д. 122Л |
Телефон: | +7(855)-633-45-93 |
E-Mail: | mbdoudc11@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "ДС № 11 "Ландыш" г. Мамадыш" |
Руководитель: | Мухаметзянова Гулия Вакиловна |
Год основания учреждения: | 1990 |
У нас учатся: | 41 воспитанников (иностранные граждане отсутствуют) |
У нас учат: | 5 педагогов |
Новости
“Сабантуй бәйрәме –дуслык бәйрәме ул”
Опубликовано: 03.06.2022Сабан туе көч сынашу, күңел ачу бәйрәме.
“Сабантуй” дигәндә кемнең дулкынланмый йөрәге!
Тайлар йөгәнләдеңме, атлар иярләдеңме?
“Сабан туе” җитә диеп, бүләк әзерләдеңме?
Татар халкының милли гореф-гадәтләре әлегесе көнгә кадәр сакланып килә.
Күңелле, эчтәлекле, халыкның күңелен күрүче, борынгы әби-бабаларыбыздан ук сакланып килгән бәйрәмнәребезнең берсе – Сабантуй. Сабантуй – дус-иш, туган-тумачаларны очраштыра, авыл халкы гөр килеп бәйрәмне каршы ала. Ел саен язгы чәчүләр тәмамлангач, җәйнең кояшлы бер көнендә үткәрелә. Мәйданнар матур итеп бизәлгән, тирә-юнь яшеллеккә төренгән. Төрле милләт халкы бәйрәмне үз гореф-гадәтләренә нигезләнеп үткәрә.
Иртәгә бәйрәм буласы көнне авыл яшьләре, гармуннар белән җырлый-җырлый, колга күтәреп, бүләк җыярга чыкканнар. Колга башына чиккән сөлге бәйләнгән. Һәр өйдә Сабантуй бүләге алдан әзерләнгән.
Балалар бакчасында да милли тәрбия бирү безнең төп бурычыбыз. Шул исәптән, әби-бабаларыбызның гореф-гадәтләрен дәвам итеп, “Ландыш” балалар бакчасында, Сабантуй бәйрәмен “Бирнә җыю” белән башлап җибәрдек. Зурлар һәм уртанчы төркем балалары татар халык киеменнән гармун тотып, “Сабантуй” җырын җырлап һәр төркемнән “бирнә” җыеп йөрделәр.
Эле-электән үк әби-бабаларыбыз “бирнә” гә күкәй, яулык, чиккән сөлге, тастымал, төрле материаллар бүләк иткәннәр. Балалар да бер-берсе белән бүләк алыштылар.
Киләсе көнне булачак “Сабантуй” бәйрәменә чакырдылар. Бер-берсен елмаеп каршы алдылар, озатып калдылар.
Балаларга бу күренеш бик ошады. Алар түземсезлек белән киләсе Сабантуй бәйрәмен көтеп алалар.
Аларны халкыбызның иң яраткан, иң күңелле, иң тантаналы бәйрәме-Сабантуй белән таныштыруны дәвам итү. Балаларда халык бәйрәмнәренә кызыксыну уяту, бәйрәмнең үзенчәлекләре белән таныштыру – безнең максатыбыз.
Бәйрәмнең беренче өлешен музыка залында башлап җибәрдек. Балалар “Сабантуй” җырын җырлап, татар халык киемнәре белән чыгыш ясадылар. Кечкенә дусларыбыз бәйрәм белән якыннан таныштылар, ни өчен, кайчан, ничек һәм кайда үткәргәнлеге турында сөйләштеләр. Алар янына кунакка Габдулла Тукайның яратып тыңлаган әкият герое Шүрәле дә килде. Балалар аны уйнаттылар, җырлаттылар һәм биеттеләр, үзләре өйрәнгән матур-матур шигырьләрен сөйләп күрсәттеләр.
Бәйрәмнең икенче өлеше саф һавада – балалар бакчасы мәйданчыгында үтте. Бәйрәм ярышларны уздыру, бүләкләү һәм җыр-бию, котлаулар белән үрелеп бара.
Сабантуй бәйрәмен атлар чабышыннан башка күз алдына да китереп булмый. Халыкта хәтта ат чабышыннан башка узган Сабан туе – гармунсыз туй кебек дигән әйтем дә бар. Балаларыбыз өлкәннәрдән калышмый, Сабантуй бәйрәмен “Ат чабышы” белән башлап җибәрде. Балалар кызыксынып, дулкынлану белән “атлар” ны күзләделәр, иптәшләренә көч биреп тордылар.
“Чүлмәк вату” ярышы чын мәгънәсендә күңел ачу өчендер, мөгаен. Мәйдан уртасында күзе бәйләнгән килеш таяк белән чүлмәккә сугарга тырышучы балаларны күзәтеп тору үзе бер күңелле. Балалар да сынатмады, тырышып-тырышып чүлмәк ваттылар.
“Капчык сугышы”, “Аркан тартыш”, “Таяк тартыш” дип аталган ярышта да теләп катнаштылар. Биредә, көч тә, җитезлек тә сынала.
“Чиләк белән су ташу”, “Күз бәйләп уенчык кисү”, “Капчык киеп йөгерү”, “Кашыкка йомырка салып йөгерү” уеннары да балалар өчен кызыклы булды. Алар һәрбер уенда актив катнашып, көч сынаштылар, бер-берсе өчен җан атып тордылар.
Сабантуй батыры элек-электән иң көчле, иң чыдам, иң булдыклы булып саналган: аның турында хәтта төрле такмаклар, җырлар җырлана. Шул исәптән, малайларыбыз өчен Милли Көрәш бәйгесе оештырылды.
Бәйрәмне йомгаклап, балалар Шүрәле белән татар халык биюен биеделәр. Киләсе Сабантуйларында актив катнашырга сүз бирделәр.
Шулай итеп Сабантуй тормышның бар өлкәсенә дә ниндидер күтәренкелек өсти, ел буена җитәрлек шаян көч биреп тора.
К списку новостей