Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад № 11 «Ландыш» города Мамадыш» Мамадышского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 422191, Республика Татарстан, Мамадышский район, г. Мамадыш, ул. Горького, д. 122Л |
Телефон: | +7(855)-633-45-93 |
E-Mail: | mbdoudc11@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "ДС № 11 "Ландыш" г. Мамадыш" |
Руководитель: | Мухаметзянова Гулия Вакиловна |
Год основания учреждения: | 1990 |
У нас учатся: | 41 воспитанников (иностранные граждане отсутствуют) |
У нас учат: | 5 педагогов |
Новости
Юлда йөрү кагыйдәләрен белү, аларны үзләштерү - бүгенге көн таләбе.
Опубликовано: 26.04.2022Балалар мәктәптә укый башлаганчы ук юлда йөри башлыйлар. Шуңа күрә балаларның урамда һәм юлда үзләрен тоту кагыйдәләренә өйрәнүгә әзерлекне без тәрбиячеләр, әти-әниләр белән бергә оештыруны максат итеп куябыз. Балалар бакчасында белем бирүнең төп формасы - шөгыль. Коры сөйләм белән генә балаларга юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү буенча тиешле нәтиҗәләргә ирешеп булмый. Эшчәнлекләргә әкият персонажлары, балаларның яраткан уенчыклары "килү", заманча һәм информацион-коммуникатив технологияләрне куллану балаларның игътибарын тупларга, аларны активлаштырырга ярдәм итә.
ЮХИДИ хезмәткәрләре белән очрашу узды. Район ЮХИДИ бүлеге җитәкчеләре балаларга аңлаешлы итеп юлда хәвефсез йөрү кагыйдәләре турында сөйләде һәм "Фликер" тагып йөрергә киңәш итте. "Кадерле балаларыбыз тормышын куркыныч астына куймыйк! Яктылык кайтаргыч беләзек (браслет) һәм тасмаларны (лента) кулланырга өйрәник", диделәр. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәү күнекмәләрен тиз генә формалаштырып булмый. Бу шактый катлаулы һәм зур түземлелек сорый торган эш. Өйдә, урамда йөргәндә, шөгыль вакытларында һәм башка чаралар ярдәмендә юл йөрү кагыйдәләрен балаларның күңеленә әкренләп-әкренләп сеңдерә барырга кирәк. Бары шул чакта гына эшебез нәтиҗәле, ә юл билгеләре ышанычлы ярдәмчебез булыр.
Тәрбияче Әхмәтшина Энҗе Г. юлда җәяүлеләр катнашында булган һәлакәтләр турындагы статистика белән балаларны таныштырды һәм юлда йөргәндә кагыйдәләрне белүнең нинди зур әһәмияткә ия булуын балаларга төшендерде. Бу һәлакәтләрдә балалар белән булган очраклар да аз булмавын искәртте. Бигрәк тә тәүлекнең караңгы вакытында бәхетсезлек очрагы күп булу сәбәпле, куркынычсызлыкны булдырмау йөзеннән, балаларга "Фликерлар" көнлеге уздырдык.
К списку новостей